Кукмарадагы “Чишмәкәй” дача ширкәтен төзекләндерү кирәкме? (фото)
Яр Чаллыда яшәүче туганыбыз иртә яздан караңгы көзгә кадәр үзенең шәһәр читендәге дача бакчасында кайнаша. Эштән соң да көнаралаш шунда ашыга, кич җитеп, караңгы төшкәч кенә өенә кайта. Әйе, иренмәгән кеше өчен бакча еллык яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итү чыганагы да, ял итү, көч-куәт туплау урыны да шул ул. Моннан...
Яр Чаллыда яшәүче туганыбыз иртә яздан караңгы көзгә кадәр үзенең шәһәр читендәге дача бакчасында кайнаша. Эштән соң да көнаралаш шунда ашыга, кич җитеп, караңгы төшкәч кенә өенә кайта. Әйе, иренмәгән кеше өчен бакча еллык яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итү чыганагы да, ял итү, көч-куәт туплау урыны да шул ул.
Моннан берничә дистә ел элек бистәбездәге бакчачылык ширкәтләреннән дә халык өзелмәгән. Ул вакытларны хәзер дә сагынып искә ала кукмаралылар.
-Безнең бакчабыз кирпеч заводы ягындагы "Чишмәкәй" ширкәтендә иде. Анда нинди генә җимеш агачлары утыртмадык! Түтәлләрдә кишер, чөгендер, суган, кыяр, яшел тәмләткечләр күкрәп үсәр, берсеннән-берсе матур лилия, нәркис, ромашка, роза чәчәкләренә карап күңел сөенә иде. Ике катлы кечкенә генә йортыбыздан беркайчан дуслар өзелмәде. Хезмәттәшләремнең дә елга ике тапкыр җыелып килеп, ял итеп китүләре бүгенгедәй хәтердә. Эштән соң ашыга-ашыга бакчага бару, сулар сибү, яшелчәләр өлгергәч, аларны сөенә-сөенә букчаларга тутырып фатирыбызга алып кайтуларны бер онытасым юк, - дип хатирәләргә бирелде ветеран журналист Рузилә апа Закирова. - Суны күлдән насос ярдәмендә суырталар иде. Иң элек шул насосны, соңыннан чыбыкларын, су үтә торган торбаларны да урладылар. Елга аша чыгу өчен күпер дә булмагач, халык бирегә йөрүен киметте. Бакчачылык ширкәтенең таралуы да нәкъ менә шул вакытларда башланды. Аннары халыкка җир кишәрлекләре бирелә башлагач, күпләр җир алып йортлар салдылар һәм дачаларның аларга бөтенләй кирәге калмады. Тирә-юнен чүп басып бетергән, таланган йортларны читтән генә күрсәм дә, йөрәгем әрни. Күпме хезмәт бит анда!
Районыбызда авылларны һәм поселокны төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Әлеге дача ширкәте дә җитәкчелек игътибарыннан читтә калмады.
-Шушы көннәрдә район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә әлеге ширкәткә керүче бакчаларда булып кайттык, - ди поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. - Чыннан да, кишәрлекләрнең күбесе хуҗасыз, ташландык хәлдә. Чүп баскан, чытырманлыкка әйләнгән бакчалар да аз түгел. Анда очраган кешеләр белән дә сөйләштек. "Су һәм ут булса, халык бакчаларда яшелчә үстерә алыр иде", - дигән фикерләрне ишеттек. Район башлыгы: "Болар берсе дә хәл ителмәслек мәсьәләләр түгел", - диде. Аңа кадәр бакча кишәрлекләренең хуҗаларын барлап чыгып, очрашып-сөйләшеп, аларның фикерләрен дә беләсебез бар.
Хәзерге вакыттагы дача бакчаларының торышы ни хәлдә? Бакча кишәрлекләренең хуҗалары бармы? Сорауларыбызга җавап эзләп, без дә "Чишмәкәй"гә юл тоттык.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев