Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Генераль штабта булган

Армиядә хезмәт итүем 1957-1960 елларга туры килде. Мин Мәскәү өлкәсенең Ступино шәһәре янындагы хәрби частьта радиотелеграфист хезмәтен башкардым. Бу бик кызыклы, әмма бик җаваплы вазыйфа: безгә Морзе азбукасы белән радиограммалар кабул итү һәм тапшыру йөкләнгән иде. Мин частьта иң яхшы кабул итүче идем, ә менә тапшыру авырлык белән бирелде. Бармаклар...

Армиядә хезмәт итүем 1957-1960 елларга туры килде. Мин Мәскәү өлкәсенең Ступино шәһәре янындагы хәрби частьта радиотелеграфист хезмәтен башкардым. Бу бик кызыклы, әмма бик җаваплы вазыйфа: безгә Морзе азбукасы белән радиограммалар кабул итү һәм тапшыру йөкләнгән иде. Мин частьта иң яхшы кабул итүче идем, ә менә тапшыру авырлык белән бирелде. Бармаклар хәрәкәте белән бәйле булганлыктан, моңа гармунчылар, гитара, пианино кебек уен коралларында уйнаучылар тиз ияләштеләр.

Безнең хезмәт радиолокатор хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, ил күгенә чит ил самолеты үтеп кергән очракта безнең частька аны бәреп төшерү бурычы куелган иде.

Бервакыт иртәнге аштан соң, иптәшләрем үз эшләре белән шөгыльләнгән арада, мин, беркемнән сорамыйча, күрше дивизиондагы танышым, башкорт егете Мансур Шакиров янына киттем. Безнең ротадан 1,5 чакрым ераклыкта гына аэродром бар иде. Безне самолетлар төшә торган юллардагы чокырлы урыннарны тигезләргә җибәргәннәр иде бервакыт. Менә шулчак таныштым Мансур белән. Бу юлы тиз барып җиттем. Күрешеп һәм тагын күрешергә сүз куешып, кире кайтып киттем.

Кайтуыма команда пунктында мине взвод командиры ярдәмчесе һәм тагын ике хәрби каршы алып, гауптвахтага озаттылар. Көн җылы, ишекләр ачык. Ярты сәгать үттеме икән, күрәм: зур тизлек белән УАЗ машинасы килеп туктады. Мин бу машинаның полк элемтә бүлеге начальнигы, майор Лемовныкы икәнен белә идем. Ул, ишеген ачып: "Файзрахманов, на выход!" -дип югары тонда әмер бирде. Мин инде үземне дивизия гауптвахтасына алып баралар, дип уйладым. Ни өчен, нинди гаебем бар?

Машина безне станция постына - җир астындагы объектка китерде. Инде эшнең нидә икәнен белдем. Мин китүгә хәрби өйрәнүләр башланган, минем постта утыручы белорус егете радиограммаларны дөрес кабул итмәгән. Майор миңа элемтәне яңартырга һәм эшнең асылына төшенергә боерды. Куркуымны онытып, эшкә керештем.

Өйрәнүләр уңышлы үтте. Анда катнашкан хәрбиләргә рәхмәт белдереп, 10 көн ял белән бүләкләнү мөмкинлеге бар, диделәр. Устав таләпләрен бозган өчен миңа ял бирелмәде.

Бервакыт рота командиры һәм старшина кереп, миңа парад киемнәрен кияргә һәм үзем белән автоматны алырга әмер бирде. Штабка чакыралар икән. Анда аңлатуларынча, өйрәнүләр турындагы документларны Мәскәүгә, Генераль штабка илтеп тапшырасы икән. Ә мин рота командирын автомат белән озатып барырга тиеш.

Һәм менә ике сәгатьтән без Мәскәүдә - Павелецкий вокзалында. Шәһәр урамына чыктык. Транспортка утырмадык: димәк, ерак түгел. Бер-ике квартал узып, Яблочная урамына борылдык. Зур хәрефләр белән "Генеральный штаб вооруженных сил СССР" дигән язуы ерактан ук күренеп торган бина янына килүгә безне бер офицер эчкә алып кереп китте. Лифт кайсыдыр катта туктагач, безне кызыл келәм җәелгән коридорда бер подполковник каршы алды. Мине постта торучы капитан янында калдырып, командирымны үзе белән алып китте. Мин, гади авыл малае, исем китеп торам. Аякларына күн итекләр, калын кызыл лампас сызылган галифе чалбарлар кигән, түшләре тулы орден-медальләр таккан, алтынсу погонлы кительләр кигән, чәчләренә чал йөгергән шактый өлкән яшьтәге офицерлар, кулларына кәгазь яки папка тоткан көе, бер ишектән икенчесенә кереп югалалар. Бөтен этаж кырмыска оясына таяк тыгып болгаткан кебек гөж килә.

Күпмедер вакыттан соң командирымны тагын шул подполковник озата чыкты, безгә үзенең олы рәхмәтен белдереп, озатып җибәрде.

Кайткач, минем өчен тагын яңалык булды: мине Саратов хәрби училищесына укырга җибәрделәр. Анда имтиханнарны җиңел генә "бишле" билгеләренә тапшырдым. Иртәнге разводларның берсендә училище командирыннан "Молодец, татарин" дигән мактау сүзен ишетергә туры килде.

Ә инде генераль штабта булган чордашларым минем белән элемтәгә керсеннәр, истәлекләрне барлар идек.

Вакыйф ФӘЙЗРАХМАНОВ, Ятмас Дусай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев