Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның аяклы тарихы

Төрле кеше бар: берәүләр лаеклы ялга чыгуга, хезмәте белән алыш-бирешне өзеп, йорт мәшәкатьләре белән генә яши башлый. Кайберәүләр исә, эш урыныннан киткәч тә һөнәренә тугры калып, аның проблемалары белән "чирләп" гомер итә. 31 ел районыбызның баш архитекторы булып эшләгән Рәфкать Закировка да шундый сыйфатлар хас. Тынгысыз җанлы ветеран райондагы үзгәрешләрнең...

Төрле кеше бар: берәүләр лаеклы ялга чыгуга, хезмәте белән алыш-бирешне өзеп, йорт мәшәкатьләре белән генә яши башлый. Кайберәүләр исә, эш урыныннан киткәч тә һөнәренә тугры калып, аның проблемалары белән "чирләп" гомер итә. 31 ел районыбызның баш архитекторы булып эшләгән Рәфкать Закировка да шундый сыйфатлар хас. Тынгысыз җанлы ветеран райондагы үзгәрешләрнең берсенә дә битараф түгел: яхшыга - сөенә, кимчелекләргә көенә.

Рәфкать Закиров баш архитектор булып эшләгән елларда сафка баскан объектларның барысын да берәмтекләп санасаң, озын бер исемлек барлыкка килер иде: 67 мәктәп, 76 балалар бакчасы, 88 кибет, 49 мәдәният йорты, 58 мәчет, 65 административ бина, 41 медпункт, 39 ашханә...Район үзәк дәваханәсендә яңа корпуслар сафка баса, суд, прокуратура, полиция, китапханә, кинотеатр яңа "өй"гә күченә, кунакханә, мунча, ресторан, үзәк базар, ял паркы, чиркәү халыкка хезмәт күрсәтә башлый. Авылларда хуҗалык объектлары яңартыла. Акрынлап инженерлык коммуникацияләре корыла, авыллар газлаштырыла, күтәртелгән юллар салына. Поселокта йортлар канализация челтәренә тоташтырыла.

-Утыз ел дәвамында 834 социаль көнкүреш, производство объектлары, 1960 шәхси йорт куллануга тапшырылды. Бу - ел саен уртача 85 төзелеш дигән сүз. Хәзерге кебек сыйфатлы төзелеш материаллары булмаса да, һәр объектны үзгә, матур итеп корырга тырыштык, - ди Рәфкать абый.

Һәрбер төзелешне ерып чыгу өчен күпме бусагалар атларга туры килә архитекторга. Проект-смета документларын хәзерләү, объектны планга кертү, акча юллау күп вакытны ала.

Әлеге язма белән тулырак "Хезмәт даны" газетасыннан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев