Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара тегү фабрикасы киемнәре Себер суыкларына да бирешми

Кукмара тегү фабрикасы балачагымнан ук күңелемә якын, чөнки туган апабыз, күрше-тирә апа-абыйлар шунда йөреп эшләде. Үземә дә бу фабрикада бераз тегү серләренә өйрәнергә туры килде. Ә инде соңрак ачылган кибете читтә яшәүче туганнарым белән араларны якынайтты: балаларына, оныкларына язгы-көзге, кышкы киемнәрне күп еллар инде алар шушыннан кайтып алалар. -Тузуны белми,...

Кукмара тегү фабрикасы балачагымнан ук күңелемә якын, чөнки туган апабыз, күрше-тирә апа-абыйлар шунда йөреп эшләде. Үземә дә бу фабрикада бераз тегү серләренә өйрәнергә туры килде. Ә инде соңрак ачылган кибете читтә яшәүче туганнарым белән араларны якынайтты: балаларына, оныкларына язгы-көзге, кышкы киемнәрне күп еллар инде алар шушыннан кайтып алалар.

-Тузуны белми, төсен югалтмый, кер юу машинасында ничәмә-ничә кат юганнан соң да, өр-яңа кебек кала. Сәламәтлеккә куркынычсыз һәм чыланмый торган тукымалардан тегелгән мондый киемнәрне тагын кайдан табасың? Бизәлеше дә балаларга бик ошый, - дип мактыйлар.

Мәңгелек туң яткан җирләрдән кунакка кайткан якташларыбызны да очратырга була бу кибеттә.

-Биредә тегелгән кышкы киемнәр Себер суыкларына да бирешми, - диләр. Шулайдыр: җылылыкны саклый торган экологик чиста, ышанычлы тукыма фабриканың үзендә җитештерелә бит.

Әйе, тотрыклы югары сыйфат - "Кукмара тегү фабрикасы" ачык акционерлык җәмгыятенең төп өстенлеге. Республикабызның тегү сәнәгатендә әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе булып торуы да - моның дәлиле. "Хыял" сәүдә маркасы белән җитештерелгән куртка, пәлтә, плащлар, комплектлар, комбинезоннар, чалбарларны республикабызда гына түгел, илнең башка бик күп төбәкләрендә яшәүче күпләп сатып алучылар бәяләп өлгерде инде.

Уңышның сере - производствога заманча җиһазлар, яңа технологияләр кертүдә генә түгел, тегү фабрикасын 1986 елдан бирле җитәкләүче Рафаэль Головның, сәләтле белгечләрне туплап, зирәклек белән, алдан күреп эш итә белүендә. Илдә күп кенә предприятиеләр бөлгенлеккә төшкән мәлдә "Кукмара тегү фабрикасы" җәмгыяте, барлык кыенлыкларны җиңеп, бүгенге югарылыкка күтәрелә алды. Ел саен Мәскәүдә федераль ярминкәләрдә һәм төрле төбәк ярминкәләрендә катнашып, продукциясе югары бәя ала, диплом һәм медальләргә лаек була. Соңгы вакытларда текстиль һәм җиңел сәнәгать өлкәсендәге финанс кыенлыкларына карамастан, фабрика үткән елда 2014 елгы кадәр үк, ягъни 100 процент продукция җитештерде.

Коллективның бердәм тырышлыгы белән быел да балалар киемнәренең яңа язгы коллекциясе тегелеп, сатуга чыгарылды инде. Шулай ук илнең төрле төбәкләренә озатылды.

"Кукмара тегү фабрикасы" җәмгыятендә заманча материаллар кулланылуы хакында әйткән идек инде. Моннан тыш, трикотаж тукыма кисәкчекләре, стильле чигүләр һәм принтлар белән бизәү кулланыла.

Безгә принтларны җитештерү белән шөгыльләнүче хезмәткәр Альмира Әшрәфова белән танышу насыйп булды. Аның эше тулысынча диярлек компьютерлаштырылган. Ул эксперименталь цех белгечләре тарафыннан компьютерга кертелгән рәсемнәрне принтер аша чыгара да, һәр рәсемне аерым кискәләп, җылылык прессы астында махсус тукымага төшерә. Шушы әзер принтларны киемнәргә беркетәсе генә кала.

-Рәсемнәрнең зурлыгына карап, көнгә 300-400 принт җитештерәм, - ди әңгәмәдәшем. Моннан тыш аңа чалбар балакларына кичләрен яктылыкны кайтаручы элементлар кисеп ябыштыру вазыйфасы да йөкләнгән. Бу чара юл йөргәндә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне күздә тота.

-Биредә эшләү дәверендә Альмира Әшрәфова тырыш, булдыклы, җаваплылык тоючы хезмәткәр итеп үзен танытты. Гомумән, без кадрларны эш стажына гына түгел, сәләтенә карап сайлыйбыз, - ди директор урынбасары Сусанна Баграмова.

Альмира ханым күрше Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылыннан икән. Гаилә тормышы түгәрәк: җәмәгате Райнур белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Һәркайсының инде үз гаиләсе. Яшь чырайлы, гаять сөйкемле бу ханымның инде дүрт онык әбисе булуын белгәч, гаҗәпләнүемне яшермәдем.

-Бу яшьтә өр-яңа һөнәргә өйрәнү өчен тәвәккәллек кирәк булгандыр? - дим, моңарчы элеваторда, кибеттә эшләгәнен белгәннән соң.

-Мин бит үзвакытында һөнәри училищеда тегүчелеккә укыган идем. Хатын-кыз өчен кирәкле һөнәр дип, моңа әнием күндерде, әмма мин хыялымда йөрткән юлдан киттем: сатучы булып урнаштым. Әнием дөрес әйткән: тегә белүем тормышта ярап куйды. Монда урнашуым да очраклы хәл түгелдер. Башта матраслар сыруда эшләдем, аннары бирегә күчәргә тәкъдим иттеләр. Эшем ошый. Хезмәт хакын да вакытында түлиләр, - дип җавап бирде ул.

Менә шушындый уңган, гүзәл затларны туплаган "Кукмара тегү фабрикасы" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты районыбызның барлык хатын-кызларын 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли. Барчасына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш тели.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев