Кырмыскалар көлдән курка
Бакчаларда эш кайный торган чак. Үзем бәрәңге алмасыннан үстергән үсентеләрне бакчага күчереп утыртканнан соң, су сибеп, чүп үләннәрен утап, күзәтеп торам. Үсеп киткән бәрәңгеләргә колорадо коңгызы куна башлады. Тамырларын астан медведка (аю чикерткәсе) "эшкәртергә" кереште. Бу корткычка каршы шалтыравык банкалар да элеп карыйм - файдасы юк. Алмагач, карлыган яфракларын агач...
Бакчаларда эш кайный торган чак. Үзем бәрәңге алмасыннан үстергән үсентеләрне бакчага күчереп утыртканнан соң, су сибеп, чүп үләннәрен утап, күзәтеп торам. Үсеп киткән бәрәңгеләргә колорадо коңгызы куна башлады. Тамырларын астан медведка (аю чикерткәсе) "эшкәртергә" кереште. Бу корткычка каршы шалтыравык банкалар да элеп карыйм - файдасы юк. Алмагач, карлыган яфракларын агач бете бөтергән, аларга - ак әрем төнәтмәсе, ә умартага һәм агачларыма һөҗүм итүче кырмыскаларга көл сибәм. Бәрәңге бакчасын, виноград төпләрен сукыр тычкан актарып тора. Монысына каршы бернинди чарам юк.
Колорадо коңгызы белән 1961 елда Тәкәнеш МТСында укыганда ук таныштырганнар иде. Күргәзмә әсбаплардагы рәсемнәрен карап, алар турында өйрәнеп, зачет бирдек. Безгә килеп җитәр дип кем уйлаган?
Бәрәңгене тишеп керә торган каты кортка каршы көл сибеп утырткан идек. Тишелеп чыкканчы ике тапкыр тырмаларга туры килде: бакча бик йомшак булганлыктан, чүп үләннәре дә үсеп кенә тора. Колорадо коңгызлары, бәрәңге баш төрткәнче үк, түземлекләре бетеп, йомыркаларын шул үләннәргә сала башладылар. Бакча чүбен утаганда аларны җыеп, сулы шешәгә салып барам яки китмән өстенә куеп, аяк белән сытам, йомыркаларын бармак белән изеп барам. Бу коңгызларның зарларын тыңласак, мондыйрак сүзләр ишетер идек:
-Хәзерге яшәү урынына 70 нче еллар азагында көнбатыштан салам төргәкләрендә кайттык. 80нче еллар башында нәселебезне арттырып, бәрәңге басуларына урнаштык. Кешеләр безгә каршы көрәш башлады. Үтереп булмый икән дип, керосин, бензин салынган бидоннарга, мичкәләргә тутырып, безне яндырып та карадылар. Шырпы сызганда байтак кешеләр пешеп, дәваханәгә эләктеләр. Хәзер инде куллары белән дә тотып сытарга, аяклары белән изәргә өйрәнделәр. Монда яши башлаганда чыгарылган әзер сыекча белән безне юк итә башлаганнар иде. Ярый әле, ул агуны озак кулланмадылар. Ел саен шуның белән агуласалар, бетүгә таба барыр идек. Эшкуарлар, аңга килеп, керемнәрдән мәхрүм калмас өчен, көчсез агу җитештерә башладылар
Туган ягыбыз Колорадо штатында безнең ыруны бөтенләй бетергәннәр икән, дигән хәбәр ишетәбез. Әлегә монда яшәргә мөмкинлек бар. Тукта, бер кул миңа таба үрелде. Дөнья белән хушлашсам да, чутсыз балаларым кала.
Мансур Хәсәнов, Татар Толлысы авылы
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=730.SXo6FpFEaLnBb9OfLiHKi-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев