Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Ләйсән” балалар бакчасы хезмәткәрләре, зур рәхмәт сезгә! (фото)

Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидәкарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычларына тугры калучы, олы йөрәкле Нәзирә...

Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидәкарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычларына тугры калучы, олы йөрәкле Нәзирә Салих кызына, Илмира Җәүдәт кызына һәм Сүрия Хәлит кызына бик зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Алар поселокның 4нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасында инде күп еллар нарасыйларны олы юлга хәзерләүдә көчләрен кызганмыйча, эшләү дәртләрен сүрелдермичә, балалар белән үзара аңлашып һәм һәрвакытта һәм һәркайда һөнәрләренә тугрылык саклап балалар тәрбиялиләр. Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз: киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт… Сездәге сабырлылык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сезне әниләре белән тиңли балалар!? Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең.

Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмә­тебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең шук балаларыбызның башларына нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, алар өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт! Хөрмәтле Нәзирә Салих кызы, Илмира Җәүдәт кызы һәм Сүрия Хәлит кызы! Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез! Сез безнең бәләкәчләрне каләм тотарга, язарга, хәреф танырга өйрәтәсез. Аларга чын кешеләр булырга этәргеч бирәсез. Шук-шаян, күзләре янып торган, уйлары уенда булган 22 баланы үзегезгә каратасыз, тыңлата аласыз. Аларның балачакларын тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә аласыз, кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәтәсез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндисез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез... Сез кирәк чакта ата-аналар өчен яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә була беләсез.

Хөрмәтле 4нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасы хезмәткәрләре. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарасыз. Нарасый күңеленә сез чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде. Уңышларыбызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яши беләсез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сезне читләтебрәк үтәргә тырышсын. Бик зур рәхмәт Сезгә, безнең беренче мөгәллимнәребез! Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев