Районыбыз ветераннары “Рамазан” пекарнясында экскурсиядә булып кайттылар (+Фотолар)
Без, бер төркем ветераннар, җитәкчебез Мияссәр Мансуров белән берлектә "Рамазан" пекарнясына юл тоттык. Безнең белән район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Равил Галиев та бар иде. Зәвык белән эшләнгән бинаның капка төбенән үк безне икмәк пешерү осталарының җитәкчесе Рамазан Юнысов каршы алды. Мияссәр Мансуров аннан: "Сезнең белән бер елларда эшмәкәрлеккә кереп киткәннәрнең...
Без, бер төркем ветераннар, җитәкчебез Мияссәр Мансуров белән берлектә "Рамазан" пекарнясына юл тоттык. Безнең белән район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Равил Галиев та бар иде.
Зәвык белән эшләнгән бинаның капка төбенән үк безне икмәк пешерү осталарының җитәкчесе Рамазан Юнысов каршы алды. Мияссәр Мансуров аннан: "Сезнең белән бер елларда эшмәкәрлеккә кереп киткәннәрнең күбесе әлеге өлкәдә күренми, уңышыгызның сере нидә?" - дип кызыксынды.
-Иң беренче, башкарган эшеңнең күңелеңә якын булуы кирәк. Ә мин хезмәтемне башыннан ук үз иттем, - диде һәм 1998 елда бина төзеп, Нократ Аланыннан икмәк пешерү җайланмалары алып кайтып, эш башлап җибәргән вакытларын бәйнә-бәйнә сөйләп китте.
Хәзерге вакытта алар заманча җиһазландырылган, якты, матур бинада ипи һәм башка бик күп төрдә кондитер ризыклары пешерәләр. Соңгы елларда эшнең сыйфатын яхшыртып, күләмен дә арттыра алганнар. Без исә биредәге чисталыкка, пөхтәлеккә сокландык. Пешекче кызлар да үз эшләрен намус белән, сыйфатлы итеп, яратып башкаралар. Җитәкче дә аларның хезмәтен җиңеләйтүне бурыч итеп куйган. Хезмәт хакларын да вакытында түләп бара.
-"Кешегә зыян салма" - бу минем төп кагыйдә. Инде күп еллар дәвамында әлеге шартка таянып яшим. Тагын берсе - хыялланудан туктамаска, кыен очракларда да төшенкелеккә бирелмичә уй-фикерләреңне тормышка ашырырга кирәк, - диде Рамазан Юнысов, уңышының серен чишеп.
Нурислам ГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев