Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара
Чит-ят җирдә киләчәкне раслап Башын салды япь-яшь солдатлар Халык хәтерен һичберкем дә Юа алмас,аны юа алмас. Әфган сугышы 1979 елның 25 декабрендә башлана,анда 500 меңнән артык солдатыбыз катнаша.Татарстаннан 9570 кеше, ә Кукмара районыннан әлеге сугышта 160 кеше катнаша, шуларның дүртесе безнең туган авылыбыз Купкадан була. 1988 елның 15 маенда чит...
Чит-ят җирдә киләчәкне раслап
Башын салды япь-яшь солдатлар
Халык хәтерен һичберкем дә
Юа алмас,аны юа алмас.
Әфган сугышы 1979 елның 25 декабрендә башлана,анда 500 меңнән артык солдатыбыз катнаша.Татарстаннан 9570 кеше, ә Кукмара районыннан әлеге сугышта 160 кеше катнаша, шуларның дүртесе безнең туган авылыбыз Купкадан була.
1988 елның 15 маенда чит илдән совет гаскәрләре чыгарыла башлый.Һәм ниһаять,1989 нчы елның 15 февралендә соңгы солдат чикне атлап чыга.Татарстан бу сугышта -257 егетен югалта.Ул егетләребез илебезгә йөк самолетларында кургаш табут эчендә кайталар.
Әфган җиреннән совет гаскәрләре чыгуга 28 ел булды.Шушы вакыт эчендә һәр елны әфганчыларны искә алу тантанасы үткәрелеп килә.
Купка авылыннан Минегалиев Мәүлет Вагиз улы,Зарипов Рамил Габделбәр улы,Газизуллин Ринат Рәфкатъ улы Әфган җирендә сугыш утын кичеп туган якларына исән-имин кайткан егетләребез.
Коточкыч афәтне үз күзе белән күргән,аның эчендә кайнаган ,гомерендә мылтык та тотып карамаган килеш,яңгыр кебек яуган кургаш астында исән калырга,кулсыз-аяксыз калган иптәшләренең өзгәләнүләрен ишетергә,үз кулында җан биргән иптәшенең соңгы амәнәтен утәргә көч тапкан батырларыбыз белән без горурланабыз. Укытучылар белән берлектә китапханәче Юзмухаметова Рәхилә Хафиз кызы Купка авылы башлангыч мәктәбендә укучылар белән Минегалиев Мәүлет Вагиз улы һәм Зарипов Рамил Габделбәр улы белән очрашу очрашу оештырдылар. Укучыларны Әфган сугышының тарихы, безнең ир-егетләребезнең бу сугышта күрсәткән батырлыгы белән башлангыч сыйныф укытучысы Зарипов Илшат Нәҗип улы таныштырды.
Мэүлет абый сөйләгәннәрдән:Әфганстан җиренә килеп эләккәч ул зур йөк машиналары йөртүче булып хезмәт итә.Кыя-ташлар арасыннан йөрү бик уңайсыз,шулай да хәрби бурычыңны үтәргә алынгансың икән инде син аны намус белән үтәргә дә тиеш,ике елны исән-имин тәмамлагач,яңадан да контракт буенча калырга чакыралар,яралы солдатларга ярдәм итү өчен ул яңадан килешү төзи һәм "медбрат" булып эшли башлый.Яралы солдатларны күрү бик авыр була аңа.Ләкин бу сугышта катнашу аның өчен зур тормыш мәктәбе була.
Рамил абый сөйләгәннәрдән:хәрби хезмәткә чакыру алгач бер генә дә Әфган якларына юл тотармын дип уйламадым.Кайда китәсен әйтмәделәр безгә. Шуннан Оренбургка китәсез дип паспортларга мөһер суга башладылар,мин дә хитри бит язуларын тиз генә кире ягыннан укып алдым да Әфганстанга икәнен белдем.Ләкин иптәшләрнең берсенә дә әйтмәдем. Бу сугыш бик авыр, күп югалтулар алып килде. Күп иптәшләрнең гомере әфган җирендә өзелде.
Очрашу бик тетрәндергеч,үзәкләргә үтеп керерлек булды.Укучылар да битараф калмады,алар узләренең җырларын һәм шигырьләрен бүләк иттеләр.
Әфганстанның комлы чүлләре,шәрә таш - кыялары,һәр яшеллектән ут сибәргә торган дошман-болар берсе дә тиз генә онытылмас.Әле тормышның ямен,тәмен дә белмәгән меңнәрчә егет Әфганстан җирендә батырларча һәлак булды һәм шул исәптән безнең авылдашыбыз Латыйпов Наил Вагиз улы да мәңгегә башын чит җирләргә салып кайтты. Без һәр елны укучылар белән аның каберенә барабыз, чәчәкләр куябыз. Кичәбездә Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителде.
Без аларны мәңге онытырга тиеш түгел!
Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!
Мәңгелек дан аларга!
Мәңгелек дан!!!
Купка авылы китапханәчесе Йөзмөхәммәтова Рәхилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев