Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машинада йөрисе, атка атланып җилдерәсе килеп яшәдем, ди тумыштан инвалид Сәгыйдә апа

Иске Йорт авылының иң хөрмәтле кешесе Сәгыйдә апа Җиһаншинадыр, мөгаен. Авылдашлары аның хәлен белешеп торалар, хәер-сәдакадан калдырмыйлар. Күршеләре дә бик әйбәт: камыр ризыклары пешерсәләр дә, "җылы көе авыз ит әле" дип кертеп җиткерәләр, мунчага да чакыралар. Яратып тәрбия кылучы сеңлесе Таһирә Сәгъдиева да шушы авылда яши, аның улы Ильяс һәрчак...

Иске Йорт авылының иң хөрмәтле кешесе Сәгыйдә апа Җиһаншинадыр, мөгаен. Авылдашлары аның хәлен белешеп торалар, хәер-сәдакадан калдырмыйлар. Күршеләре дә бик әйбәт: камыр ризыклары пешерсәләр дә, "җылы көе авыз ит әле" дип кертеп җиткерәләр, мунчага да чакыралар. Яратып тәрбия кылучы сеңлесе Таһирә Сәгъдиева да шушы авылда яши, аның улы Ильяс һәрчак ярдәм итә.

Кем соң ул шулкадәр кадерле Сәгыйдә апа, диярсез. Зур сынаулардан торган язмышына буйсынып, күңел матурлыгын югалтмыйча, сабырлыгын учына төйнәп гомер иткән зат ул. "Мин тудым!" дигәндәй якты дөньяга аваз салганда, сул кулы һәм аягы гарип булып яралганын аңламаган, әлбәттә, бичара. Сугыштан соңгы авыр 1946 ел була бу. Әнисе Минзифа апа сабыен кулына алырлык хәлдә булмый: "менә үлә" дип саклаганнар аны. Бәхеткә каршы, хатын исән кала. Сәгыйдәсе өчен бик борчылып яши, аның кимчелекле булуында үзен генә гаепли.

-Авырлы чагында әни, көянтә-чиләкләр тотып, авыл янындагы тауга ак балчык алырга менгән. Кире кайтканда егылып, тау башыннан инеш ярына кадәр тәгәрәп төшкән. Карындагы балага шул чакта зыян килгән. Үзе шул хәлдән соң бик нык авыртып-сызланып яткан, - дип сөйләде Таһирә ханым.

Бөек Ватан, япон, фин сугышларын үтеп кайткан әтисе Йосыф абый кызын савыктыру өчен көченнән килгәнчә көрәшеп караган: аны Казан табибларына күрсәтергә алып барган. Кечкенә Сәгыйдәгә катлаулы операция ясаганнар, тик нәтиҗәсе генә уңай булмаган.

Кызга башлангыч белем белән генә чикләнергә туры килгән. Кар төшкәч, мәктәпкә чана белән йөрткәннәр үзен. Укуын дәвам итә алмаса да, китаплар аның якын дусларына әверелгәннәр. Догаларны да дини басмалардан укып өйрәнгән. Намазга басканына да күп еллар икән инде. Сөйләмендә кимчелек сизелсә дә, аның ачык зиһенле, тирән фикерле булуын, күңелендә моң ятканын аңладык.

-Яшьтәшләремнең, сау-сәламәт булып, эшкә киткәннәрен күргәндә үзәкләрем өзелә иде. Элек табиблар да әйбәт белмәгән шул, сөякләремне төзәтә алмаганнар, - дип көрсенеп куя ул. -Ярый әле, дусларым үз иттеләр. Кайчак кичке уенлыкка да алып чыгалар иде. Хәзер күрешергә туры килсә дә, кочаклап алалар.

Сәгыйдә апаның, әйтерсең, картлык читләтеп үткән шома, матур йөзенә, энҗедәй тезелгән тешләрен күрсәтеп елмаюына карыйм да, "заманында күзе төшкән егетләр булгандыр әле үзенә" дигән уй килә.

-Язмышына үпкәләгән чаклары булды инде, - дип шыпырт кына әйтеп куя сеңлесе. Аның сүзләрен раслагандай, Сәгыйдә апа дәвам итә:

-Нигә башка кешеләр кебек булмадым икән, дип үрсәләнә идем элгәре. Машина йөртәсем, атка атланып, җилдәй җилдертәсем килә иде, башка эшләргә алай ук кызыкмадым.

Сәгыйдә апа төп йортта яши. Әтисе: "Их, бездән кала бит кызыбыз, ничек гомер итәр инде? Өйне аның өчен төзим", - дип тырышкан. Гаиләдә биш кыз бала тәрбияләнеп, ир балалар булмаганлыктан, төзелеш эшләрендә кызлары да сынатмаганнар.

-Син минем улым инде, дип әйткәнен хәтерлим әтинең, - дип елмая Таһирә ханым.

Ата-ана юкка борчылган: кыз туганнары Сәгыйдә апаны ярдәмнәреннән ташламыйлар. Казанда, Чаллыда торучы сеңелләре Фирдәүсә белән Рашидә кайткалап йөриләр. Бергәләп өен төзекләндергәннәр, быел гына яңа өйалды ясатканнар. Мунчасы да шул ук түбә астында хәзер. Сәгыйдә апа үзе дә заманында Саба районында яшәүче апасының ике баласын карарга-үстерергә булышкан.

-Апабыз - оптимист рухлы кеше. Зарлануны белми. Ул яктан без, сәламәт кешеләргә, аннан үрнәк алырга кирәк. Сугыш ветераны кызы булса да, дәүләттән берни сораганы булмады, - диде телефон аша сеңлесе Фирдәүсә ханым. -Яшь чагында аның да күңел ачасы, гашыйк буласы килгәндер. Мин клубка чыкканда "Минем өчен дә биеп кайт", - дип кала иде. Бик кызгана идек. Тора-бара шул халәтенә күнекте инде.

Яше үргә барган саен сәламәтлеге генә сиздерә. Гарип аягына хәзер галоштан башка әйбер кия алмый. Баш бармак очына гына басып йөргәнлектән, шул бармагы бозылып интектерә. Урыннан торып китүләре аеруча читен. Протез кую мөмкин түгелме, дип кызыксынган идем. Юк, дигәннәр шул Казан табиблары. Култык таягы исә аңа ярдәмче түгел.

Без Сәгыйдә апаның, интегеп булса да, әле йөри алуына, өенең җылы, якты булуына сөенеп кайттык. Бер кулы "тыңламаса да", үзе ашарына да пешерә ала икән хәтта. Иң мөһиме - туганнарының, әйләнә-тирәсендәге кешеләрнең күңел җылысын тоеп яши.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА.. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев