Кукмарабызның тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган укыту әсбабы
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы "Туган як тарихы" курсы буенча программа, укыту-методик комплектлары әзерләүчеләр арасында конкурс игълан иткән иде. Бәйгедә район мәгариф идарәсе начальнигы Роберт Мансуров җитәкчелегендә төзелгән "Кукмара төбәге тарихы" дигән укыту әсбабы да җиңү яулады.
-Комплект ТР Мәгариф үсеше институты җитәкчесе тарафыннан рецензияләнде. Тарихи һәм рухи мирасны торгызу, әхлаклылык, гражданлык тәрбиясе үзеңнең тарихыңа, туган төбәгеңнең мәдәниятенә булган хөрмәттән башлана. Ватанга горурлык хисен тою өчен аны белергә, өйрәнергә кирәк. 7-9 сыйныфлар өчен төзелгән, Кукмара төбәгенең тарихын борынгы заманнардан бүгенге көнгәчә чагылдырган укыту-методик комплекты да әнә шундый максатларны үз эченә ала. Китапны укып, төбәгебезнең географиясе, табигате, предприятиеләр тарихы, күренекле шәхесләр хакында белергә мөмкин, - ди ул. - Әлеге китапның авторлары - Манзарас урта мәктәбенең тарих укытучысы Лилия Мотыйгуллина, күппрофильле лицейның география укытучысы Розалия Мансурова, журналист-төбәкне өйрәнүче, Россия, Татарстан журналистлар союзы әгъзасы Сания Сафина, Чарлы, Зур Кукмара урта мәктәпләренең тарих укытучылары Марат Хәкимов һәм Фаил Хәбибуллиннар. Проектны эшләгәндә кайбер чыганаклар районның "Туган якны өйрәнү" музееннан да алынды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев