Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онытылмый солдат еллары, ди Зур Сәрдек авылыннан Хәлил Хөсәенов

Зур Сәрдек авылыннан Хәлил абый Хөсәеновка армиядә хезмәт иткәндә ике ел танк йөртергә туры килә. Яшь-җилкенчәк малайлар гына түгел, ир-егетләр дә көнләшеп куярлык. Әмма аның танкны Әфган җирләрендә иярләгәнен белгәч, йөрәкләр "жу" итеп куя. Илләр тыныч булганда армиягә барып кайтуның бер авырлыгы да юк, дип әйтә көчле затлар. Чыннан да,...

Зур Сәрдек авылыннан Хәлил абый Хөсәеновка армиядә хезмәт иткәндә ике ел танк йөртергә туры килә. Яшь-җилкенчәк малайлар гына түгел, ир-егетләр дә көнләшеп куярлык. Әмма аның танкны Әфган җирләрендә иярләгәнен белгәч, йөрәкләр "жу" итеп куя.

Илләр тыныч булганда армиягә барып кайтуның бер авырлыгы да юк, дип әйтә көчле затлар. Чыннан да, заманалар үзгәргән саен хезмәт итүнең шартлары да гел яхшыра бара. Бүгенге көндә кәрәзле телефоннан улларының тавышын ишетә алулары әти-әниләрнең дә күңеленә тынычлык бирә. Кайнар нокталарда хезмәт итеп кайткач, Хәлил абыйның армия турында фикере үзгәрмәдеме икән, дип сораган идем. "Юк. Егет кешегә солдат хезмәте кирәк инде ул. Тәртипкә һәм иң мөһиме - ипи тәмен белергә өйрәнә", - диде ул.

Хәлил Хөсәенов Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлаганнан соң, тракторчылар курсында укый, икенче елны армия сафларына алына. "Бу вакытта Әфган сугышы турында ишетеп, телевизордан карап белә идем, - диде ул. - Күрше авыллардан да егетләр анда хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайттылар. Шуңа күрә әллә ни борчылдым, кайгырдым дип әйтә алмыйм. Мин аны "тиеш" дип кабул иттем".

Әңгәмәдәшем солдат хезмәтен Төркмәнстанда башлап җибәрә. Ул анда алты ай буе танкистлыкка укыганнан соң, Кабул шәһәренең Газни провинциясеннән унбиш чакрым читтә урнашкан танкчылар батальонында механик-йөртүче булып хезмәт итә.

Без, Аллага шөкер, сугыш афәтен кичергән буын түгел, атыш-шартлауларны да киноларда гына күргән бар, шуңа күрә әңгәмәдәшемнән: "Танктан да атыштыгызмы?" - дип кызыксынам.

-Әйе, син атмасаң, сиңа аталар бит. Снаряд 200-300 метрдан өйләрне җимерә инде. Бу вакытта кешеләр вафат буламы-юкмы, анысы күренми. Ә безнең танкның зарарланганы булмады, үзебез дә яраланмадык, - диде ул.

Якындагы десантчылар батальонында Уразай егете Руслан Сәлахиев белән күрешеп торуларын да әйтте ул. Ерак җирләрдә якташың белән очрашсаң, туганыңны күргәндәй буласың шул.

Әфган җирләренең табигате дә үзгә бит аның. Көндезләрен тын алып булмастай эссе, ә төнлә белән үзәкләргә үтәрдәй суык. Кар яуса да, озак тормый, эреп юкка чыга. "Салкыннарда өстән шинель, бушлат төшмәде, аякта киез итек иде", - дип сөйләде ветеран. Урыннарга чыккач, җирле солдатлар белән аралашуларын, тәмле, хуш исле чәйләр белән сыйлауларын да искә алды ул.

Ике ел буе бер танкта дүрт егет хезмәт итәләр алар, барысы да исән-имин туган якларына әйләнеп кайталар. Хәрби хезмәттән соң ул Биектау районының Чебокса авылына барып электрик һөнәрен үзләштерә. Инде менә егерме ел әлеге хезмәткә тугры булып кала. Зур Сәрдек авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче гомер юлдашы Илһамия апа белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

Тормыш мәшәкатьләре белән көн артыннан көн үтә, әмма Хәлил абый хезмәттәшләрен онытмый. Зур Сәрдек җирлегендә исәптә торган барлык әфганчыларны барлап, аларга шалтыратып, Кукмарага әфганчылар белән очрашуга җыеп алып килүче дә әле ул.

-Күрешкәләп, очрашып торабыз, ә әфганчылар көне алдыннан һәрберсенә шалтыратып чыгам, очрашуга чакырам. Башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә бик теләп кайталар. Авыл җирлеге дә безгә ярдәм итә, һәр елны Кукмарага бару өчен автобус бирә. Бер очрашу - үзе бер гомер бит. Аралашып яшәргә кирәк. Утыз еллыкка да барлык хезмәттәшләрне җыярга исәпләп торабыз, - дип сөйләде ул. - Зур Сәрдек авыл җирлегеннән Әфган сугышында егерме өч егет катнаша, әмма аларның барысына да исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый. Купкадан Наил Латыйпов белән Чишмәбаштан Тәлгать Әхмәтшиннарның чит җирләрдә гомерләре өзелә, ә Марсель Фәизов хәрби бурычын үтәп, туган якларына кайткач вафат була. Элек очрашуга килгәч, барыбыз бергә авылларга чыгып, һәлак булган әфганчыларның каберләрен зиярәт кыла идек. Анда бөтен авыл белән диярлек безнең килгәнне көтеп тора, мәктәп укучылары каберлекләрне чистарталар иде. Ә соңгы елларда, Җиңү паркындагы стелага гына венок куела башлады. Киләсе елларга исә әлеге традицияне яңартырга һәм Кукмарага килгәнче, алданрак чыгып, үзебезнең җирлектәге каберлекләргә барырга уйлыйбыз. Бу, беренчедән, яшьләргә патриотик тәрбия булса, икенчедән, туганнарының да күңеле булыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев