Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин аны гомерем буе юксынып яшәдем, ди туксан яшен тутырган Гыйлембану апа

- Мин аны гомерем буе юксынып яшәдем. Сөенечем булганда - бер шатлыкны ике итәргә, кайгы-борчулар өерелеп килгәндә - башымнан сыйпарга, юатырга, киңәш бирергә, хәтта орышырга да әни кирәк иде. Әмма ул юк иде инде. Олы бала буларак миңа үләр алдыннан әйтеп калдырган: "Кызым, таш белән атканга аш белән ат, сине...

- Мин аны гомерем буе юксынып яшәдем. Сөенечем булганда - бер шатлыкны ике итәргә, кайгы-борчулар өерелеп килгәндә - башымнан сыйпарга, юатырга, киңәш бирергә, хәтта орышырга да әни кирәк иде. Әмма ул юк иде инде. Олы бала буларак миңа үләр алдыннан әйтеп калдырган: "Кызым, таш белән атканга аш белән ат, сине кимсеткәнне дә рәнҗетмә, яхшылардан үрнәк алып яшә, нык бул!"- дигән сүзләре һәрчак колагымда яңгырап торды, яшәү өчен көч бирде. Бирешмәдем. Әниемне һәрчак янәшәмдә тойдым, аның белән киңәштем, серләштем, - дип, әнисен искә алды туксан яшен тутырган Гыйлембану апа.

Мин килгәндә кичә генә зур юбилеен каршылаган Гыйлембану апаның кәефе яхшы иде. "Сеңлем, бу арада эш күп әле, кунак каршылыйм да, кунак каршылыйм, менә чираттагысы син", - дип, уен-көлке белән каршы алды ул мине.

-Кичә район җитәкчеләре туксан яшем белән котлап киттеләр. Кукмарада яшәүче балаларым яңа район башлыгын бик эшчән, тәртипле кеше, дип мактыйлар иде. Өйдән чыкмаган әбигә дә яңа җитәкчене күрү насыйп булды бит. Бик яшь, ягымлы кеше икән. Ике куллап күрешеп, туган көнем белән котлады. "Туксан биш яшегезгә дә киләбез әле", - диде. Рәхмәт ата-анасына, өлкәннәрне хөрмәт итә белә торган ул үстергәннәре өчен, - диде юбиляр, сөенече белән уртаклашып.

Гыйлембану ападан үткәннәре турында сорашканда, аның рухи ныклыгына, чыдамлыгына сокланып утырдым. Ул иң авыр, үзәк өзгеч хәтирәләрен дә ачынып-үрсәләнеп сөйләмәде. "Исәпләсәм, исем китә, исәпләмимен генә, дип яшәдем дә яшәдем, - ди ул.

Гыйлембану Гарифуллина 1926 елда Зур Сәрдек авылында дөньяга килә. Әти-әнисе бик эшчән, тырыш кешеләр булган. 1930 елда гаилә Алма-Ата авылына күченә. Эшкә каты куллы булган, сәләтле, тырыш гаилә башлыгы сыер, ат, сарыклар, кыскасы, абзар тулы мал тота. Дөнья тәгәрмәче бер көйгә тәгәрәп барганда, коточкыч хәбәр килеп ирешә: "Сугыш башланган... Сугыш..."

Әниләре бик каты авырый башлаганга, бала гына булган Гыйлембануга ил башына килгән афәт алай бик авыр булып тоелмагандыр да... Ә менә шул елны кырык бер яшендә, биш баласын ятим калдырып әнисенең үлеп китүе күтәрә алмаслык кайгы була. 1942 елда әтиләрен дә сугышка алалар. Арык гәүдәле яшь кыз карамагында берсеннән-берсе кечкенә дүрт туганы кала. (Бер авылдашлары шикаять язмаган булса, бәлки, әтиләрен сугышка җибәрмәгән дә булырлар иде). Балачактан әти-әнисе янында эшләп, маллар карашып үскән, иртән - кояшны, кичен айны кырда каршы алып, 13-14 яшьтән ындырда ашлык суккан унбиш яшьлек Гыйлембану иртә олыгая. Әле ярый, өйдәге малларны карашырга унике яшьлек энесе Минемулла булыша. "1941 елда колхоз ашлыкны мул бирде. Шуның аркасында ачлык күрмәдек. Сугыш беткәч, әти кайтып төште. Үлеп беткәннәрдер инде дип уйлаган әти, исән-сау икәнлегебезне, абзар тулы малны күреп, безне кочаклап туйганчы елады", - дип искә алды Гыйлембану апа. Әтисе аны "сабыр кызым" дип ярата торган була. "Яшьтән чыпта сугарга да, чабата бәйләргә дә өйрәндем. Эштән курыкмавыбыз аркасында без ачлык күрмәдек", - ди ул.

Сугышның беренче көненнән ахыргы көненә кадәр алгы сызыкта дошманга каршы сугышып, зур батырлыклар күрсәтеп, бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән, төз гәүдәле, бик тә чибәр, сугыштан офицер дәрәҗәсе алып кайткан Яңа Сәрдек авылы егете Лотфулла Гарифуллинга тормышка чыгып, җиде бала таба кыю кыз. Бары берсен - Фәнилен генә дәваханәдә тудыра. Эш-эш дип, дәваханәгә барырга вакыт та булмады, ди үзе бу турыда.

Тормышлары җиңеләя башлагач кына тигезлек белән бергә яшәү насыйп булмый аларга: илле сигез яшендә Лотфулла абый сигез баласын ятим, хатынын тол калдырып, якты дөньядан китеп бара. Тәрбиягә кечкенә кыз бала да алган булалар. Бу вакытта олы балага унсигез, кечесенә 3 яшь була.

- Лотфулланың үлемен бик авыр кичердем. Аннан башка ничек яшәрмен, бу балаларны берүзем ничек аякка бастырырмын дип борчылдым. Аларны ашатырга, киендерергә кирәк, ул вакытларда колхоз эшеннән дә каласы түгел. Тормыш - көрәш, диләр. Җәбер-золым, авырлыклар, гомер буена сыналып яшәү. Тол булган хатын-кыз менә шулар белән көрәшеп яши инде. Бөтенесе менә монда - йөрәктә. И- и, ул вакытлар, исәпләсәң - исең китәрлек. Ходайга шөкер, балаларым исән-саулар. Барысы да диярлек югары белем алды, - дип куана Гыйлембану апа. - Янымдагы улым, киленем, оныкларым белән бергәләп намаз укыйбыз. Башка балаларым да - намаз әһелләре. Бу рәхәт тормышны иптәшем генә күрә алмады.

Бүген Гыйлембану апа төп йортта улы Илһам, килене Гөлчәчәк тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Килен кайнанага охшап килә, диләр. Гөлчәчәктә кайнанасының сабырлыгы, тырышлыгы, күркәмлеге, үз-үзен тотышындагы тыйнаклыгы ярылып ята. Шулай булмаса, бергә "шылт" иткән тавыш та чыгармыйча яши алырлар иде микән?

- Җаныгыз тыныч булсын дисәгез, усал сүздән сакланыгыз, дип өйрәтте безне әни, - дип балачагын искә ала Илһам. - Тиргәп, суккалап үстермәде, эш сөяргә өйрәтте. Башкарган эшләребез өчен мактый белде. Билгеле, берүзенә сигез баланы аякка бастыру җиңел булмагандыр. Сигез балага - сигез оекбаш, әйтергә генә ансат. Мин бигрәк тә әтине юксындым. Бәйрәмнәрдә: "Их, әти исән булса, мин дә бүләгемне әтигә биргән булыр идем", - дигән сүзләремне ишеткәндә ничекләр түзгәндер әни. Балалыгым белән аның йөрәк ярасына кагылганымны аңламаганмын шул. Бик тырыш, сабыр булды әниебез. 1995 елда өебез янгач, без кайгыдан сыгылып төштек, ә ул: "Кайгырмагыз, башыгыз исән-сау, үзегез сәламәт", - дип, безне юатты. Яңа өй салганда җитмеш яшьлек әниебез башлап йөрде.

Гыйлембану апага күз генә тимәсен. Зиһене ачык, хәтере яхшы. Мөселман хатын-кызларына хас булганча, ипләп, йомшак тавыш белән генә сөйләшә. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә аны. Алдагы көннәрендә дә тәүфыйклы балаларының игелегенә, оныкларының куанычына сөенеп яшәргә язсын иде.

Фәридә ХИСАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев