Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар гөмбә җыя

Быел гөмбәләр булыр дип өметләнмәгән идек. Август аендагы эсселек тамырларын көйдереп бетергәндер, дип уйладык. Сентябрь исә салкын яңгырлар алып килде. Ә бит эшләпәле бу үсемлек өчен яңгырларның җылысы кирәк. Моңарчы авылыбыз белән янәшә Янсыбы тавындагы урманга барып караучылар да, гөмбә юк дип, буш кул белән кайттылар. Әлеге урман ел саен...

Быел гөмбәләр булыр дип өметләнмәгән идек. Август аендагы эсселек тамырларын көйдереп бетергәндер, дип уйладык. Сентябрь исә салкын яңгырлар алып килде. Ә бит эшләпәле бу үсемлек өчен яңгырларның җылысы кирәк. Моңарчы авылыбыз белән янәшә Янсыбы тавындагы урманга барып караучылар да, гөмбә юк дип, буш кул белән кайттылар. Әлеге урман ел саен җирән гөмбәгә (рыжик) бай була иде, югыйсә.

-Коркачык станциясе тирәсендәге урманда күп икән ул рыжиклар. Безнең таныш апа шуннан җыеп кайта. Поляны базарында "әх" дигәнче алып бетерәләр, ди. Башка сатучылар юк икән бит, - дип сөйләде күршем.

Ниһаять, ике атна чамасы элек майлы гөмбәләр күренә башлаган дип ишетелде. Күршеләрем белән тау башындагы урманга киттек. Әй, күңелле дә соң күч булып тезелгән вак гөмбәләрне җыю: дөньяның бөтен мәшәкатен оныттыра! Эчләре шикәр кебек ак үзләренең, бер кортлысы да юк, өсләре лак белән каплагандай ялтырап тора. Башка елларны бу төр гөмбә җәйләрен үсеп чыга һәм, туклыклы булганлыктан, аны шундук кортлар сырып ала иде. Шуңа күрә аңа әлләни игътибар иткән булмады, иң яхшы сыйфатлы дип саналган җирән гөмбәләрне көтеп ала идек. Быел барча булганына да риза. Ял көннәрендә ике чиләк җыйдым үзем. Беразын бәрәңге белән кыздырдым: тәмле!

Мәшәкате күп шул майлы гөмбәнең. Маринадлау өчен эшләпәләренең өске элпәләрен кубарып чыгарга кирәк: чөнки тәме бозылмаса да, лайлалана. Әй-яй, бу эш никадәр вакыт һәм түземлелек сорый! Төймә кебек вакларын да исәпкә алсаң, ничәмә-ничә йөз, ә бәлки, меңнәрне эшкәртү дигән сүз бит бу. Кыскасы, бераз эреләренекен кубардым, калганнарын шул көе генә пешердем дә, туңдыргычка тыгып куйдым: көзге урман күчтәнәченнән әзерләнгән ризыклар кышын бик тансык була.

Күңел түзәмени: үткән ял көннәрендә янә бардым урманга. Җирән гөмбәләр күп түгел, ә аңа ауга чыккан халык бихисап: чыршылык кеше тавышларыннан яңгырап тора, "чыж" итеп машиналар килеп туктый. Эх, кайбер урыннарда гөмбәле урыннарны туздырып, яңа калкып чыкканнарын изеп, сындырып бетергәннәр. Табигатькә зыян китермичә генә, игътибар белән йөргәндә дә табып була бит гөмбәне. Кыскасы, "эшләпәле"ләрнең ике төрлесен дә җыеп, маринадлап куйдым.

Сүз уңаеннан әйтим әле: урманда агулы гөмбәләр дә байтак. Бер өем киселгәннәрен дә очраттым. Кемдер, күрәсең, башта белмичә җыйган да, вакытында аңышып, ташлап калдырган. Танымаган-белмәгән гөмбәне бөтенләй аласы түгел, юкса, дөнья белән хушлашуың бар. Олы юл, зур предприятиеләр яныннан да җыярга кушмый белгечләр, чөнки гөмбә әйләнә-тирәдәге барлык матдәләрне - файдалысын да, зыянлысын да сеңдереп үсә. Шунысы сөенечле, үзәк район дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге табибәсе Зиләрә Әхмәтҗанова әйтүенә караганда, быел гөмбә белән агуланып килүчеләр юк. Үткән елда да мондый хәл булмаган. Белеп җыя, димәк, кукмаралылар.

Иксез-чиксез Нырты урманнарында күптер инде гөмбәләр дип, шул авылда яшәүче Минҗамал Харисовага шалтыраткан идем. Телефонны тормыш иптәше Әнвәр абый алды:

-Урманда әле ул, иртән чыгып киткән иде. Ике атналап йөри инде, - диде. Берничә сәгатьтән кабат шул номерны җыйдым. Минҗамал ханым үзе туры килде.

-Әле генә кайтып кердем. Рыжиклар чыккан, бик вак әле, шундый матурлар. Ак гөмбәләр дә бар, волнушкалар күп, ә менә гөреҗдәләр күренми әлегә, - дип сөйли башлады ул. - Майлы гөмбәләрне дә моңарчы маринадлап куйдым. Элпәләрен кубармыйм, чөнки вакларын гына җыям.

Балачагыннан ук табигатьне, урманнарны ярата икән бу ханым. Башкорт кызы, ди үзен. Ныртыда тормыш корып яшәвенә дә 42 ел булган. Гөмбә җыю - яраткан шөгыле. Гадәттә, гөмбәчеләрнең үзләре генә белә торган урыннары була, Минҗамал ханымның да шундый җирләре бар икән. Әйтүенчә, күп очракта үзе генә бара, кайчак күрше-тирәсен дә ияртә. "Каршыгызга аю чыкса?" - мин әйтәм. Быел күп икән алар, тик беркемнең дә әлегә очратканы юк, йә эзләре, йә тизәкләре генә күренә, ди. Берничә ел элек очравы турында менә ни сөйли:

-Дүртәүләп барган идек урманга. Кара әле, ат белән килүчеләр дә бар икән, дип әйтеп куйды Әнвәр. Нинди ат булсын, аю бит ул, димәсенме күршебез Лиза апа! Шунда гына күзем төште. Ерткыч белән арабыз илле метр чамасы гына булгандыр, тизрәк кайту ягын карадык инде.

Аюдан курыксаң, урманга барма, дигән халык әйтеме бар. Әңгәмәдәшем дә шулай фикер йөртә, күрәсең. Үзләренә, Казанда яшәүче ул һәм кызы гаиләләренә җитәрлек итеп әзерли икән гөмбәне, артканын сата.

-Үзем түгел, Казандагы кызым алып китеп, ресторанга елына 30ар мең сумлык гөреҗдә тапшыра, - ди. Иш янына куш дигән сүз бит бу.

Кукмара базарында да гөмбәнең төрлесе бар.

-Иштуган, Шәмәрдән якларына электричка белән барып җыябыз. Җирән гөмбәләр әз. Гөреҗдәләрнең коры һәм дымлысы күренә, аларны алып чыкмадым, - диде сатучы ханым. Икенче бер урында эре майлы гөмбәләр сатыла, җиде лиртлы чиләге нибары 100 сум. Агач төпләренә мүкәләп кереп, чыршы-нарат ылысларына сыдырылып җыясың, арып-талып кайтасың килми икән, сатып алырга була.

Базар бәяләре (3 литрлы савытта):

Җирән гөмбә - 400 сум,

Каен гөмбәсе - 100 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев