Югары Арбаш урта мәктәбенә авылның күренекле шәхесе, биология фәннәре кандидаты, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Югары мәктәпнең Халыкара фәннәр академиясе академигы, Россия һәм ТАССРның атказанган урманчысы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Газизуллин Әхмәдулла Һади улы исеме бирелде.
Әхмәдулла абый Түбән Арбаш авылында урманчы гаиләсендә дөньяга килә. Җиденче...
1961 елдан тормыш юлын чын мәгънәсендә фән белән бәйли ул: Йошкар-Олада аспирантура тәмамлый, Яшел Үзән урман хуҗалыгына кайтып, туфрак-химия лабораториясе оештыра, эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара. Казан дәүләт университетында "Татарстан АССРдагы Каманың түбәнге тирәлегендә урман һәм аны дөрес куллану" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган якташыбызга "Татарстан АССРның атказанган урманчысы" дигән мактаулы исем бирелә. Мари дәүләт техник университетында эшләү чорында Әхмәдулла Газизуллин доцент дәрәҗәсенә күтәрелә, 1994 елда докторлык диссертациясе яклап, Халыкара Югары мәктәпләр фәннәр академигы итеп сайлана, ике елдан профессор була.
Якташыбыз - бик күп фәнни хезмәтләр авторы да. Аның 3 монографиясе, 20дән артык язмасы басылып чыга, Америкада инглиз телендә 7 өлештән торган фәнни эше дөнья күрә. Россиядә беренчеләрдән булып, агачларны сирәкләп кисү алымнарын һәм тәҗрибәсен дөньяга тарату өчен тәкъдим ясаучы да әле ул. Әхмәдулла аганың Казан Авыл хуҗалыгы академиясендә урман хуҗалыгы факультетын ачу инициативасын тормышка ашыруда да өлеше зур.
Бүгенге көндә дә чын күңеленнән яраткан эшендә хезмәт куючы Әхмәдулла Газизуллин тантанага үзе дә кайткан иде. Чыгышында Югары Арбаш авылыннан бик күп урманчылар үсеп чыгуын билгеләп үтте, мәктәпкә үзенең исемен бирүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Нотфуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мансуровлар исә Югары Арбаш урта мәктәбенең районда алдынгы урында булуын ассызыклап, киләчәктә уку йортының экология, биология, урман хуҗалыгы юнәлешендә лидер булуына өметләнүләрен белдерделәр.
Мәктәп директоры Р.Исламовның һәм кунакларның тәбрикләү сүзләреннән соң, "Иҗат һәм эзләнү аша - камиллеккә" дигән районкүләм фәнни-гамәли конференция булды. Дүрт юнәлештә оештырылган конференциядә укучылар атаклы шәхесләр, сугыш чорында авылларның тормышы турында сөйләделәр, табигать, экология проблемаларына тукталдылар. "Авылымның данлыклы кешеләре" юнәлешендә беренче урын Рөстәм Аплиевка (Нырты урта мәктәбе, 10 сыйныф) бирелде. Икенче-өченче урыннарны Эльвира Камалова (Югары Арбаш, 10 сыйныф), Рәдиф Галиевлар (Поч.Кучук, 10 сыйныф) бүлеште. "Табигый һәйкәлләр" юнәлешендә беренче урында - Илүзә Бәшәрова (Ядегәр, 11 сыйныф), икенчедә - Илнара Фәхретдинова (Нырты, 9 сыйныф), өченчедә - Рүзәл Бариев (Югары Арбаш, 10 сыйныф), Наталья Ишимова (Поч.Кучук, 10 сыйныф). "Экологик-биологик проблемалар һәм кеше сәламәтлеге" юнәлеше җиңүчеләре: Ландыш Салихова (Югары Арбаш, 9 сыйныф), Раил Хәсәншин (Поч.Кучук, 10 сыйныф), Зәлидә Кавиева (Нырты, 8 сыйныф). "Авылым Бөек Ватан сугышы елларында" номинациясендә Руфия Ярмөхәммәтова (Югары Арбаш, 11 сыйныф) - беренче, Фәридә Ханова (Югары Арбаш, 9 сыйныф) икенче урыннарны алдылар.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев