Кәркәүч буасын төзекләндерү төгәлләнеп килә
Озакка сузылган көзге яңгырлар да эссе, корылыклы җәй турындагы хатирәләрне күңелләрдән юып алмады. Күпме көч куеп үстергән иген, бәрәңге уңышының көтелгәннән кимрәк җыеп алынуы бу хакта искәртеп тора. Әйе, соңгы берничә елда кабатланып килгән корылык авыл хуҗалыгы культураларын игүдә сугару системасын куллануның зарурлыгын тагын бер кат раслады. Бу ысулдан файдаланган...
Озакка сузылган көзге яңгырлар да эссе, корылыклы җәй турындагы хатирәләрне күңелләрдән юып алмады. Күпме көч куеп үстергән иген, бәрәңге уңышының көтелгәннән кимрәк җыеп алынуы бу хакта искәртеп тора. Әйе, соңгы берничә елда кабатланып килгән корылык авыл хуҗалыгы культураларын игүдә сугару системасын куллануның зарурлыгын тагын бер кат раслады. Бу ысулдан файдаланган хуҗалыклар отты гына. Вахитов исемендәге, "Восток", "Урал", "Рассвет", Кукмара аграр көллияте һәм башкалар әнә шундыйлардан. Ә бит барлык цивилизацияле илләрдә басуларга су сиптерәләр икән. Илебез хөкүмәте, республикабыз җитәкчелеге мелиорацияне торгызу һәм киң җәелдерүне юкка гына алгы планга куймады.
-Бу бурычны үтәү өчен иң мөһиме - буаларны саклап калу, гидротехник корылмаларны төзекләндерү. Җыелган су булганда, эшләргә була. Гомумән, безнең климат шартларында үсемлекчелекне сугарудан башка күз алдына китерү кыен, - ди "Кукмара"Мелиоводстрой" җәмгыяте җитәкчесе Тимерхан Әхмәтҗанов. Үзенең озын хезмәт юлын мелиорациягә багышлаган, әлеге тармакны үстерүгә зур өлеш керткән белгечнең фикере белән килешми булмый. Ул эшләгән чорда районда 32 буа төзелеп, сугарыла торган мәйданнарның 3,2 гектарга җиткәне мәгълүм.
"2012-2014 елларга Татарстан Республикасында гидротехник корылмаларны торгызу буенча мелиорация эшләре" дигән максатчан программа кысаларында Тимерхан Әхмәтҗанов янәдән бу эшкә җиң сызганып керешкән. Никадәр хезмәте кергән буа-плотиналарның язмышына ничек битараф калсын?
-Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның хәер-фатыйха бирүе күңелемне үстереп җибәрде, - ди мелиоратор. Ул җитәкләгән оешма бүгенге көндә Кәркәүч авылы янындагы буага капиталь ремонт ясауны төгәлләп килә. Бу эшне Республикабызның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәргән тендерда отканнар.
-1979 елда төзелеп, авыл халкына 30 елдан артык хезмәт иткән буа төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Шудырмасы (задвижка) сынып, соңгы вакытта ул ташландык хәлгә килде. Авыл халкының карап торган бердәнбер сулыгы булгач, борчылган идек инде. Хәзер аңа проектта каралганнан да арттырып, бик яхшы реконструкция үткәрелде,- дип телефоннан шалтыратып, шатлыгы белән уртаклашты шушы авылда яшәүче Гафан Насыйров. Киләсе елларда басуларда сугару эшләренең яңартылачагына да өмет белдерде.
Дөрестән дә, биредә киң колачлы эш башкарылган. Буаның су агызу корылмасы төзекләндерелгән, яңа шудырма һәм торбалар куелган, ярлары балчык һәм вак таш белән ныгытылган. 4 айга исәпләнгән эшне 1 ай ярымда үтәп, көзге салкыннарга кадәр төгәлләргә тырышулары. Шунлыктан механизаторлар вакыт белән исәпләшеп тормыйлар. Аларны көнгә өч тапкыр ашату оештырылган. "Тукай" агрофирмасы һәм авыл җирлеге җитәкчелеге дә һәрчак ярдәм итәргә әзер.
Быел гына оешуына карамастан, алда әйтелгән җәмгыять Күкшел авылы халкын су басып интектергән елга юлын да казып, тирәнәйтергә өлгергән. Нурминкә, Мишә елгаларының ярларын төзекләндерү тәҗрибәсе булган җитәкче бу юлы да сыйфатлы эш күрсәткән.
Басуларны сугару мәсьәләсенә килгәндә, аның үз фикере:
-Районда 36 плотина булуын исәпкә алсак, 5 мең гектар мәйданны сугарырлык мөмкинлек бар, - ди ул.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
фото: http://newsmiass.ru/image.php?news=26548
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев