Кукмара аграр көллиятендә эшче һөнәренең мөһимлеген аңлаган яшьләр укый (фото)
Илебездә 40 меңнән артык һөнәр булса да, күпчелек яшьләр һаман юрист, хисапчы, менеджер, икътисадчы белгечлекләренә тартыла. Дәрәҗәле бит, янәсе! Һөнәрең буенча эш таба алмасаң, дипломыңа карап өйдә утырудан ни файда? Ә менә эшче һөнәрләргә исә ихтыяҗ беркайчан кимеми. Эретеп ябыштыручы, пешекче, тракторчы, авыл хуҗалыгы белгечләренә бүгенге көндә сорау аеруча зур....
Илебездә 40 меңнән артык һөнәр булса да, күпчелек яшьләр һаман юрист, хисапчы, менеджер, икътисадчы белгечлекләренә тартыла. Дәрәҗәле бит, янәсе! Һөнәрең буенча эш таба алмасаң, дипломыңа карап өйдә утырудан ни файда? Ә менә эшче һөнәрләргә исә ихтыяҗ беркайчан кимеми. Эретеп ябыштыручы, пешекче, тракторчы, авыл хуҗалыгы белгечләренә бүгенге көндә сорау аеруча зур. Кукмара агар көллиятендә дә нәкъ менә киләчәк турында уйлаган, эшче һөнәренең мөһимлеген аңлаган яшьләр укый. Укуда да, мәдәният-сәнгатьтә дә, спортта да алдынгылар рәтендә алар. Көллияттә белем алучы егет-кызларның үзләре белән якыннанрак танышып кайттык.
500 студент!
Көллиятнең көндезге бүлегендә бүгенге көндә әнә шулкадәр студент укый. Студентларның барысы да тугызынчы сыйныфны тәмамлап алынганнар. Кукмара, Саба, Балтач, Мамадыш, Киров өлкәсеннән килгән укучылар авыл хуҗалыгы җитештерү мастеры, пешекче, кондитер, автомеханик, гомумтөзелеш эшләре мастеры, авыл хуҗалыгы механизациясе белгечлекләрен үзләштерә.
-160 укучы тулай торакта яши. Ә калганнарын өч автобус иртә белән авыллардан барып ала, дәресләрдән соң, өйләренә озата. Автомобиль йөртү таныклыгы алган студентларның күбесе исә соңгы курсларда үз транспортларына өстенлек бирәләр, - ди көллият директоры Азат Гатин. - Урта һөнәри белем алучы егетләргә көллияттән соң югары уку йортларының көндезге яисә читтән торып уку бүлекләренә күчеп уку мөмкинлеге бирелә. Казан дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлек иткәнлектән, егетләрнең күбесе әлеге белем йортын сайлый.
Шунысы яхшы: көллияттә уку һәм практика бергә алып барыла. Кукмара тегү фабрикасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Восток" һәм Вахитов исемендәге хуҗалыклар белән аеруча тыгыз хезмәттәшлек оештырылган. Көллият директорының сүзләренә караганда, тегүче кызлар киләсе елдан укый да, эшли дә алачаклар икән. Дуаль белем бирү системасы берничә көн уку һәм берничә көн фабрикада хезмәт куюны үз эченә ала. Тегүчеләргә эш хаклары да түләнәчәк.
-Ветеринария фельдшерлары, продуктларны эшкәртү һәм саклау буенча технологлар да әзерләү нияте бар. Шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерү мастерлары белгечлегенә укыту буенча да лицензия алдык. Алар яңа төзелгән мега-фермаларда урнаштырылган җайланмаларны көйли, эшләнешләрен тәэмин итә, ремонтлый алачаклар, - ди Азат Гатин. - Көллияткә килгән укучыларның киләчәккә планнары, максатлары булуга сөенәм. Эшче һөнәрләренең бүгенге көндә, чыннан да, абруе зур. Тегүчеләр дә, ташчылар да, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә һөнәрле яшь белгечләр бик кирәк.
Чемпионаттан җиңү белән
Көллият студентлары Казан ярминкәсендә эшче һөнәр ияләре арасында оештырылган WorldSkills Russia ярышларында да уңышлы чыгыш ясап кайтканнар иде. "Яшь профессионаллар" чемпионатында икенче курс студенты Фәннур Бикмөхәммәтов, Владимир Васильев, Станислав Копаровлар призлы урыннарга чыкты.
-Мин - Чишмәбаш авылыннан, икенче курста укыйм, техник-механик һөнәрен үзләштерәм. Көллиятне тәмамлагач, укуымны аграр институтта дәвам итәргә телим, - ди Фәннур Бикмөхәммәтов. - Конкурс-бәйгеләрдә һәрдаим катнашырга тырышам. Чемпионатка исә аеруча ныклап хәзерләндек. Анда безгә төрле биремнәр тәкъдим иттеләр. Әйтик, билгеле бер вакыт эчендә ватылган пресс, комбайнны көйләп, эшләтеп җибәрергә кирәк. Шулай ук транспортларның электр җиһазларын да төзекләндерергә, тракторда йөреп күрсәтергә кирәк иде. Барлык биремнәрне дә уңышлы башкарганнан соң, җиңүчеләр исемлеге аталды, мин өченче урынны алдым. Киләчәктә үз тормышымны авыл хуҗалыгы белән бәйлисем килә. Өебездә ике трактор, аларга кирәкле булган барлык агрегатлар да бар. Шушы көннәрдә 18 яшем тулды, җиңел автомобиль йөртүгә таныклык алдым.
Көллиятнең производствога өйрәтү мастеры Рифат Хәбиев сүзләренә караганда, ике төркемдә 50дән артык укучы гомумтөзелеш эшләре белгечлеген үзләштерә.
-Бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе ул. Чөнки төзелешләр гөрләп бара, аларның барысына да эшче көчләр, аеруча ул өлкәдә белеме булган кадрлар кирәк. Бездә укыган егетләрнең берсе дә тормышта югалып калмаячак, - ди ул. - Владимир Васильев исемле егетебез чемпионатта да катнашты. Тиешле таләпләргә туры китереп, кирпеч стена үрнәге төзеп күрсәтте. Укучыларыбызның уңышлары безнең өчен дә сөенеч.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Кызлар гына түгел, хәтта егетләр дә көллияттә пешекче һөнәрен бик теләп үзләштерә. Алар ике елдан артык вакыт эчендә 3-4 разрядлы пешекче-кондитер белгечлеге алып чыгалар. Кафе, ресторан, ашханәләрдә эшләү өчен дә менә дигән һөнәр бит! Аннары үз эшеңне ачып җибәргән очракта да белемле пешекчеләр эзләп әллә кая барасы булмый.
Айгизә Ногманова белән Ләйсән Корбановалар - икесе дә икенче курс студентлары. Берсе - Кукмарадан, икенчесе Балтач районыннан.
-Көллияткә тугызынчы сыйныфтан соң килдек. Хатын-кыз өчен аеруча кирәкле һөнәрләрнең берсе булганлыктан, пешекче-кондитер белгечлеген сайладык. Төркемебездә өч егет тә бар. Безгә биредә уку бик ошый, - диләр алар. - Беренче карашка җиңел кебек тоелса да, әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре бар. Без укыйбыз да, алган белемнәребезне практикада да сыныйбыз. Салкын кабымлыклар әзерләргә, лагман, солянка, шулай ук икенче ашлар пешерергә яратабыз. Сәнгатьне дә үз итәбез: җырлыйбыз, биибез. Көллият студентлары булуыбыз белән без бик бәхетле.
энә-җеп кенә димәгез...
Кулың һөнәр белү бүгенге көндә аеруча мөһим. Әнә бит Яңа Комар авылы кызы Алина Анисимова пешекче һөнәрен дә үзләштергән, хәзер исә тегүчелеккә укый. Удмурт кызы булуына карамастан, саф татарча сөйләшә ул.
-Кайберәүләрдән: "Кулыңа инә-җеп тота белсәң, шул җитә ул", - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма аның белән генә эш бетми әле. Иң элек теләк булырга тиеш, - ди Алина. - Мәктәптә укыганда ук тегәргә ярата идем. Биредә һөнәремне тагын да үстердем. Үземә күлмәк, өч яшьлек энемә чалбар, жилет тектем. Әти-әниемә дә бик ошады. Урын-җир комплектларына, алъяпкычларга заказларым бик күп. Өйдә тегү машинасы бар. Шуның өчен бераз акча эшләп, әти-әниемә дә булышам.
Алина кул эшләренә бик оста, "Бәйләү" түгәрәгенә дә йөри. Волейболчы кыз спорт чараларыннан да читтә калмый.
Көллият талантларга бай
Кукмара агар көллияте коллективының чыгышын район Мәдәният йортында узган "Җыр белән хезмәтне бәйләп" дигән фестивальдә күрергә туры килде. Укытучылар да, студентлар да җыр бәйрәмендә бик яхшы итеп чыгыш ясадылар, өч сәгатькә якын үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-Мин үзем дә көллиятнең чыгарылыш укучысы, - ди белем йортының сәнгать җитәкчесе Алисә Матвеева. - Бездә, чыннан да, талантлар бик күп. Иң уңган, иң булган студентлардан торган "Яшьлек тавышы" дигән төркем оештырдык. Әлеге төркем ел саен яңарып тора. Кызлар-егетләребез районда гына түгел, республикакүләм бәйгеләрдә дә катнашалар. "Без - бәхетле буын" дигән конкурста уңышлы чыгыш ясап, бәйгенең "Пирамида" күңел ачу комплексында узган турында да катнаштык. Студент егетебез Муса Фәттахов Габдулла Тукайга багышлап уздырылган "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дигән республика бәйгесендә беренчелекне алды.
Үзенең моңлы тавышы белән тамашачылар күңелен яулаучы Мәмәшир егете Айнур Исхаков беренче курста укый. Ул көллиятне авыл хуҗалыгы производствосы мастеры буларак тәмамлаячак. Әлеге белгечлек үз эченә тракторчы, авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүче слесарь, терлекчелек комплексы һәм механикалаштырылган фермалардагы оператор вазыйфаларын да үз эченә ала.
-Без күп итеп мал-туар асрыйбыз, үзебезнең авыл хуҗалыгы техникалары да шактый. Техниканы бик яратам, киләчәктә фермер хуҗалыгы буларак оешып, үз эшчәнлегебезне башлыйсым килә. Мин түләүле курсларда эретеп ябыштыручы, электрик белгечлекләрен дә үзләштердем. Алар барысы да миңа киләчәктә кирәк булачак, - ди Айнур. - Көллиятне тәмамлагач, югары уку йортында укуымны дәвам итәргә җыенам, армиягә дә барып кайтасы булыр. Дәресләрдән тыш, мин әле көллияттәге "Сәнгать" түгәрәгенә дә йөрим. Аңарчы җитәкчем Алия Курочкина кул астында Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә укыган идем. Җырларга бик яратам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев