Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәрне нәрсә борчый?

"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" бүлекчәсендә ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытучылар белән һәрдаим төрле очрашулар уздырыла. Шушы көннәрдә биредә район прокуроры Ришат Шакиров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева, дәваханәнең баш табиб урынбасары Нурзидә Зарипова һәм башка мөһим тармак җитәкчеләре катнашында инвалидлар өчен аеруча көн...

Очрашу залда урын алган өлкәннәрнең моң-зарларын, фикерләрен, теләк-тәкъдимнәрен тыңлау белән башланды. Әлбәттә, сорауларның иң күбесе дәваханә белән бәйле. Дәваханәдә табибларга керү өчен һәм кан анализы тапшыру пунктында чиратларның озын булуына, социаль хезмәтләр җыелмасын алып та, тиешле даруларның үзвакытында бирелмәвенә дә борчылуларын белдерде пенсионерлар.

-Дәваханәдә төшкә кадәр, чыннан да, халык бик күп. Ник дигәндә, авыллардан, гадәттә, иртәнге якта киләләр. Язылган вакыты бераз соңрак булса да, кеше тиешле сәгать җиткәнен коридорда көтеп утырырга мәҗбүр. Табибларның берсенең дә авыруларны кире борганнары юк. Һәркемне кабул итәләр. Кан тапшыруга килгәндә исә, ул шулай ук алдан язылып башкарыла. Теләгән кеше түләүле бүлеккә дә мөрәҗәгать итә ала, - дип сорауларга ачыклык кертте дәваханәнең баш табиб урынбасары Нурзидә Зарипова. - Ташламалы рецептлар буенча дару препаратлары бирелү дәүләт тарафыннан гарантияләнә һәм алар беренче чиратта хәле авыр булган кешеләргә бирелә. Социаль җыелманың 766 сум 55 тиене даруга каралган. Социаль пакеттан файдалану ул сәламәтлегеңне иминиятләү дә, чөнки бүген саулыгыннан зарланмаган кеше иртәгәсен инсулинга калырга мөмкин. Андый вакытта ташламалы дарулар җыелмасы ярдәмгә килә. Ташламалы дару препаратлары Россия сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы белән расланган финанс чаралары нигезендә кайта. Әмма тормышы өчен мөһим булган кыйммәтле даруларга мохтаҗ булганнар да әлеге фондтан файдаланганлыктан, башкаларга тиешле препаратлар үзвакытында кайтып та җитмәскә мөмкин.

Шулай ук Нурзидә Зарипова Кукмарада ни өчен томография ясау аппаратының булмавын да аңлатып китте:

-Магнит-резонанс томографиясе (МРТ) һәр дәваханәдә дә, шул исәптән бездә дә юк. Чөнки ул Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан финанслана, шул юнәлештә эшләү өчен махсус табиблар билгеләнә. Әгәр чирләп киткән кешедә йөрәк-кан тамырлары авыруы, инсульт билгеләре бар икән, фельдшер дәваханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүләгенә генә хәбәр итә һәм авыру тиз арада Арчадагы үзәккә җибәрелә, - ди ул. - Безнең районга Саба, Арча һәм Казандагы үзәкләргә барып, бушлай томография узу өчен квоталар бирелә һәм аларның барысы да кукмаралылар тарафыннан файдаланыла. Томографиягә юллама таләп итүчеләр шактый күп. Ләкин шуны онытмаска кирәк: авыру китереп чыгару сәбәбен тиз арада ачыкларга кирәк булмаса, табиб МРТ узарга кирәклеген билгеләмәгәндә, анда барып өстәмә нурланыш алуны кирәк дип санамыйм. Нурланыш кешенең сәламәтлеген бик нык какшата, иң элек шул турыда да уйласагыз иде.

Район прокуроры Ришат Шакиров белән очрашу җае гел булып тормый. Шуның өчен аңа да сораулар бер-бер артлы яуды. Пенсиянең кечкенә булуы, юл билгесенең кирәклеге, салымнарның елдан-ер артуы, дәүләттән ярдәм булмау, урамдагы хуҗасыз эт-песиләр мәсьәләсе, базар янындагы салмыш ир-атлар, мәктәп түбәсеннән су агу... - болар әле берничәсе генә.

-Мин барлык авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә булып, очрашуларда катнаштым. Сезнең дә теләк-фикерләрегезне игътибар белән тыңлыйм. Көн кадагында булган мәсьәләләрне күтәрәсез, сорауларның һәммәсе дә урынлы. Әмма дәүләт булышмый дигән сүзләр белән генә килешеп бетмим. Тыныч, имин тормышта яшибез, кибетләрдә күңелең ни тели, шул бар. Дәваханәләрдә сәламәтлекне ныгытырга, аптекалардан үзеңә кирәкле даруларны сатып алырга мөмкин, спорт белән шөгыльләнү, ял итү өчен дә бар уңайлылыклар тудырылган, пенсияләрне дә үзвакытында китереп бирәләр. Шуның өчен зарланыр урын күрмим, - дип башлады Ришат Шакиров үзенең сүзен. - Ә менә үзәк дәваханә турында, чыннан да, моң-зарлар күп ишетәбез. Бу исә иң беренче чиратта җитәкчелектән дә тора. Чөнки һәр оешма-предприятиедәге тәртипне җитәкче үзе оештырырга тиеш.

Иректә йөрүче хуҗасыз эләргә килсәк, аларны аулау белән бүгенге көндә махсус оешма шөгыльләнә. Яңа канун буенча этләрне ату катгый тыела.

Поселокның Нур Баян һәм Тукай тыкрыгы урамнары киселешендә юл билгесе куясы иде, Манзарас мәктәбенең түбәсеннән су ага, төзекләндерүгә ярдәм итмәссезме, дигән тәкъдимнәрне дә прокурор игътибардан читтә калдырмады. "Махсус комиссия чыгып караганнан соң, юл билгесе кирәк дип табылган очракта, бернинди проблемасыз юл билгесе урнаштырылыр. Мәктәпкә ремонт та хәл ителмәслек мәсьәлә түгел", - диде ул.

Кызганыч, "Түгәрәк өстәл"дә инвалид коляскасында хәрәкәтләнә яисә таяк белән генә йөри торган, физик мөмкинлеге чикләнгән берәү дә юк иде. Әгәр алар да чакырылса, аеруча яхшы булыр, очрашу, темасына туры килеп, иң беренче чиратта инвалидларның проблемаларын уртага салып сөйләшүгә юнәлтелер иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев