Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада бер ир кеше мошенникларны 47 мең сумга баеткан

Кырыгалдарлар акча үзләштерүнең нинди генә ысулларын уйлап тапмыйлар: халыкны Интернет челтәрендәге сайтларга эленгән белдерүләр аша төп башына утырту, кәрәзле телефонга шалтыратып, я булмаса СМС-хәбәр аша үз ятьмәләренә эләктерү, банк карталарыннан акча урлау дисеңме... Шунысы аянычлы, мошенниклар турында күп тапкырлар сөйләп һәм язып, аңлату эшләре алып барылуга да карамастан, аларның корбаны...

Кырыгалдарлар акча үзләштерүнең нинди генә ысулларын уйлап тапмыйлар: халыкны Интернет челтәрендәге сайтларга эленгән белдерүләр аша төп башына утырту, кәрәзле телефонга шалтыратып, я булмаса СМС-хәбәр аша үз ятьмәләренә эләктерү, банк карталарыннан акча урлау дисеңме... Шунысы аянычлы, мошенниклар турында күп тапкырлар сөйләп һәм язып, аңлату эшләре алып барылуга да карамастан, аларның корбаны булучыларның саны һич кенә дә кимеми, ә арта гына. Быел районда ялган юл белән акча үзләштерүчеләрдән 19 кеше зыян күргән. Шушы көннәрдә генә тагын бер райондашыбыз алдакчыларны 47 мең сумга баеткан.

-Кукмарада яшәүче әлеге ир кешедән гариза безгә 15 июльдә кабул ителде, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Хәл болайрак була: аның кәрәзле телефонына бер ир кеше шалтырата һәм үзен "Саклык Банкы"ның иминлек хезмәтеннән дип таныштыра. "Сезнең банк карточкагыздан акча алмакчы булганнар, шуның өчен саклык чараларын тагын да ныгытырга, акчаны вакытлыча икенче бер исәп-хисап счетына күчереп торырыга кирәк", - дип тә өсти ул. Райондашыбыз аның дәлилле һәм җитди сөйләвенә, әлбәттә, ышана һәм телефонның икенче очындагы егетнең барлык таләпләрен дә үти, ул әйткән операцияләрне башкара, үзенең шәхси мәгълүматларын һәм банк карточкасының кодын да хәбәр итә. Берникадәр вакыт узганнан соң гына ул үзенең кырыгалдар тозагына эләккәнен аңлый. Әмма инде вакыт узган, акчалар карточкадан салдырылган була. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта каракның эзенә төшү өчен оператив тикшерү эшләре алып барабыз.

Алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр соңгы вакытта кәрәзле телефонга тоташтырылган "Мобиль банк" аша аеруча оста эш итәләр. Вируслы программа банк картасы булган кешеләрнең телефоннарын зарарлый һәм картадан акчалар салдырыла. Зыян күрүче акчалары югалуын хәтта белми дә кала. Чөнки әлеге программа банктан җибәрелгән барлык СМС-хәбәрләрне юкка чыгара. Нәкъ менә әлеге юл белән ундүрт райондашыбызның акчалары башка счетка күчерелә дә инде. Берсенең каточкадан - 5, икенчесенең 7 мең сумнан артык, калганнарның 36, 23, 19, 10 мең сум акчасы югала.

-Акчаларыннан колак каккан райондашларыбызның барысы да "Мобиль банк" хезмәтеннән файдалана торган булганнар. Мошенниклар шалтыраткач, һәммәсе дә банк картасының мәгълүматларын җиткергән, - ди Рамил Нургалиев. - Банк картасыннан акча урлауның тагын бер киң таралган ысулы булып сайт аша товар сату-алу тора. Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр товар сатучыга шалтыраталар, акча күчерү сылтавы белән аннан банк картасының номерын, шәхси мәгълүматларын, картаның икенче ягындагы кодны сорыйлар. Ә инде карта номерын белгәннән соң, кәрәзле телефонга СМС-хәбәр булып килгән кодны да әйтергә кушалар. Чынлыкта әлеге код аларга интернет-банкка керү өчен кирәк була. Исәп-хисап счетларына үтеп кергән мошенниклар акчаларны иркенләп үзләренә күчерәләр. Кукмарада алты кеше сайт аша товар сатучыларның капкынына эләкте. Март аенда билгесез зат кәрәзле телефон сату сылтавы белән райондашыбызның 5597 сум, ә 4 апрельдә автомобиль ишеге сатучы ике мең сум акчасын үзләштерә. Интернет-сайтларга урнаштырылган белдерүләр өчен беркайчан да алдан түләү башкарырга ярамый. Чөнки мошенниклар теләсә кем исеменә ачылган бер көнлек карталар белән дә эш итәргә, ә инде акча күчкәннән соң аны гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр.

Полиция кисәтә:

-"Сезнең банк картагыз блокировкаланды", "Шәхси счетыгыз аннулирован" дигән һәм башка төр смс-хәбәрләр килгән очракта анда күрсәтелгән телефон номерына түгел, ә банкның үзенә шалтыратырга кирәк!

-Кәрәзле телефонга: "Бәйрәм уңаеннан открытка җибәрелде", - дип хәбәр килгән очракта да күрсәтелгән сылтамаларга ышанмагыз!

-Бервакытта да таныш түгел, аларның эшчәнлекләрен белмәгән кампанияләрнең призлар уйнатуында катнашырга ризалашмагыз.

-Әгәр сезгә шалтыратып якыныгыз яисә танышыгыз күңелсез хәлгә очрады, проблеманы хәл итү өчен полиция хезмәткәренә акча бирергә кирәк дигән хәбәрне әйтсәләр, югалып калмагыз, 2-70-80, 02 телефон номерлары аша полициягә шалтыратыгыз.

-"Саклык банкы" СМС-хәбәрләрне бары тик 900 номерыннан гына юллый, клиентларга исеме, әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итә. "Саклык банкы" исеменнән килгән СМС-хәбәрдә банк картасының соңгы саннары күрсәтелә.

Быел районда бер җирдә дә эшләмәүче 7 кеше, 2 - хезмәткәр, 5 - эшмәкәр, 2 - балалар бакчасы тәрбиячесе һәм укытучы, бер җитәкче, яшүсмер һәм пенсионер кырыгалдарлар "ярдәме" белән үзләренең акчаларыннан колак каккан. Китерелгән зыян 280 мең сумга якын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев