Ни өчен мәет озатуны ашыктырырга кирәк?
Адәм баласы тугач - исем кушуны, балигъ булгач - башлы-күзле итүне, җаны тәненнән аерылгач, ахирәткә озатуны ашыктырырга куша хәзрәтләребез. Әлеге гамәлләрнең өченчесе турында башкалабызның "Казан нуры" мәчете имамы Наил хәзрәт Кәримуллин белән сөйләштек. Шушы эшне Түбән Камада үзәкләштереп эшли башлаганнар икән. Наил хәзрәт шушы эшне ничек оештырганнарын анда, махсус барып,...
Адәм баласы тугач - исем кушуны, балигъ булгач - башлы-күзле итүне, җаны тәненнән аерылгач, ахирәткә озатуны ашыктырырга куша хәзрәтләребез. Әлеге гамәлләрнең өченчесе турында башкалабызның "Казан нуры" мәчете имамы Наил хәзрәт Кәримуллин белән сөйләштек. Шушы эшне Түбән Камада үзәкләштереп эшли башлаганнар икән.
Наил хәзрәт шушы эшне ничек оештырганнарын анда, махсус барып, өйрәнеп кайткан. Әңгәмәбезгә шул сәбәп булды.
- Бисмилләһир-рахманир-рәхим. Беренче чиратта миңа аның исеме ошады. "Вафат булганнарны Аллаһ хозурына озату үзәге" дип атаган түбәнкамалылар әлеге бинаны. Мәчет каршында төзелгән бина бу. Анда тәһарәтле, намазлы кешеләр мәетне госелләп юалар, кәфенлиләр. Шушында, мәчет ишегалдында җеназа намазы укып, зиратка озаталар. Сер түгел: еш кына мәрхүмнең туганнары тәһарәт, госелнең нәрсә икәнен дә аңлап бетерми. Әлеге игелекле, изге эшне анда тәҗрибәле мәчет картлары, абыстайлар башкара.
Мәрхүм имамыбыз Шамил абый Исхаков та мәчетебез каршында мондый бина салдырырга ниятләп йөри иде. Күрәсең, Ходайдан вакыт җитмәгән булгандыр: никадәр тырышса да килеп чыкмады. Инде менә аның улы, "Казан нуры" мәчете мөтәвәллияте рәисе Камил Исхаков тырышлыгы белән без дә мәчетебез каршында җеназаханә булдырдык. Шәһәребез үзәгендә мәрхүм булган мөселман кардәшләребезне шәригатькә туры китереп - юып, кәфенләп, җеназа укып озата башладык. Бу эшкә ноябрь аеннан керештек.
Дөрес, халык белеп-аңлап бетермиме, әлегә аена ике-өч мәет кенә озатабыз. Түбән Камада исә аена җитмешләп мәрхүмне озаталар икән. Димәк, анда халык белә-күнегә башлаган. Ишетүемчә, мондый хезмәт Казанда "Тынычлык" мәчетендә һәм Чаллы юлына чыгу тарафында урнашкан яңа мөселман зиратында да оештырылган. Билгеле, зират күңелле урын түгел. Ул башкалабыздан шактый читтә дә. Анда хушлашырга теләгән һәркем бара алмый. Дөрес, каяндыр ерактан кайтартылган мәрхүмне төн кундырып чыгару, кабат тегендә-монда йөртмәс өчен аның да булуы кирәк. Хәер, бездә дә мәрхүмне төнгә калдырырга мөмкиннәр. Мәрхүм янында тәһлил әйтеп утырырга да кеше таба алабыз. Динебездә мондый мәҗбүрият юк. Мәрхүмнең туганнары ялгызы гына калмасын, аларга иптәш булсын өчен, рухи ярдәм йөзеннән оештырыла әлеге эш. Мәрхүм госелле булмаса да, аның янында Коръән укырга мөмкин, әмма аны багышларга ярамый, билгеле, тәһлил әйтелә. Мәетне саклау түгел, исән туганнарга иптәш булу өчен башкарыла бу күркәм йола.
- Мәрхүмне гадәттә өендә юалар. Шунда соңгы юлга озатырга, хушлашырга дип туганнары, танышлары килә. Хастаханәдән, моргтан туры сезгә китерсәләр, күрми-белми калырлар бит.
- Күрми-белми калырлар диюгез белән килешеп бетә алмыйм. Хәбәр ителсә, хушлашырга теләгән кеше килә инде. Шактый зур мәшәкать бит. Без бу эшкә беренче чиратта озатырга теләүчеләргә җиңелрәк, уңайлырак булсын дип алындык. Беренчедән, мәчеткә килү ансат. Икенчедән, мәрхүмнең туганнары, үлем-китем булгач, гадәттә аптырап-каушап кала. Әле бит ярдәм итәрлек, тегесе-монысы артыннан йөрерлек туганнары булмаска, күпкатлы йортның югары катында яшәргә, кысан шартларда гомер итәргә мөмкиннәр. Иң әүвәл шушы максатта оештырыла бу эш. Безгә гадәттә мәрхүмнәрне өйләреннән китерәләр. Моргтан туп-туры китерү очраклары да бар. Билгеле, җеназа намазы укылгач, моннан зиратка озаталар (әлбәттә, алдан зират белән сөйләшеп-килешеп куярга кирәк). Биредә озату-бәхилләшү мөмкинлеге бар ич. Нигә тагын өйгә алып кайтып торырга?! Мәчеткә кереп намаз укып, бераз тынычланып, дога кылып чыгарга, тәсбих-зекер әйтергә, мәчет картларыннан яки имамнан дога кылдырырга була. Сер түгел: моргларда, хастаханәләрдә мәрхүмнәрне шлангтан су кудырып кына юалар. Дин буенча мәрхүмне госелләндерү тиеш. Госелләндерелмәгән кешегә җеназа намазы укылмый. Димәк, аңа соңгы юлга озатканда иң зур дога бармый, Аллаһ хозурына чиста, пакь күченми. Госелләндерүнең төп сәбәбе шул. Без, мөселманнар, мәрхүмне ислам кануннарына туры китереп юарга, кәфенләндерергә тиеш. Бу - өстебездәге катгый бурыч. Өйдә юу, кәфенләү ким дигәндә бер сәгать вакытны алса, бу эш шактый мәшәкатьле булса, бездә уңайлы, иркен бит: әлеге эшне ярты сәгатьтә башкарабыз.
- Бу хезмәт бушлай түгелдер бит инде? Күпме түлисе?
- Хәзерге вакытта җеназаханәне арендага алу 2 мең сум тәшкил итә. Үзебез юабыз дисәләр, каршы килмибез. Андый очракта, бөтен шартына китереп үтәрбез дип җаваплылыкны үз өстегезгә аласызмы соң, дип сорыйбыз. Юган өчен мәрхүмнең туганнары хәленә карап түли, билгеле. Махсус тариф юк. Минем беркайчан да сорап алганым юк. Без гадәттә ике кеше юабыз. Түбән Камада өч кеше юа. Аларга дүртәр йөз сум түлиләр. Аларда аренда, юу, кәфен бәясе - бөтенесе биш мең сум.
P.S. Озату чыгымнары башка җирләрдә ничек икән дип берничә районга шылтыратып белештек. "Бездә алай үзәкләштереп озату юк. Кәфенлек, юу әйберләре, кайдан юнәтүгә карап, 1500-1700 сумга төшә. Сез сорашкач, шылтыратып белештем: Чаллыда кәфенлек җыелмасының 1200 сумлыгы да, 1650 сумлыгы да бар икән. Бездә юучыларга акчалата түләү гадәте юк, гадәттә сөлге яки башка кирәк-ярак биреп бәхиллиләр", - дип сөйләде әлеге уңайдан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов.
- Безнең мәчетләрдә кәфенлек сатылмый, кибеттә бар. Мәчетләребездә соңгы юлга озату хезмәте күрсәтелми. Авыл районында моңа ихтыяҗ да юктыр. Кәфенлек һәм юу әйберләре 1500 сум тирәсе. Юган кешегә гадәттә 200-300 сум акча яки сөлге бирәләр, - дип аңлатты Ютазы районындагы Ырыссу мәдрәсәсе мөдире, төбәк казые Марат хәзрәт Мәрдәншин.
- Бездә кәфенлек бәясе - мең сум тирәсе. Мәетне юган өчен мәчет картларына, абыстайларга гадәттә 200-300әр сум түлиләр. Бездә авыл районнарындагы бәя инде, - дип сүзне кыска тотты Азнакай районы имам-хатыйбы Азат хәзрәт Талибуллин.
Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев