Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар карбыз, кавын үстерә

Район газетасы һәм сайтта "Минем бакча - иң шәбе" дигән бәйге игълан ителгән иде. Анда җибәрелгән фоторәсемнәрнең берсендәге эре, кып-кызыл эчле карбызларны, инде тәмам өлгереп җитеп, җирдә тәгәрәшеп ятучы кавыннарны һәм төрледән-төрле көньяк җимешләрен күргәч, берара үз күзләребезгә үзебез ышанмый тордык. Бездә, чыннан да, 4,5 килограммлы карбызлар үстереп була микән?...

Район газетасы һәм сайтта "Минем бакча - иң шәбе" дигән бәйге игълан ителгән иде. Анда җибәрелгән фоторәсемнәрнең берсендәге эре, кып-кызыл эчле карбызларны, инде тәмам өлгереп җитеп, җирдә тәгәрәшеп ятучы кавыннарны һәм төрледән-төрле көньяк җимешләрен күргәч, берара үз күзләребезгә үзебез ышанмый тордык. Бездә, чыннан да, 4,5 килограммлы карбызлар үстереп була микән? Бистәбездә яшәүче Гөлсинә ханым Шиһапованың бакча нигъмәтләре барыбызда да кызыксыну уятты. Сорауларга җавап табу өчен бакчачының үзе белән сөйләшергә булдык.

"Бакча эшен яратам"

-Балачагым, яшьлегем күпкатлы йортта узгангамы, гомер буе бакча турында хыялландым, - ди Гөлсинә Шиһапова. - Тормышка чыккач, Кәчимир авылы янындагы дача ширкәтеннән җир участогы сатып алып, шунда бик күп төрдәге яшелчә, җиләк-җимешләр үстерүем, көн саен велосипедта дачага барып су сибүләр бүгенгедәй хәтеремдә. Бакча эшен шулкадәр яратып, күңел биреп башкара идем. Ә инде үз йортыбыз белән яши башлагач, аеруча рәхәткә ирештем - караңгы төшкәнчегә кадәр бакчада, түтәлләр арасында кайнашам. Быел биш төрле 100 төп кәбестә дә утырттым. Ике теплицабыз бар. Берсендә - кыяр-помидор, татлы борыч, икенчесендә карбыз һәм кавын үсә.

Гөлсинә ханымның бакчасында яшел һәм кара төстәге виноградлар, берничә сортлы алмагач, зәңгәр, сары, иртә өлгерә торган һәм түгәрәк кара сливалар үсә. Слива, үсентене утыртып, нибары биш ел узганнан соң гына бераз җимеш бирә башлый икән. Ә инде 7-9 елдан соң аны чиләкләп җыеп аласың.

-Җимешләре коелмасын өчен агачларның төбенә бер тапкыр суперфосфат эремәсе сибәргә кирәк. Шулай ук тавык тизәкләре белән чүп үләннәре кушып әчетелгән сыеклык белән тукландыруның да җимеш агачларына файдасы зур, - ди бакчачы.

Карбыз тиз өлгерә

Карбыз һәм кавын үстерү белән Шиһаповлар узган елдан шөгыльләнә.

-Тәмле ашарга яратам бит, шуның өчен күңелем нәрсә тели, бер дә иренеп, икеләнеп тормыйча, бакчама утыртам. Тормыш иптәшем Данил, улым Азамат - минем булышчыларым. Ел саен бакчадан мул уңыш алуда аларның да өлеше зур, - ди хуҗабикә. - Бервакыт базарда йөргәндә күзем карбыз орлыгына төште. Тукта, мин дә утыртып карыйм әле, бәлки, бездә дә үсәр, дигән өмет белән орлык сатып алган идем, беренче елда ук рәхәтләнеп үзебезнең карбыз-кавынны ашадык.

Гөлсинә ападан әлеге көньяк җимешләрен үстерү тәртибе белән дә кызыксындык.

-Орлыкларны кәлшәләндерү өчен апрель ахырында ук аерым савытларга чәчәргә кирәк. Берәр ай тирәсе вакыт узгач, ике-өч яфрак чыгарган җимеш үсентеләрен, арасын 70 сантиметр тирәсе калдырып, теплицага чыгарып утыртасың. Туфракны әзерләгәндә, анда күп итеп черемә салсаң, аеруча яхшы, - ди ул. - Карбыз үзенең җимешен - үзәк, ә кавын ян-як ботактан бирә. Шуның өчен кирәк булмаган, артык сабакларны үзвакытында кисәргә кирәк. Теплицага умарта кортлары кермәгәндә, ясалма серкәләндерү шарт. Кулың белән чәчәкләренә тиеп китсәң, шул да җитә. Үсентене, янәшәсенә казык кагып, бау белән өскә таба үрмәләтәсең. Карбызның мыекчаларын сәгать уңаена, ә кавынныкын сәгать теленә каршы чорныйсың. Бер төптән бер генә карбыз үсә. Сабакта берничә җимеш икән, аны кызганасы түгел, өзәсе. Чөнки үсентенең барлык җимешләргә дә көче җитмәячәк. Җимеше уч төбе хәтле булгач, аны челтәрле сетка белән төреп, бәйләп куярга һәм үскән саен сетканы алыштырып торырга кирәк. Суны исә еш та, сирәк тә түгел, ә яфракларына карап сибү сорала. Әгәр шиңә башлаганнар икән, димәк, кулга чиләк-лейка алырга вакыт. Җимешләр июль урталарында өлгерә. Өзеп алыр алдыннан бер атна тирәсе су сипмәү зарур, юкса балы кими. Быел карбызның иң зурысы 4,5 килограммлы иде. Кавыннар арасында да бер килограммнан артык авырлыктагылары бар. Авыл җирлекләрендә бакчалар зур бит ул, черемә дә күп. Шуның өчен әлеге көньяк җимешләрен рәхәтләнеп бакчада үстерергә була.

Өлгергәнме-юкмы икәнен ничек белергә, дип тә кызыксыныр күпләр. Кавын, җитешкәч, сап-сары төскә керә, ә менә карбыз үсүен туктатканмы-юкмы икәнен белү өчен аны иң элек берничә көн күзәтергә, суккалап та карарга кирәк икән. Яңгыравыклы тавыш ишетсәгез, өзәргә вакыт. Озаграк тотсаң, ул ярмалана, тәме дә үзгәрә.

Киңәш-табыш

-Теплицаны көньяктан төньякка таба урнаштыру мөһим. Чөнки карбызга да, кавынга да яктылык, кояш нурлары кирәк. Әмма шулай да температура +30 градустан артырга тиеш түгел, юкса үсентеләр пешәчәк. Тагын шунысы да бар: карбыз чүпне яратмый, һава керсен өчен төбен дә даими йомшартып торыгыз. Кыярга караганда карбыз үстерү күпкә җиңелрәк, - ди Гөлсинә ханым.

Орлык сатып алучыларга да үзенең киңәшләрен бирде бакчачы:

4-5 килограммга кадәр үсә дип язылган карбыз орлыкларына кызыкмагыз, барыбер файдасы булмаячак. Иң яхшысы: 1,7-2 килограмм дигәне. Алар теплицада бик яхшы үсәләр.

Күңелеңне ялкаулыкка бирмәсәң, үз бакчаңнан гына өзеп карбыз-кавын да ашарга мөмкин икән бит, җәмәгать. Моны Шиһаповлар мисалында да ачык күрдек.

Алсу ИДРИСОВА. Фото гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев