Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Могҗизаны үзебез тудырыйк

"Хезмәт даны" газетасы могҗизалар турында яза башлады. Могҗиза һәр авылда бардыр ул. Мәсәлән, Чишмәбашта моннан 180 еллар элек - ул Коллар авылы исемен йөрткәндә үк, Мәчкәрә бае Үтәмешев авыл халкына таудан таш чыгартып, аны ат белән ташытып, зур итеп мәчет салдыра. Күпьеллар ул Таш мәчет дип йөртелә, анда Фатыйх Сәлихов...

"Хезмәт даны" газетасы могҗизалар турында яза башлады. Могҗиза һәр авылда бардыр ул. Мәсәлән, Чишмәбашта моннан 180 еллар элек - ул Коллар авылы исемен йөрткәндә үк, Мәчкәрә бае Үтәмешев авыл халкына таудан таш чыгартып, аны ат белән ташытып, зур итеп мәчет салдыра. Күпьеллар ул Таш мәчет дип йөртелә, анда Фатыйх Сәлихов дигән кеше мулла булып тора. Революциядән соң ул бу вазыйфадан китә.

Авылда мәктәп булмый, Билал, Хәмәтдин абзыйлар өйләрендә укыталар. Соңыннан укулар Таш мәчеткә күчә. Аны җылыта алмаганнардыр, күрәсең - берничә елдан соң укулар тукталып, мәчет күмәк хуҗалыкның складына әверелә. Тора-бара клуб яраксыз хәлгә килгәч, Таш мәчетне клуб итеп үзгәрттеләр. Тагын кайсы авылда мәчет клуб буларак кулланыла икән - шуны беләсем килә. Үтәмешев бай аны клуб өчен түгел, үзенә дога ирешер дип, мәчет итеп салдырган бит. Чишмәбашта яшьләр өчен заманча культура йорты салынса, менә булыр иде могҗиза!

Яшьләр дә, элекке мәчет булган бинада җырлап-биеп, гөнаһ җыеп йөрмәсләр иде.

Вахит ШӘМСЕТДИНОВ, Чишмәбаш авылы

фото: http://sp-irkutsk.ru/directory.htm?cat=10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев