Кукмара районында 830 гектарда бәрәңге утыртылачак
Зур мега-ферма төзеп, маллар санын ишәйтеп, терлекчелек продукциясен арттыруга йөз тоткан "Восток" хуҗалыгында бәрәңге игүдән дә баш тартырга җыенмыйлар. Чөнки бәясе бар - килограммын 12 сумнан сатканнар. -Безнең өчен өстәмә табыш чыганагы ул, - дип, юкка гына әйтми генераль директор Сергей Димитриев. Сорт яңартуга үзләре дә акча кызганмыйлар. Быел Мәскәүдән,...
Зур мега-ферма төзеп, маллар санын ишәйтеп, терлекчелек продукциясен арттыруга йөз тоткан "Восток" хуҗалыгында бәрәңге игүдән дә баш тартырга җыенмыйлар. Чөнки бәясе бар - килограммын 12 сумнан сатканнар.
-Безнең өчен өстәмә табыш чыганагы ул, - дип, юкка гына әйтми генераль директор Сергей Димитриев.
Сорт яңартуга үзләре дә акча кызганмыйлар. Быел Мәскәүдән, һәр килограммына 25әр сум түләп, супер элита "Редскарлет" һәм "Удача" сортларын кайтартканнар. Үзләрендә игелүче "Розара" сортына да өстенлек бирелә. Быел "икенче икмәк"не 100 гектарга утыртырга ниятлиләр. Без килгәндә инде ике көнлек кенә эш калган иде. Орлыклык бәрәңгене биологик препаратлар белән эшкәртеп һәм туфракка ашлама кертеп утырталар. Көзен җыелачак уңыш хәзер табигать шартларына һәм басуда эшләүче механизаторларның тырышлыгына бәйле.
-Бәрәңге утыртуда өч бертуган Сабитовлар катнаша. Дамир җир эшкәртә, Мөнир КУН-10 белән орлыклык материал төяп тора. Илдус утыртуда эшли. Аннан Илдус белән Дамир җәй буе, ике сменага бүленеп, бәрәңгенең рәт араларын эшкәртәләр, көзен исә комбайнга утырып, уңышын җыялар, - ди башкаручы директор Алексей Леонтьев. Җәй буе басудан техника чыкмыйча, һәр агротехник таләпне вакытында җентекләп башкарганга күрә алына ул һәр гектардан 200-300 центнер уңыш. Көзен буразнага сыеша алмыйча яткан бәрәңге уңышын "Восток" хуҗалыгында да күргән булды.
Бәрәңге утырткычның эшләвен күзәтеп-көйләп торучы Хәмит Закиров, орлык ташучы шоферлар Рәис Кәшипов, Мансур Мөхәммәтшиннарны да телгә алмасак, язмабыз тулы булмас. Уртак эшкә һәркемнең саллы өлеше керә. Кыр эшләренең иң авыры һәм мәшәкатьлесе инде артта калган.
-Сабан культуралары сыйфатлы итеп чәчелде, хәзер басуларны химик саклау чаралары күрелә, - ди генераль директор. -Соңгы елларда машина-трактор паркы шактый гына яңартылды, шуңа кыр эшләрен оештыру һәм башкару җиңелрәк булды. Механизаторларыбыз да тәҗрибәле.
Дөрестән дә, Рафаэль Бикмөхәммәтов, Нәзир Вәлиев кебек район күләмендә билгеле тракторчылары белән хаклы рәвештә горурлана ала бу хуҗалык. Ринат Рәхимҗанов, Булат Рәхмәтуллиннарны да мактап телгә алдылар. Өч көн саен башкарылган эшкә йомгак ясап, җиңүчеләргә күчмә флаг һәм акчалата бүләкләр тапшыру да ярышны тагын да "кыздырып" җибәрү өчен этәргеч биргән. Нәтиҗәсе күз алдында - багана төпләренә кадәр пөхтәләп эшкәртелгән басулар, тигез булып тишелеп килүче уҗымнар күзне сөендерә. Бернинди ыгы-зыгы, кабалану күрмәдек без монда. Барысы да үз җае, үз көе белән бара кебек. Ләкин бүгенгене иртәгә калдыру гадәте дә юк.
фото: http://ogorodsadovod.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев