- Тумыштан кара күзле булдым, ләкин ул төс гомер буе миңа ошамады. Тагын бер ягы бар: берәр кеше миңа авыр сүз әйтсә, бигрәк тә рәнҗетсә, эчемнән начар әйбер уйламасам да, кара күзем белән карый идем дә, ул кешегә берәр нәрсә була иде. Мәсәлән, 10 ел элек аягымны авырттыргач, миңа өч кеше (бер-ике дә түгел, ә өч!) болай диде: "Концертлар чоры, таптың вакыт аяк сындырырга"... Бик рәнҗедем ул вакытта. Бер ай да үтмәде, берсе йөрәк белән сырхауханәгә эләкте, икенчесе егылып аягын сындырган, өченчесе кулын авырттырган. Шул кара күзләрем "гаепледер" дип борчылып йөрдем, - дип сөйләде Мурат Intertat.ru хәбәрчесенә.
Мондый хәлләр еш кабатланып торгач, җырчы күз төсен " үзгәртергә" була. "Күптән түгел тормыш иптәшем: "Зәңгәр күз сиңа килешер иде" дигәч, линза алырга булдым. Бу төс үземә дә ошый. Аннан соң яңа программада да икенче төрле образда чыгасым килде. Сәхнәгә һәрвакыт яхшы уй-ният белән чыгам. "Сиңа карап җан тынычлыгы алдык, сырхауларыбызны оныттык, дәва алган кебек булдык", диләр. Тик соңгы вакытта хатыным: "Линза кигәч, син мин белә торган Мурат түгелсең", дия башлады", - ди җырчы.
Шуны да әйтергә кирәк, бүген - 6 мартта Мурат Гайсинның туган көне. "Түгәрәк дата булмагач, өйдә туганнар белән генә үткәрергә булдык. Кич белән исә традиция буенча боулинг уйнарга барырга җыенабыз", - диде ул. Без дә, үз чиратыбызда, Муратны туган көне белән котлыйбыз һәм гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез!
Нет комментариев