Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нормабашта “Балыкчылар Сабан туе” узды (фото)

Кукмара районының Нормабаш авылында быел өченче тапкыр балыкчылар ярышы үтте. Анда Казан, Яр Чаллы, Менделеевск, Кама Аланы, Сосновка шәһәрләреннән, Кукмара поселогыннан һәм авыллардан 61 балыкчы катнашты. Һәр чарага әзерлек иганәчеләр белән уртак тел табып эшләүдән башлана. Быел да иң элек беренче елыннан ук балыкчылар ярышының партнеры булган Кукмара металл савыт-сабалар...

Кукмара районының Нормабаш авылында быел өченче тапкыр балыкчылар ярышы үтте. Анда Казан, Яр Чаллы, Менделеевск, Кама Аланы, Сосновка шәһәрләреннән, Кукмара поселогыннан һәм авыллардан 61 балыкчы катнашты.

Һәр чарага әзерлек иганәчеләр белән уртак тел табып эшләүдән башлана. Быел да иң элек беренче елыннан ук балыкчылар ярышының партнеры булган Кукмара металл савыт-сабалар заводына юл тоттык.

- Мин инде моңа кадәр килмәгәч, икенче иганәче тапкансыздыр, дип уйлаган идем,- дип каршы алды директор Азат Заһидуллин.- Хәзер киңәшмәне тәмамлыйм да, сөйләшәбез. Әлегә кызлар белән нәрсәләр кирәген ачыклый торыгыз...

Бухгалтерия кызлары юмарт булып чыкты: менә монысын алыгыз да, монысын алыгыз, барысы да балыкчыларга кирәк, дип кенә торалар. Ай-һай, күбрәк булды бу, бирерме икән директор абыегыз моның кадәр әйбер дип шикләнеп тә куйдык. Азат Ясәви улы кәгазьгә күз салды да, култамгасын сырлады.

- Әйбәт әйберләр инде бу. Машинагызны складка китерегез, күтәреп йөрисе түгел. Быел вакыт булса, үзем дә киләм әле балык тотарга, конкурстан тыш булса да катнаштырырсыз. Үземнең бүләкне үзем отарга яратмыйм мин..

Азат Ясәви улына рәхмәт әйтеп, икенче даими иганәчебез - күрше Вахитов исемендәге хуҗалыкка юнәлдек. Идарә янында хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәеновның машинасы юк, димәк, каядыр киткән. Шалтыраттык, Казанда икән.

- Интернеттан белдерүне күргәч, мин сезне кичә үк килерсез дип көткән идем инде. Хәзер кызларга шалтыратып әйтәм, алырсыз. Күп сорамагыз, үзебезнең дә расхутлы ел быел...

Безгә инде аның ун мең сумы да зур акча, сөенеп кайтып киттек. Кукмарада савыт-сабалар белән сәүдә итүче - кибет тотучы авылдашларыбыз Рәмзия ханым белән Мәхмүт әфәнде биргән, үз авылыбызда яшәүче Дания һәм Илдар Динмөхәммәтовлар, Райнур Нәҗмиев өстәгән бүләкләрне дә кушкач, балыкчыларга да, шул ук көнне кичен клуб янында узачак кичке уенда юбиляр-авылдашларыбызны котларга да җитәрлек бүләк җыелды.

Иртән бөтен күкне болыт каплаган иде. Тиздән инде айдан артык яумаган яңгыр да сибәли башлады. Алай да күңелне төшермәдек, җәйге яңгыр, гадәттә, үтә дә китә ул. Көндезге унберләр тулганда күл янына шушындый авыл бәйрәмнәренең даими пешекчесе Фәнис Гыйльфиев килеп җитте.

-Малайлар, (ул янында гел олылар гына булса да, малайлар дип сөйләшә) мин сәгать берләрдә никахка китәм. Ярыш булмаса, ашы үзегезгә булыр, учакны яга торыйк. Бераздан тезелешеп утырган дүрт самовардан төтен чыга башлады, өч казанда су кайнап чыкты.

Ә яңгыр һаман коймаса да сибәли. Җылы, рәхәт, көтеп алынган яңгыр. Күңелгә болай яуса, кичектерергә туры килмәгәе, дигән уй да килгәли.

Ул арада, рәхмәт төшкере, күкнең бер читендә кояш күренде. Сәгать берләр тулганда яңгыр тамчылары да сирәгәйде. Сәгать ике тулганда исемлеккә 60тан артык кеше теркәлгән иде инде.

Алар арасында Күкшел авылыннан ук килгән Камил ага Галаевны күреп сөендек. "Иң өлкән балыкчыга " дигән призны узган ел ул алган иде.

Быел да аннан өлкән кеше күренми, димәк, приз аныкы булачак. Киләсе елда сиксән яшен тутырганда да Камил аганы шушы ярышта күрергә язсын.

"Иң яшь балыкчыга" дигән приз Сазтамак авылыннан Камилә Ганиевага булыр, мөгаен. Аңа әле 7 генә яшь, әмма кармакны беренче генә тотмаганы күренеп тора.

Бәйрәмне алып баручы Алмаз Гарипов балыкчыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән котлаганнан соң, алар күл буена таралды. Ярышның кагыйдәсе гади - бер генә кармакка тотарга, кичтән тоткан балыкны суыткычтан алып килеп чиләккә салмаска. Ул арада хөкемдар Алексей Гыйләҗев, калкулыкка менеп, балыкчыларны бинокльдән күзли дә башлады: кагыйдәне бозмыйлармы?

Быел ирләр балык тоткан арада җиләк җыючы хатын-кызлар арасында да ярыш оештырдык. Махсус җиләк җыярга дип килүчеләр 7 кеше булып чыкты.

- Күл кырыедагы тау битендә җиләкләр авызга керәм-керәм дип кызыктырып тора, җыясы да, ашыйсы да килә. Ашамаган булсам, моның кадәр ике була иде әле,- ди беренчелекне алган Альбина Хәбриева.

Бәйрәмне оештыручылар Ринат Ганиев, Гөлназ Гыйльфетдинова, аның кызы Алия Шәрәфиева, Айрат Гыйльфиев. Васил Абдуллин, Лилия һәм Гөлия Ганиевалар, Алексей Гыйләжевлар гаиләсе балыкчыларны, килгән кунакларны уха, итле шулпа пешереп, чәй әзерләп сыйладылар, уеннар конкурслар оештырдылар. Кукмарадан килгән җырчылар - Сара Садыйкова исемендәге республика конкурсы лауреаты Әлфинур Юнысова һәм Газинур Гыйльфановлар ярышта катнашучылар хөрмәтенә үзләренең матур җырларын башкардылар. Харис Мостафин, Суфия Мостафина, Шәһидулла Мотыйгуллиннар балыкчылар көненә дип махсус язган шигырьләрен укыдылар.

Быел иң күп балык тотучы булып Кукмарадан килгән Вадим Алексеев табылды. Икенче урынга Чишмәбаш авылыннан килгән Кәримә Газизуллина, өченчегә Нормабаштан Тәлгать Зиннәтуллин чыкты. Сан буенча иң күп балыкны - 36 данә - Кама Аланы шәһәреннән килгән Ирек Абдрахимов тотты. Ул әлеге ярышларның даими иганәчесе дә, быел да үзенең призлары белән килгән иде. Иң зур балык тотучыга дигән приз Байлангардан Нияз Шакировка (20 см.) тапшырылды. Иң кечкенә балык тотучы Дипломына Балыклы авылыннан килгән 9 яшьлек Аяз Гарипов лаек булды. Иң күп балык тотучы хатын-кыз дип Нормабаштан Самира Манихова табылды.

Быел балык тоту темасына анекдот сөйләүчеләр аеруча күп иде. Кукмарадан Рашат Миннехуҗин анекдотлары тамашачыларның иң күп алкышына лаек булды.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балык тотучылар арасында нәтиҗәне аерым ясадык. Ярышларның узган елгы чемпионы, Олыяз авылыннан килгән 1нче төркем инвалид Камил Мәхмүтов бу төр номинациядә беренче булды. Күкшелдән иң өлкән балыкчы Камил Галаев белән Кукмарадан Мансур Минлегалиевлар икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Ахырдан теркәлү номерлары буенча оттырышсыз лотерея уйнатылды. Кыскасы, бәйрәмнән бер балыкчы да бүләксез кайтып китмәде. Ә иң зур бүләк ярышлар тәмамланганда шыбырдап ява башлаган яңгыр булды.

Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ

Нормабаш авылы. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев