Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның "Йолдызлык" бакчасында музей ачылды (фото)

Хәтерләүдән курыкмагыз сез! Үткәнәрне онытмагыз сез. Белегез сез ерак бабаларның, Ничек итеп көн иткәнен... Ни иккәнен, ни чиккәнен, Нинди җырлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен. Музей ул -тарихны, тарихи истәлекләрне, мәдәниятне, сәнгатьне саклый һәм өйрәнә торган җир.Шул уңайдан Кукмараның "Йолдызлык" балалар бакчасында тантаналы рәвештә музей ачуга багышланган кичә узды. Бу...

Хәтерләүдән курыкмагыз сез!

Үткәнәрне онытмагыз сез.

Белегез сез ерак бабаларның,

Ничек итеп көн иткәнен...

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Музей ул -тарихны, тарихи истәлекләрне, мәдәниятне, сәнгатьне саклый һәм өйрәнә торган җир.Шул уңайдан Кукмараның "Йолдызлык" балалар бакчасында тантаналы рәвештә музей ачуга багышланган кичә узды. Бу бәйрәмгә Кукмара туган якны өйрәнү музееннан һәм күрше Мамадыш районыннан кунаклар килгән иде.

Тарих ул - безнең нигезебез, аңа таянып без киләчәгебезне төзибез. "Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк" - ди халык. Ә үткәннәр ул - әби - бабаларыбыздан калган гореф - гадәтләр, йолалар.

Халкыбызның гореф-гадәтләрен - әхлак тәрбиясенең «бакчасы» дип күз алдына китерергә була. Шул бакчада бик күп төрле җимеш бирүче агачлар үсә. Шушы әхлак тәрбиясенең бакчасына үтеп керү өчен, шундагы «җимешләрне» танып белергә һәм көндәлек тормышта куллана белергә өйрәнергә кирәк.

Без бу искитмәле «серле бакчаны» - безнең балалар бакчасындагы музей дип күз алдына китердек.

Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк:«Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклагангынамы?» Юк, үлмәгән дә, йокламаган да, ул милли үзаңының яңарыш чорын кичерә. Менә шушы чорда бик күп сорауларга җавап табасы килә. Без кем? Ата-бабаларыбыз кем? Ничек көн иткәннәр? Ни белән шөгыльләнгәннәр? Болар турында шул заманда яшәгән, шул халыкның яшәеше, мәдәнияты, тарихы белән яхшы таныш булган Мамадыш районыннан килгән кунагыбыз, быел 80 яшен тутыручы - Муратова Лена апа сөйләде.Сугыш ачысын күргән, бик яшьли ятим калган, озак еллар Кукмара районы Нырты совхозы больницасында эшләп, бик күп балаларның якты дөньяга аваз салуларына ярдәм иткән, кендек әбисе булган ул Лена апа. Хәзерге вакытта ул мәдрәсә тәмамлап, мәчеттә балаларга, өлкәннәргә дин сабаклары укыта. Лена апа безгә һәм балаларга үзенең тормыш юлыннан бик кызыклы мәгълүматлар калдырып китте.

Кукмара туган төбәкне өйрәнү музееннан килгән хезмәткәрләр Алина Павлова һәм Лилия Галимуллина районыбыз музее белән якыннан таныштырдылар.

Безнең музей - "Татар өе" музее. Монда "әби" белән "бабай" яши. Музейда йөзәр еллар буена һәрбер татар өендә кадерле булган сандык, сәке, чиккән сөлгеләр, ашъяулыклар, җәймәләр, мендәр тышлары, каба, орчык, ышкы, урак, сырлы бәләк, ипи көрәге, чуен һәм башка экспонатлар урнаштырылган.

Безнең бакчабыз әле яшь булса да, безнең инде үткән белән бүгенгене тоташтыра торган мәдәни урыныбыз бар. Бу музейны без ата-аналар, тәрбиячеләр ярдәме белән оештырдык, алга таба аны баетып тулыландырып торырбыз.

Татар теле тәрбиячеләре Хисмәтова Р.Ф., Рахматуллина Л.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев