Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Красный Октябрь истәлекләр белән яши (фотолар)

Райондагы кечкенә авылларны барлавыбызны дәвам итәбез. Бу юлы моннан 87 ел элек нигез салынган Красный Октябрь якларына юл тоттык. Урман буена сыенып утырган әлеге авылның да гөрләп торган чаклары булган: фермалар, клуб, башлангыч мәктәп, кибет эшләгән. Боларның хәзер берсе дә юк. Йортларның да нибары тугызында гына кешеләр яши. Аяклы тарих...

Райондагы кечкенә авылларны барлавыбызны дәвам итәбез. Бу юлы моннан 87 ел элек нигез салынган Красный Октябрь якларына юл тоттык. Урман буена сыенып утырган әлеге авылның да гөрләп торган чаклары булган: фермалар, клуб, башлангыч мәктәп, кибет эшләгән. Боларның хәзер берсе дә юк. Йортларның да нибары тугызында гына кешеләр яши.

Аяклы тарих

Әлеге сүзләр авыл аксакалы Абдул абый Мөлековка атап әйтелгән кебек. Яу кырында ут-суларны кичкән ветеран тарихны да энәсеннән җебенә кадәр белә, бүгенге ил-көн яңалыклары белән танышып барырга да вакыт таба. Әңгәмәбезне исә авылның үткәнен барлаудан башладык.

-Элек авыл урынында куе урманлык була. Андагы агачларны кисеп урын әзерлиләр һәм Әсән-Елга авылыннан кешеләрне күчерә башлыйлар. Иң беренчеләрдән булып бирегә Сәмигъ абзый килеп төпләнә, аңа башкалар да кушыла. Һәр кешегә 4,5x5 метрлы үлчәмдәге йортка җитәрлек агач бирүләрен, 4-5 яшьлек кенә булуыма карамастан, мин дә яхшы хәтерлим. Авылда елдан-ел халык саны артты. Хөкүмәт тә үзенең ярдәменнән ташламады. Күпчелек иген үстерү белән шөгыльләнде. 1937 елда төзелгән фермага сыерлар, буаз таналар урнаштырылды. Бераздан колхоз сарык үрчетүгә күчте, - дип сөйли ул. - Авыл атамасының килеп чыгышы колхоз исеме белән бәйле. "Красный Октябрь" колхозына яраклаштырып, авылны "Кызыл Октябрь" дип йөртә башладылар. Колхозда иң беренче хуҗалык рәисе Тимергали Нигъмәтуллин иде, аннан соң Вакыйф Ягудинны билгеләделәр. Колхоз бик бай иде безнең. Эшләгән һәр кешегә мул итеп ашлык бирделәр. Иген урырга хәтта Саба районыннан да киләләр иде. 1956 елда колхозга "Хрущев" дигән исем бирелде. Анда 1958 елдан җиде ел дәвамында мин рәис булып тордым. Авылның бетүенә борчылам. Һавасы саф, табигате матур - яшьләргә йорт төзеп төпләнәсе генә дә. Әмма аларны шәһәр үзенә тарта шул...

Абдул абыйның гомер иткән, балалар үстергән пар канаты Сәйдәбану апа, чирләп торуына да карамастан, җылы ятагыннан торып, сарык фермасында эшләгән вакытлары турында искә төшерергә үзендә көч тапкан иде.

-Бер эштән дә курыкмадым, тырыш һәм җитез булдым. Сарыкларны сәндерәгә үзем күтәреп сала, төшкә кадәр - унөч, ә инде көннең икенче яртысында уникесенең йонын ала идем. Ярышларда да беркайчан беренчелекне бирмәдем. Хезмәтем өчен иң элек йокы күлмәге, икенче елны стена сәгате бүләк иттеләр. Сәгать әле хәзер дә кадерле истәлек булып, аш бүлмәсендә саклана. Берсендә бригадир минем ничә минутта сарык йоны алуымны сәгатенә карап торган. тугыз минутта эшемне төгәлләгәнмен. Хәзер бик картайдык. Абдул туксанны түгәрәкләде, миңа да 85 тула. Вакытсыз арабыздан киткән ике балабызны бик юксынабыз, бер генә мизгелгә дә күңелдән китмиләр, - дип сөйләгәндә аның күзләреннән мөлдерәп яшь бөртекләре тәгәрәгән иде. Шушы көннәрдә Сәйдәбану апа үзе дә мәңгелеккә күзләрен йомган икән.

Бер-берсенә иптәш

Красный Октябрь авылы киленнәре - бертуган Сәвия Сафина һәм Зәйтүнә Ибраһимоваларның биредә яшәүләренә 50 елдан артык вакыт узып киткән. Икесе дә балалар үстереп, аларны башлы-күзле иткәннәр. Хәзер оныклары һәм оныкчыкларына куанып, бәхетле картлык кичерәләр. Тик...бер яклары китек - янәшәләрендә гомер иткән газиз ирләре генә юк, икесенеке дә бакыйлыкка күчкән.

-Биш малаем бар. Өчесе - Поч.Кучукта, берсе Кукмарада яшиләр, төпчегем Казанда төпләнде. Атна ахырында, бәйрәмнәрдә гаиләләре белән бергә кайтып, йорт-кура тирәсендәге бар эшне башкарып китәләр, - ди гыйнвар аенда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Сәвия апа. - Мин яшь вакытымда Кукмара халык судында сәркатип, "Госстрах"та хисапчы булып эшләдем. Ә инде кияүгә чыккач, бер ел авылда кибетче булып торганнан соң, сарык фермасына күчтем. Ул вакытларда бар җирдә кул хезмәте бит. Суны көянтә-чиләкләп ташый идек. Барлык авыл халкы бергә җыйналып, яз-көз сарык йоны алган вакытларны да бер онытасым юк. Йонның бер килограммы өчен өч сум акча түләделәр. Фермада эшләгәнгә дә хезмәт хакларын вакытында алып бардык. Бүгенге тормышым, Аллага шөкер, бик рәхәт: өйгә газ кергән, суны коедан насос ярдәмендә суыртып алам. Кибет юк, дип тә зарланмыйм, балалар азык-төлекне мулдан алып кайталар. Ике-өч өй аша гына апам яшәүгә дә сөенеп бетә алмыйм. Аның белән бергә Княгордан почтальон кыз Светлана Ишаеваны көтеп алабыз. Пенсия дә бирә, түләүләрне дә җыя, газета да өләшә ул. Авырмасын гына.

Зәйтүнә апа да гомере буе фермада эшли. Без кергәндә ишегалдында, җил-җил атлап, кар түгеп йөри иде ул.

-Тик утырырга бер дә яратмыйм, - ди акъәби. - Күбрәк хәрәкәтләнгән саен буыннар языла, кан тамырлары өчен дә файдасы зур аның. Олы маллар тотмыйм инде хәзер, тавыкларым гына бар. Ишегалдына чыккан саен алар белән серләшеп керәм. Бакчага яшелчә, җиләк-җимешләрне дә мул утыртам, урманны да бик яратам. Алмагачларым гына үзем белән бергә картаялар.

1967 елда авылда чыккан янгын өлкәннәр күңеленә аеруча уелып кереп калган. 44 хуҗалыкның 22се ул көнне янып, кара күмергә әйләнә. Ут афәтеннән зыян күрүчеләргә Поч.Кучукта йорт төзеп бирәләр.

Матур пар

Тормыш сукмагыннан акрын гына парлап атлаучы Минебану һәм Рафаэль Шакировлар, сигезенче дистәгә таба баруларына карамасан, сөбеханалла, кияү белән кәләш шикелле.

-Күп еллар колхозда хезмәт куйдык, яшь калуыбызның сере, бәлки, шундадыр да, - ди Рафаэль абый. - Минебану сарыклар карады, мин комбайн иярләдем, бригадир, ферма мөдире вазыйфаларын да башкардым. Без эшләгән чорда фермадагы сарыкларның 750 башка кадәр җиткән чаклары булды. Бишәр төркемдә дә бер-бер артлы бәкәйләгән вакытларында аеруча җиң сызганып эшләргә туры килә иде. Хәзер буш торучы ферма биналарына карыйм да, йөрәгем сулкылдап елый...

Шакировлар бик бәхетле картлык кичерә. Бүгенге көндә "Әсәнбаш" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсендә механизатор булып эшләүче уллары Раниф белән бергә яшиләр. Калган балалары да туган йортка эзне суытмый, атна саен диярлек кайталар. Әти-әни өчен анысы аеруча мөһим!

Хыяллар зурдан

Әлфия һәм Алмаз Корбановлар - авылдагы иң яшь гаиләләрнең берсе. Икесе дә Кукмарада эшләүләренә (берсе - аптекада, икенчесе - район электр челтәрендә.- авт.) карамастан, әти-әниләре торгызган төп йортның утын сүндермичә, авылда бик матур итеп яшиләр.

-Иртәнге якта барлык мал-туарны карап, эшләрне төгәлләгәннән соң, юлга кузгалабыз. Олы улыбыз Азат Кукмара 3нче мәктәбенең 9 сыйныфында, Ислам Поч.Кучук мәктәбенең 5 сыйныфында укыйлар, 4 яшьлек Самат балалар бакчасына йөри. Бер ияләнгәч, йөреп эшләүнең бер авырлыгы юк. Кукмара белән авыл арасы - 15 минутлык юл, - ди Әлфия ханым. - Мин тумышым белән күрше авылдан гына. Авылны бик яратам, шунлыктан өебезне ташлап читкә чыгып китү турында уйлаган да юк. Күп итеп маллар асрыйбыз. Өч сыер, бозауларыбыз бар. Ел саен 600 данә тәүлеклек чебеш алабыз. Аны үстереп, сатудан шактый табыш керә. Сөт, эремчек, майларны үзем белән Кукмарага алып барам, тиз арада алып бетерәләр.

Авылда терлек тотучылар аз булгач, көтү чыкмый. Шуның өчен Корбановларның маллары җәйне утарда чыга. Бакчалары да бик зур аларның. Күп итеп бәрәңге игәләр һәм аның да үзләреннән артканын саталар икән.

-Хыяллар зурдан. Киләчәктә үз эшчәнлегебезне крестьян-фермер хуҗалыгы буларак дәвам итәргә телибез. Теплицалар урнаштырып, аларда күпләп яшелчә, җиләк-җимеш кәлшәләре, кыяр-помидорлар үстерергә планлаштырабыз, - ди Алмаз. -Күз курка, кул эшли бит. Яшь вакытта тырышсаң, олыгайгач күпкә җиңел була ул.

Фәниз ГАЙНЕТДИНОВ, Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы:

-Бу җәйдә Красный Октябрь авылындагы ике коены чистартып, тулысынча тәртипкә китерәчәкбез. Ә инде иң төп проблемаларның берсе булган - юллар мәсьәләсе алдагы елларда хәл итәргә планлаштырыла.

1938 елда авылда 179 кеше яшәгән булса, 1949 елда халык саны 218гә җитә. 1970 елда - 101, 1979да - 87, 1989да - 45, 2002дә - 43, 2015 елда 20 кеше яши.

Красный Октябрь авылыннан сугышка 45 кеше китә, 23е туган ягына әйләнеп кайта. Бүгенге көндә авылда бер генә сугыш ветераны исән-сау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев