Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күппрофильле лицейның 6 сыйныф укучылары иҗаты

Кадерле әниләргә багышлана Бу дөньяда иң яраткан кешем бар. Ул- минем әнием. Әниемнең исеме Эльвира. Ул сәнгать мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли. Өйдә булганда әни тәмле ризыклар пешерә. Бигрәк тә миңа аның бәлеше бик ошый. Өйдә Һәрвакытта чиста, киемнәр юылган. Йокларга ятканда Һәрвакыт безгә тыныч йокы тели, ә иртән безне...

Кадерле әниләргә багышлана

Бу дөньяда иң яраткан кешем бар. Ул- минем әнием. Әниемнең исеме Эльвира. Ул сәнгать мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли.

Өйдә булганда әни тәмле ризыклар пешерә. Бигрәк тә миңа аның бәлеше бик ошый. Өйдә Һәрвакытта чиста, киемнәр юылган. Йокларга ятканда Һәрвакыт безгә тыныч йокы тели, ә иртән безне йокыдан уята Һәм мәктәпкә озата. Әниемнең яраткан тапшырулары - татарча концертлар. Ә кухняда ашарга пешергәндә ул һәрвакытта "Болгар" радиосын тыңлый.

Аның яраткан ел фасылы - җәй. Җәй көне ул бакчада эшләргә ярата, тәмле карлыган, чия, җиләк кайнатмаларын кайната, компотлар, салатлар әзерли, кыярлар тозлый. Мин дә аңа булышамүзем дә аннан күреп өйрәнәм.

Әнием булу нинди зур бәхет! Мин һәр баланың да әниләре белән үсүләрен телим. Әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, әни кадерен белик.

Илүзә ФӘСХЕТДИНОВА

***

Минем әниемнең исеме Энҗе . Мин әниемне бик яратам . Ул киез итек-киез комбинатында эшли. Минем әнием бик тәмле пешерә һәм безне тәмле ашлары, бәлешләре белән гел сыйлап тора. Ул эштән арып кайта, шуңа да мин аңа булышырга тырышам: өй җыештырам, гөлләргә су сибәм, кибеткә барам. Аны борчымас өчен, мәктәптә дә яхшы укырга тырышам. Әни мине бик ярата, ул миңа яхшы киңәшләр бирә, матур киемнәр ала. Ул минем барлык уңышларыма да сөенә.

Минем әнием - дөньядагы иң матур, иң-иң яхшы әни.

Адель АЛЕКСЕЕВ ***

Дөньяда иң кадерле кеше ул - әни. Ул безне туганнан ук яратып үстерә. Әниемнең исеме Ольга. Аңа утыз биш яшь. Ул бик матур, акыллы, игелекле. Әнием тегү фабрикасында эшли. Эштән бушаган вакытында ул камыр ризыкларын әзерли, китаплар укый. Мин әнигә өйдә булышам: тузан суыртам, су алып кайтам һәм башка эшләр эшлим.

Без гаиләбездә биш кеше. Без бик тату яшибез. Гаиләбездә бөтен кеше татар, ләкин әнием генә рус. Әнием рус булса да, татар телен белә һәм миңа дәресләр әзерләргә булыша. Әнине сакларга кирәк, чөнки ул берәү генә. Ул авыр вакытларда безгә булышучы. Әниегезне яратыгыз! Ул безнең өчен иң кадерле һәм якын кеше.

Айнур ГАЙФУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев