Райондашыбыз Сәмигулла абый Хәбибрахманов Ленинград өлкәсенең Пулково биеклегендә җирләнгән
Табигатькә яз килеп, Җиңү бәйрәмен үткәрергә әзерләнгәндә, әтиләре, абыйлары, туганнары яу кырында хәбәрсез югалганнарның тагын бер кат күңел яралары кузгалып ала. "Сугышта үлеп калганнарның исемнәре һәйкәлләргә уелган, исән кайтканнарының якыннарына аларны күрү күпме сөенеч биргән, ә без, якын кешебез сугыштан кайтыр дип, гомер буе көтеп, билгесезлектә яшәдек", - диләр алар....
Табигатькә яз килеп, Җиңү бәйрәмен үткәрергә әзерләнгәндә, әтиләре, абыйлары, туганнары яу кырында хәбәрсез югалганнарның тагын бер кат күңел яралары кузгалып ала. "Сугышта үлеп калганнарның исемнәре һәйкәлләргә уелган, исән кайтканнарының якыннарына аларны күрү күпме сөенеч биргән, ә без, якын кешебез сугыштан кайтыр дип, гомер буе көтеп, билгесезлектә яшәдек", - диләр алар.
Олыяз авылында туып-үсеп, сугыш кырында ятып калган Сәмигулла Хәбибрахмановның да кайда күмелгәне якыннары өчен озак еллар дәвамында билгесез булып кала. Оныклары Интернет челтәре аша эзләп табып, аның Ленинград шәһәре янындагы туганнар каберлегендә җирләнгәнен ачыклыйлар. Моннан ике ел элек Сәмигулла абыйның 84 яшьлек кызы Мөгъзәния апа, 81 яшьлек улы Фаиз абый, оныклары Фәнил, Хәлил абыйларга изге сәфәргә кузгалып, әтиләре һәм бабайларының каберен зиярәт кылып кайтырга насыйп була.
-7 май көнне иртәнге якта сәфәргә кузгалдык без, - ди Фаиз абый. - Шәһәргә якынлашканда каберлекне әллә каян күреп алдык. Берничә йөз кешене тау астына, олы юл кырыена күмгәннәр икән. 50нче батальон сугышчылары күмелгән каберлеккә бер плитә куелган. Анда безнең әтиебезнең дә исеме язылган иде. Каберлек чәчәк бакчасын хәтерләтә. Бар җирдә чисталык, тәртип. Күңелебезгә рәхәт булып калды, тынычландык, әтинең үзен күргән шикелле булдык. Ничә ел эзләдек бит без аны. Каберлек янында ясин укыдык, Ходай кабул итсен иде.
Сәмигулла абый 1942 елның апрель аенда һәлак була. Бик оста гармунчы, балта остасы була ул. Уен-көлкене бик ярата. 1941 елның 2 августында сугышка чыгып киткәндә аны уллары: алты яшьлек Фаиз, дүрт яшьлек Сөнгатулла, ике яшьлек Рафис, ун яшьлек кызы Мөгъзәния, хатыны, өлкән яшьтәге әтисе озатып кала. Мөгъзәния апа әтисенең сугышка киткән чагын яхшы хәтерли.
-Әни, ике яшьлек энем Рафисны бәбәй арбасына салып, әтине Кукмарага кадәр озатып барган, - ди Мөгъзәния апа. -Икенче көнне аларның тагын Кукмара хәрби комиссариатына барачакларын белдем дә: "Мин дә сезнең белән барам", - дидем. Әмма мине үзләре белән алмадылар. Иртә белән йокыдан торуыма әни өйдә юк иде инде. Елый-елый, турыдан гына басу юлы аша артларыннан йөгердем. Иске Йорт басуына җиткәндә кемдер бала елаган тавыш ишетә. Артларыннан килгән, елап бетеп, тузанга баткан 10 яшьлек кызчыкны күреп тетрәнеп калганнардыр инде. Әлеге басуның арыш кыры икәнен хәтерлим, ә менә Олыязга кире ничек кайтканны хәтерләмим. Якыннарын озатырга бик күп кеше килгән иде. Әни белән әти күрештеләр, кочаклаштылар. Әтинең: "Балаларны какма", - дигән сүзен ишетеп калдым. Товар вагонына төялеп китеп бардылар. Киткәнче кечкенә энебез, алты яшьлек Фаизне агач бүкәненә бастырып итек басарга өйрәтеп китте. "Мин үләрмен, аннан соң кем өйрәтер аларны?" -диде ул.
-Сугыш башланган елны беренче сыйныфка кердем, - дип сүзен дәвам итте Мөгъзәния апа. - Әтидән: "Исән-сау кайтсам, уч төпләрендә йөртер идем. Салкын, юеш булганга шинель итәкләренә кадәр өзелеп төште. Билдән генә калды. Инде ничә тәүлек ач ятабыз. Утыныгыз бетсә, суыкта утырмагыз, келәтне сүтеп ягыгыз. Балаларны суыкта утыртма, исән-сау әйләнеп кайтсам, бар да булыр", - дигән хат килгән иде. Бервакыт нәнә(әни) елый да елый. Ник елый икән дисәм, әти турында хәбәрсез югалды, дигән хат килгән икән. Сугышка киткәненә сигез ай булган иде. "Сугыш беткән, сугыш беткән!" дигән хәбәр ишеткәнне дә яхшы хәтерлим. Без әниләр белән ишегалдында сарык йоны ала идек, күрше килене кереп, бу хәбәрне җиткерде. Тыкрык тирәсенә бик күп халык җыелды... Башкалар сөенечтән еласа, әни әтине юксынып бик әрнеп елады. "Тауга йөгереп мендем дә, үкси-үкси туйганчы бер тәгәрәп еладым", - дип сөйләгән иде ул. Шулай итеп, әни 31 яшендә тол калды. Итек түшәп, көне-төне эшләп, дәүләттән бер тиен акча алмыйча, без дүрт баласын аякка бастырды ул. 12 тиен пособие бирә башлаганнар иде, озакламый аны да бетерделәр.
Ленинградтагы каберлектән Сәмигулла абыйларның балалары бер уч туфракны Олыязга алып кайтып, аны Миңнебикә апа каберенә салалар. Әниләре кабереннән алынган бер уч туфрак та Ленинградтагы туганнар каберлегендә кала. Ә оныклары Фәнил, Хәлил абыйларның тагын бер зур эшләре бар: Ленинградтагы каберлеккә барып, бабайларының исем-фамилиясе язылган истәлек тактасы урнаштырып кайтасылары килә аларның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев