Кукмара беренче гимназиясе укытучысы Гөлназ Нәҗипова: “Телебезне, милләтебезне үзебез хөрмәт иткәндә генә, аны башкалар да хөрмәт итәчәк"
Тел - кешеләрне дөньядагы башка төрле җан ияләреннән аерып торучы могҗизалы бер күренеш ул. Соңгы елларда туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый әһәмиятле эшләр башкарылды. Шулай булса да, ана телен саклау һәм үстерү мәсьәләсе бүгенге көндә иң җитди проблемаларның берсе булып кала бирә. Ә мин, дистә елдан артык...
Тел - кешеләрне дөньядагы башка төрле җан ияләреннән аерып торучы могҗизалы бер күренеш ул. Соңгы елларда туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый әһәмиятле эшләр башкарылды. Шулай булса да, ана телен саклау һәм үстерү мәсьәләсе бүгенге көндә иң җитди проблемаларның берсе булып кала бирә. Ә мин, дистә елдан артык милли мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче мөгаллим буларак, бу мәсьәләне чишү өчен ниләр эшли алам соң?
Әлбәттә, балада туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләүдә ата-ананың һәм укытучының роле зур. Шулай да, бала туган телне белсен өчен, иң беренче чиратта, гаилә җаваплы. Кызганычка каршы, бүгенге көндә киләчәктә балама күбрәк рус теле кирәк булачак, туган тел качмас дигән ялгыш фикердә торучы ата-аналар шактый. Бу очракта аларны аңлап та була кебек, телебезгә ихтыяҗ булмау, БДИны бары тик рус телендә генә тапшыру шарты куелу сәбәпле, ата-аналар мәктәптә балаларын русча укытуны таләп итәләр. Минемчә, хикмәт баланың кайсы телдә белем алуына бәйле түгел. Барлык фәннәрне дә татар телендә үзләштереп, имтиханнарын югары балларга тапшырган укучыларны эзләп азапланасы юк. Бу очракта ата-аналарга уйланырга җирлек бар дип уйлыйм.
Бүгенге көндә күп кенә ата-аналарның үзләренең дә туган телне белмәүләре мөһим мәсьәлә булып тора. Ә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез ана телен гаиләдә өйрәнә. Миллиардтан артык халкы булган Кытай җөмһүриятендә 5 меңгә якын татар яши. Кытайларның Татарстанга килеп татар телен өйрәнүләре, хәтта югары уку йортында белем алулары соклану уята. Ә безнең арада үз туган телен белә торып та, вата-җимерә рус телендә сөйләшергә теләүчеләрне күреп күңел әрни.
Телебезне саклап калу өчен, татар кешесендә милли горурлык хисе яшәве зарур. Ни кызганыч, әле бүген татарның горулыгы җитеп бетми. Арада бер рус кешесе булса, без, татарлар, русча сөйләшә башлыйбыз. Нәтиҗәдә, башка милләт кешесенә татар телен өйрәнү ихтыяҗы тудырмыйбыз. Шуны онытмыйк: бары тик телебезне, милләтебезне үзебез хөрмәт иткәндә генә, аны башкалар да хөрмәт итәчәк.
Һәрбер татар кешесе үз телен хөрмәт итәргә тиеш. Авыл җирләреннән калага килгән татар балаларының ана телен санга сукмавы, хәтта онытулары гадәти хәлгә әверелде кебек. Бөтен җирдә реклама, белдерүләр, эш кәгазьләре -рус телендә, күп кенә яшьләр, татар баласы булуына карамастан, русча сөйләшүне кулайрак күрә.
Дөньяда телләр бик күп, ә кешенең беренче тапкыр "әннә" дип аваз салган теле бер генә булырга тиеш. Аннан оялмаска, киресенчә, телебезнең сафлыгы һәм бөеклеге өчен бергәләп көрәшергә кирәк. Телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.
Фикеремне бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап, без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйле".
Гөлназ НӘҖИПОВА, Кукмара беренче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев