Ринат Фәләхов - катлаулы техниканы күз карасыдай саклап эшләүче механизатор
Безнең "Урал" хуҗалыгында җәйге челләгә, тузанга, хәлне ала торган коры җилләргә бирешмичә, катлаулы техниканы күз карасыдай саклап эшләүче механизаторлар күп. Шуларның берсе - Казаклар авылында туып-үскән Ринат Фәләхов 1982 елдан бирле шушы авыр, хөрмәткә лаек хезмәттә. Тырышлыгы өчен бирелгән мактаулы исемнәрен, бүләкләрен санап чыгарга да шактый вакыт кирәк: Халык хуҗалыгы...
Безнең "Урал" хуҗалыгында җәйге челләгә, тузанга, хәлне ала торган коры җилләргә бирешмичә, катлаулы техниканы күз карасыдай саклап эшләүче механизаторлар күп. Шуларның берсе - Казаклар авылында туып-үскән Ринат Фәләхов 1982 елдан бирле шушы авыр, хөрмәткә лаек хезмәттә. Тырышлыгы өчен бирелгән мактаулы исемнәрен, бүләкләрен санап чыгарга да шактый вакыт кирәк: Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) бронза медале, Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыкларының, район хакимиятенең Мактау грамоталары, "Районның иң яхшы тракторчысы" исеме (2007 ел), 2001 елда район сукачылар ярышының җиңүчесе, Республика, Ватан алдындагы казанышлары өчен II Дәрәҗә Хезмәт Даны ордены. Хезмәтенең җимеше татлы, бәяләмәсе зур. Мондый нәтиҗәле эшенә бер дә аптырыйсы юк, чөнки әтисе Әхәт Фәләхов та 38 ел эшләп дан казанган, "Кукмара шәхесләре" китабына кертелгән, механизаторлар династиясен башлап җибәргән зат. Оныгы Айрат та аларның эшен дәвам итә.
Ринат Фәләховның берни белән дә бәяләп бетереп булмый торган эчке дөньясы, кешеләргә карата сизгерлеге, шәфкатьлелеге, эчке тоемы турында әйтми калырга мөмкин түгел. Хәзерге заман өчен бу бигрәк тә мөһим.
Моннан берничә ел элек онкологик операция ясатып кайткан чагым. Капка төбендә басып торам. Урамнан кар чистартып килгән трактор янымда туктап, аннан Ринат төште, хәлемне сорашты. Капка төбендә шактыйдан бирле зур түкле печән тора иде. Ринат: "Рәсимә апа, печәнеңне ишек алдына кертеп куйыйк", - ди. Мин читенсенеп кенә: "Капка ачылмый шул",- дим. Ул балта сорап алды да, боздан чистартып, капканы ачты, печәнне эчкә кертте һәм саубуллашып юлын дәвам итте. Бу вакыйга минем кешеләргә карата булган мөнәсәбәтемне нык үзгәртте.
Узган көздә бик ашыгыч йомышым төште дә, кичкә таба караңгырак булса да, кибеткә бардым. Ава-түнә, авырлык белән генә өйгә кайтып барам. Шулчак яныма машина килеп туктады. Тагын шул Ринат. "Рәсимә апа, әйдә, өегезгә илтеп куям", - ди.
Кеше хәленә керә белә торган шундый затлар булуы нинди зур бәхет. 1988-1990 елларда авыл советы депутаты булып та сайланган ул Ринат. Аның хәзер дә җәмәгать эшләрен бушлай башкаруын ишетеп торабыз. Авылда хоккей мәйданчыгы ясауга үз көчен керткән. Кем белән генә сөйләшсәң дә, аның гаиләсе турында иң уңай фикерләр ишетәсең. "Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын аларга", - диләр.
Дөньяда мондый кешеләр яшәгәндә көннәр дә яктырак, һава да җылырак, җилләр дә йомшаграк кебек.
Рәсимә СӘЛАХОВА, Олыяз авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев