Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОСАГО полисын яңасына алыштырырга туры киләчәк

Тиздән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да яңа ОСАГО полислары бирә башлаячаклар. Куллану вакыты чыккан документ хуҗаларына гына түгел, полисы гамәлдә булганнарга да яңасын рәсмиләштерергә туры киләчәк. Иминиятләштерү өлкәсендә алдалаулар, ялган полислар артып киткәнгә, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Бу хакта 11 февральдә закон кабул ителде. Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә...

Тиздән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да яңа ОСАГО полислары бирә башлаячаклар. Куллану вакыты чыккан документ хуҗаларына гына түгел, полисы гамәлдә булганнарга да яңасын рәсмиләштерергә туры киләчәк. Иминиятләштерү өлкәсендә алдалаулар, ялган полислар артып киткәнгә, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар.

Бу хакта 11 февральдә закон кабул ителде. Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә исә 1 июльгә кадәр ОСАГО полисларының яңа бланкын әзерләп бетерү бурычы йөкләнде.

Иминиятләштерү компаниеләрендә исә яңа полислар турында сөйләргә теләмиләр. Берничә компаниегә шалтыратып карасак та, тулы мәгълүмат ала алмадык. Бары "Итиль" иминиятләштерү компаниесе хезмәткәре генә:
1 июльдән бөтен кешегә дә полисларын яңага алыштырырга туры киләчәк, дип ишеттек. ОСАГО полисын алыштырганда өстәмә акча түләргә туры килмәс дип уйлыйм, чыгымнарны иминиятләштерү компаниеләре күтәрер, мөгаен. Ялган докуметлардан саклану өчен бердәм полислар булдыру кирәк. Барлык ОСАГО полисларын берьюлы алыштырырга телиләр. Яңа бланкның серия номеры да башка, кәгазе дә үзгә булачак, имеш. Бу процесс ничек барачагы әлегә билгесез. Ә менә хәзер полисыгызның ялганмы, түгелме икәнлеген иминиятләштерү компаниеләренә шалтыратып ачыкларга була, - дип аңлатты.

Ялган оешмаларны төп башына утырту өчен ОСАГО полисының яңа төрен уйлап чыгару гына хәлне җайга сала алырмы? Яңа полис көтелгән нәтиҗәләр бирерме? Вакыт күрсәтер.

Сүз уңаеннан, элек иминиятләштерү полисы булмаган очракта машинаның номерын салдырсалар, 2016 елдан законга кергән төзәтмәләр нигезендә бары штраф салалар. ОСАГО полисы онытылып калса, куллану вакыты чыкса, яки бөтенләй булмаса, кагыйдә бозу төренә карап 500-800 сум штраф каралган.

ОСАГО полисын алу өчен машинаның техник яктан төзеклеге турында диагностик карта булуы да мәҗбүри.

Баксаң, Россиядә елына 1 миллионга якын ялган ОСАГО полисы сатыла икән.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk