Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Менә бу көз ичмасам! (АВГУСТ-СЕНТЯБРЬГӘ ҺАВА ТОРЫШЫ)

Быел көзгә җәй хуҗа. Синоптиклар әнә шулай дип фаразлый. Әйтү­ләренә караганда, сентябрь дәвамында һава температурасы тиешле нормадан югарырак һәм явым-төшемнәр аз булачак. Шулай итеп җәй бетте дигәндә генә килеп җиткән коры һәм җылы һава торышы көздә дә дәвам итәчәк дигәннәр.

Мәскәү паркларының берсендә "суыта торган эскәмия" урнаштырмакчылар хәтта.

Көзгә керәбез дип, җылы киемнәрегезне чыгарырга ашыкмагыз. Синоптиклар августның икенче яртысында җылы һава торышы вәгъ­дә иткән. Интернеттан алын­­­ган мәгълүмат­ларга караганда, алдагы ун көндә термометр баганасы 27 гра­дуска кадәр югары үр­мәләргә мөмкин. Төнлә исә 16 градус җылы булачак дигәннәр. Явым-тө­шемнәр киләсе атна уртасында гына көтелә. Һава температурасы көндез +16 градус тәшкил итәчәк дип фаразлаганнар. Тик "елак" һава торышы озакка түгел. Көз­нең беренче көнендә кабат җәй әйләнеп кайтачак. Алай гына да түгел, "әбиләр чуагы" бер айлап дәвам итәчәк дип вәгъ­дә иткәннәр. Менә бу көз ичмасам!

Мәскәүдә дә җылы. Шә­һәр паркларының берсендә эсседән котылу җаен уйлап тапканнар әнә. Ял урыны хуҗалары әйтүенчә, август ахыры һәм сентябрь бик җылы көтелә, шуңа күрә "суыта торган эскәмия"дә утырырга теләүчеләр күп булачак. Моның өчен парк­та махсус утыргыч урнаштырачак­лар. Карап торышка ул гади эскәмиядән әллә ни аерылмый. Хикмәте шунда: утыргыч каршына зур җилләткеч куймакчылар. Ясалма җил­нең тизлеге секундына 5 метр­га кадәр җитә. Эскә­миягә утыргач, махсус пе­дальгә басарга гына кирәк. Утыргычка берь­юлы өч-дүрт кеше сыя ди. Ә менә Себердә яшәү­челәргә махсус утыргычлар кирәкми. Синоптиклар б­и­редә кискен суытачак дип фаразлаган. Урыны белән кырау төшәр­гә дә мөмкин.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев