Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Раяз Фасыйховның кызы тәүге җиңүен яулаган (+Фото)

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның кызы Венераны күпләрнең "Балалы солянка"да күргәне бар. Талантлы кыз әтисе белән концертларда чыгыш ясаудан тыш, үзе дә вокал белән ныклап шөгыльләнә. Ә күптән түгел узган Миңгол Галиев исемендәге «Җырчы-сандугач» җыр бәйгесендә Венера Фасыйхова җиңү яулады. - Раяз, кызыңны тәүге уңышы белән котлыйбыз! Нинди җыры аңа...

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның кызы Венераны күпләрнең "Балалы солянка"да күргәне бар. Талантлы кыз әтисе белән концертларда чыгыш ясаудан тыш, үзе дә вокал белән ныклап шөгыльләнә. Ә күптән түгел узган Миңгол Галиев исемендәге «Җырчы-сандугач» җыр бәйгесендә Венера Фасыйхова җиңү яулады.

- Раяз, кызыңны тәүге уңышы белән котлыйбыз! Нинди җыры аңа җиңү китерде?

- Венера Миңгол Галиев исемендәге «Җырчы- сандугач» җыр бәйгесендә беренче тапкыр катнашып, беренче дәрәҗәдәге стипендия лауреаты булды. Кызымның уңышына барыбыз да сөенәбез, горурланабыз. "Алфавит" дигән җыр башкарды. Аны мин өйрәткән идем.

- Җырчы буларак, Венера белән махсус шөгыльләнәсеңме?

- Кирәк булса, өйрәтәм. Ләкин аның үзенең укытучысы бар.

- Хоккей карарга еш йөрисеңме? Узган ялда микроблогыңда уеннан видео урнаштырган идең.

- Гаиләбез белән "Татнефть Арена"га "Ак Барс"ның уйнаганын карарга барган идек, кызганыч, җиңелделәр. Туры килсә, барабыз, яратып карыйбыз, җиңсәләр бигрәк тә!

- 8 март бәйрәме якынлаша. Тормыш иптәшең бүләккә "заказ" бирдеме әле?

- Юк, ул яктан хатыным "скромный", үзе сорап алмый. Әле бүләк аласы бар. Бәйрәмнәрдә бер-беребезгә бүләкләр бирешәбез. Тик шулай да, минемчә, бүләккә караганда да мөһимрәге - ул яраткан кешеңнең янәшәңдә булуы.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев