Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кукмарада “Разин” округына караучы урамнарга чисталык буенча рейд үткәрелде (фото)

Яшәгән җиребезне, әйләнә-тирәне чиста, матур тоту - һәркем өчен язылмаган кагыйдә, әхлаклылык билгесе. Яз көне игълан ителгән икеайлык вакытында гына чүп-чардан арынып, чиста яшәп булмыйдыр ул. Моның өчен ел дәвамында пычратмаска кирәк. "Разин" иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентин Иванов белән берлектә "Разин" округына караучы урамнарга чисталык буенча рейд үткәрелде. Шул вакытта...

Яшәгән җиребезне, әйләнә-тирәне чиста, матур тоту - һәркем өчен язылмаган кагыйдә, әхлаклылык билгесе. Яз көне игълан ителгән икеайлык вакытында гына чүп-чардан арынып, чиста яшәп булмыйдыр ул. Моның өчен ел дәвамында пычратмаска кирәк.

"Разин" иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентин Иванов белән берлектә "Разин" округына караучы урамнарга чисталык буенча рейд үткәрелде. Шул вакытта күршеләргә икенче бер районнан кайткан кунакларның әйткән сүзләре искә төште: "Без Кукмарага экскурсиягә барган шикелле киләбез", - дигәннәр иде алар, берсеннән-берсе купшы йортларга ишарә итеп. Чыннан да, халык тырыш бездә, әле бер җирен төзекләндерә, әле икенчесен. Бер дә сүтеп корыр әйбер тапмаса, коймасын булса да заманчарак материалдан эшләтеп куя. Шуңа күрә рейд вакытында урамнарда өеп-өеп куелган төзелеш материалларына игътибар иттек.

"Төзелеш эшләре башлаган идек. Шуңа күрә ком, таш кебек материаллар кайтарттык. Эшләрне төгәлләү белән әйләнә-тирәне чистартып куярбыз", - дип вәгъдә бирделәр Ибраһимов, Казанцев урамнарында эшләүче абзыйлар. Ә менә Муса Җәлил, Нух Идрисов, Титов, Ибраһимов, Садовая, Лев Толстой, Пионер, Салих Сәйдәшев, Планетарная урамнарында инде күп вакытлар җир өстендә ятып, үләннәр үсеп каплаган ком, балчык, таш "таулары" да очрый.

Кайбер йорт хуҗалары капка төбендә яткан комны балалар өчен дип аңлата. Әлбәттә, анысы да кирәк. Салих Сәйдәшев урамындагы бер йорт каршында комны зур, бизәкләп буялган тәгәрмәч эченә тутырып куйганнар. Валентин абый әйтмешли, әлеге очракта беркем дә сүз әйтә алмый инде. Теләк булса, тәртип булдыруның чарасын табарга мөмкин икән бит!

Степан Разин, Чернышевский урамында ватык, йөрми торган машиналар йорт янын ямьсезләп торалар. Хәзерге заманда искене саклауның мәгънәсе юктыр кебек тоела. Югыйсә, металл җыю урыннары да бар, запас частьларга бүлеп кулланырга яисә сатарга да була.

Лев Толстой, Казанцев, Нариман, Ломоносов урамнарында, болай да тар Яруллин урамында йорт территориясеннән чыгарып, капка төбенә гараж эшләп куйганнар. Өйләрен, юлны каплап торучы бу корылмаларга башка җирдә урын табылса, яхшы булыр, урамнары да ачылып, ямьләнеп китәр иде.

Кайбер урамнарда кеше яшәми торган, ташландык хәлдәге йортлар да очрый. Алар күрше-тирәгә шомлылык тараталар, куркыныч тудыралар сыман.

Пенәгәр ягына урнашкан Казанцев урамын аерым әйтеп үтәргә кирәк. Бик иркендә яши биредә халык, дигән фикергә килдек: үзләренең шәхси хуҗалыкларына гына сыеша алмыйча, Пенәгәр басуына да чыкканнар. Юлның икенче ягында берүзе гараж "моңаеп" утыра. Төзелеш материаллары, кипкән чыбык-чабык кебек чүп-чар өемнәре дә күзгә ташлана. Кәҗәләр иреккә җибәрелгән, басуда йөриләр.

Рейд вакытында кешеләр үз теләк-фикерләрен дә әйтеп калырга ашыктылар. Аларның күбесе юллар белән бәйле иде. Чокыр-чакырга әйләнгән юлларга ремонт ясалса, яхшы булыр иде, дип белдерделәр алар.

Степан Разин урамында 91 йорт янына урнаштырылган чүп контейнерларының әйләнә-тирәсендәге тәртипсезлек күзгә ташлана.

"Яңгыр яуган көннәрдә чүп савытлары янына бара торган түгел, юл бик начар. Бер кешенең дә чүп ташлыйм дип, пычрак ерып йөрисе килми, кайсы кайдан гына ыргыта. Ә чүп я савытка төшә, я булмаса җирдә кала. Йорт каршындагы тротуарны рәтләгән вакытта без бу мәсьәлә дә хәл ителер дип уйлаган идек, тик ул шул килеш калды", - дип зарланып алды бер ханым.

-Үткән елларда оештырылган рейдлар белән чагыштырганда быел урамнар, шәхси хуҗалыкларның йорт яны территорияләре күпкә яхшы хәлдә, чисталык, тәртип саклана. Ә кайбер кимчелекләр икенче тикшерүгә кадәр юк ителерләр, дип уйлыйм. Бер атна, ун көннән үләннәрне дә чабарга кирәк, әлеге эш тә онытылмасын иде, - диде Валентин Иванов. - Поселокта тәртип, чисталыкны тәэмин итү максатында урамнар шул тирәдә урнашкан оешма-предприятиеләргә бүленеп бирелде. Алар даими рәвештә өмәләр үткәрергә тиеш булалар. Әмма бу синең капка төбеңне, бакча яннарын төрле оешма хезмәткәрләре килеп чистартып китәр дип уйларга җирлек бирми. Һәркем үзенең йорт яны өчен үзе җаваплы. Чисталык таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту каралган.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсем килә: әлеге мәкаләне язар алдыннан, үзем яшәгән йорт янына кемнәрдер гаражларын алганнан соң калган чүп-чарны чистартырга чыгарга туры килде. Чөнки иртән йокыдан уянып тәрәзәгә күз салгач, чүплеккә карап "хозурланасы" килми. Ә кеше пычрагын җыештыру бер дә рәхәт түгел. Җәмәгать, бер-беребезне хөрмәт итеп, үзебез артыннан үзебез җыештырып куйыйк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев