Кукмарадагы җәзаларны үтәү инспекциясендә 170 кеше исәптә тора
Кукмарадагы җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларның җинаять эшләренә күз салсаң, күбесенең аларны исерек хәлдә ясаганнары күренә. Эчкечелекнең юньлегә алып бармавы турында никадәр генә сөйләп, язып торсаң да, янәшәдә генә күпме гыйбрәт алырлык хәлләр булса да, күңелен аракы сөреме каплаганнарга болар - стенага борчак ату белән бер. Ә инде алкоголь куллануның...
Кукмарадагы җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларның җинаять эшләренә күз салсаң, күбесенең аларны исерек хәлдә ясаганнары күренә. Эчкечелекнең юньлегә алып бармавы турында никадәр генә сөйләп, язып торсаң да, янәшәдә генә күпме гыйбрәт алырлык хәлләр булса да, күңелен аракы сөреме каплаганнарга болар - стенага борчак ату белән бер. Ә инде алкоголь куллануның чамасын онытып җибәрсәң, җинаятькә дә ерак калмаганын күпләр уйлап бетерми.
Бүгенге көнгә районда әлеге инспекциядә 107 кеше исәптә тора. Шуларның 69ы - шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителгән. (Алардан 7сенә исә билгеле бер вакытка вазыйфаи урынны биләү тыелган). 17шәр кеше төзәтү эшләренә һәм мәҗбүри эшкә тартылган. 2 хатын-кызның җәза срогы кичектерелгән, 2 кешенең ирекле йөрүе чикләнгән.
Җинаяте өчен суд каршысына килеп басучылар хөкем карарын ишеткәнче: "Башка бу юлга басмаячакмын", - дип мең тапкыр тәүбәгә килсәләр дә, җәзаның җиңелрәген алгач, бу турыда оныталар, ахрысы.Чөнки, статистикага күз салсаң, җинаятьләрнең инде берничә тапкыр хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынуы күренә. Кукмарадагы инспекциядә исәптә торучылар арасында да бер җәза срогын үтәп, озак та тормый икенчесен башлаучылар да шактый.
Шартлы рәвештә хөкем ителеп, төзәтү эшләренә һәм мәҗбүри эшкә тартылучыларның күбесе "Чиста шәһәр" оешмасына вакытлыча эшкә урнашып, тиешле җәзаларын үти. Кемдер биредә бушлай эшләп, суд тарафыннан билгеләнгән тиешле сәгатьләрен тутыра, икенчеләренең исә хезмәт хакының күпмедер өлеше тотылып калына. Күптән түгел генә инспекциянең өлкән инспекторы Айнур Фазылҗанов белән "Чиста шәһәр"гә барып, хөкемгә тартылучылар белән аралашкан идек. Җинаять кылганда егетләр уйланмасалар да, үзләренең исем-фамилияләрен әйтергә уңайсызландылар. Берсе: "Озакламый өйләнәм, туганнар арасында оят бит", - дисә, икенчесе: "Болай да өч айдан артыграк бушка эшлим, өйдә хатыным дулый", - дип җавап бирде. Башкалардан аермалы буларак, 24 яшьлек С.ның җинаять кылганы өчен үкенгәне әллә каян сизелеп тора. "Беренчесе, ахыргысы булыр дип уйлыйм. 2 ел да 7 ай Пановка төрмәсендә утырып кайттым, үземне тәртипле тоткач, вакытыннан алда иреккә чыгардылар. Әмма хөкем ителү срогым бетмәде әле, 9 ай да 16 көн дәвамында эшләгән хезмәт хакымның бер өлеше хөкүмәт файдасына күчеп барачак. Кулыма бары тик 4 мең сум акча керә. Бүгенге көндә аны нәрсәгә генә җиткерәсең соң", - дип уфтанды.
Оешманың өлкән мастеры Рәфисә Хаҗиәхмәтовада С.ны:
-Бик төгәл егет, нинди эш кушсаң да карышмый, җиренә җиткереп үтәп бара , - дип телгә алды.
Ә менә 6 айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән, эш хакының 15 проценты хөкүмәт файдасына тотылучы А.ның "гамәл дәфтәрен" каралтуына исе китми, ахрысы. Поселоктагы кибеттән бер тартма аракы урлап чыккан өчен хөкемгә тартыла ул. "Күңелсез булып китте дә, күңелем маҗара "сорый" башлады", - дип аңлатты кыек юлга кереп китүенең сәбәбен. Мошенниклык кылган өчен кулга алынган Р. үзен исә бик агрессив тота. Ялган документлар белән акча үзләштергәне өчен үзен хәзер дә гаепле санамый, ахрысы. В. моңа кадәр бер тапкыр шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителгән булган инде. Әмма, эчеп йөреп, тиешле вакыт аралыгында инспекциягә билгеләнергә киләсен еш кына онытып җибәрә. Нәтиҗәдә В.ның эше яңадан судка җибәрелә һәм аңа эшкә урнашу мәҗбүри итеп куела.
Хөкем ителүчеләр арасында 16 хатын-кыз да бар. Л.ның бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң, хөкүмәткә 84737 сум әҗәте җыелган, хезмәт хакын тоту хисабына 7 айга төзәтү эшләренә тартылган ул. Ә менә 56 яшьлек Г. поселоктагы бер йорттан 800 сумлык продукция урлаган өчен 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.
Хөкем ителүчеләрнең кайсысы белән генә сөйләшсәң дә, язма башындагы фикерне раслап, алар җинаятьләрне исерек килеш эшләгәннәрен яшермәделәр. Әмма берсеннән дә, моннан соң "яшел елан" белән дуслыкны ташлыйм, шешәне кулыма да алмыйм, дигән фикер ишетелмәде. Хәер, ирләр генә түгел, хатын-кызлар да күмәкләшеп аракы эчкән, сәгать саен тәмәке кабызган заманда кем генә тәүбәгә килер икән? Алып кебек тап-таза ир-егетләрнең, нәфис затларның түбәнгә тәгәрәүләре кайчан тукталыр?
Лилия НУРГАЛИЕВА
фото: http://www.u-f.ru/show_all/23645?page=43
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев