Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ош.Юмья егете Анатолий Шапеев: “Тормышымны тулысынча хәрби хезмәт белән бәйләргә уйлыйм”

Хәрби комиссариат юлында йөри торгач, көзге чакырылышта апамның улы армиягә китеп барды. Югыйсә, әле ике ел укыйсы да бар иде. "Белем алуымны кайткач дәвам итәрмен дә, дипломны шул вакытта алырмын. Хәзер дусларым белән бергә армиягә барам", - дип өздереп әйткән өрлектәй егеткә каршы килеп буламы соң?! Хәер, бүгенге көндә Йошкар-Олада...

-Мәктәпне тәмамлауга ук үз теләкләре белән армиягә китәргә теләүчеләр соңгы вакытта, чыннан да, күбәйде. Кемдер хезмәт узу вакытын озынайта күрмәсеннәр дип борчыла, кемдер тизрәк Ватан алдындагы изге бурычын үтим, дип ашыга. Без, беренче чиратта, урта һәм югары һөнәри белемле, автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган егетләрне сайлыйбыз, аннан соң гына 18 яшьлекләрне чакыртабыз, - ди район хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм хезмәткә чакыруны оештыру бүлеге начальнигы Наил Гаптрәүпов.

Кыю ир-егетләр арасында хәрби хезмәтне контракт нигезендә узучылар да шактый. Шуларның берсе - Югары Юмья авылыннан Анатолий Шапеев. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Красная Полянадагы техникумда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә һәм армиягә алына ул.

-Иркутск өлкәсендә стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре хәрби частендә бер ел чыныгу алдым. Аннан кайтып, биш ай узганнан соң, район хәрби комиссариатына килеп контракт төзедем һәм хезмәтемне Самараның Рощинск бистәсендәге тынычлык урнаштыручы көчләр составында дәвам иттем. Бүгенге көндә кабат килешү буенча - Сахалин өлкәсенең Көньяк-Курил районы, Лагунная поселогында урнашкан танк ротасында хезмәт узам, ерак чикләрне саклыйбыз, - ди Анатолий.

23 яшьлек Анатолий Шапеев белән аның кыска вакытлы ялында очраштык.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев