Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күпне күргән Акъәби

Озын гомер кешегә нәселдән, геннардан бирелә, ди галимнәр. Кеше туксан яшен тутыргач, картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр дә бар. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә күңел көрлеген югалтмаган кешеләр яши арабызда. Сүзем узган ел йөз яшен тутырган авылдашыбыз, тыл ветераны Мәскүрә апа Әхмәтова хакында. 1915...

Озын гомер кешегә нәселдән, геннардан бирелә, ди галимнәр. Кеше туксан яшен тутыргач, картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр дә бар. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә күңел көрлеген югалтмаган кешеләр яши арабызда. Сүзем узган ел йөз яшен тутырган авылдашыбыз, тыл ветераны Мәскүрә апа Әхмәтова хакында.

1915 нчы елның ноябрендә Төркәш авылында Муллахмәт һәм Мәгъфүрә апаларның күп балалы гаиләсендә алтынчы бала булып туа ул. Аның балачагы бик авыр елларга туры килә: коллективлаштыру чоры, ә аннан соң аяусыз Бөек Ватан сугышы.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, үз ишләре арасында актив, чаялыгы белән аерылып торган кызны Төркәш авылы секретаре итеп билгелиләр һәм шул ук елны Казанга авыл хуҗалыгы техникумына укырга җибәрәләр. 1938-1940 нчы елларда Мәскүрә апа шунда белем ала.Ә Бөек Ватан сугышы елларында яшь белгечкә Тәкәнеш районының баш агрономы вазыйфасын башкарырга туры килә. Ул елларда Тәкәнеш районына 30лап авыл кергән һәм ул республиканың иң зур районнарыннан саналган. Яшь, чая, шул ук вакытта белемле дә Мәскүрә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Аның әле оештыру сәләте дә бик көчле була. Шуларны күреп, кызны райком әгъзасы итеп сайлыйлар һәм бик җаваплы эшне - башлангыч партия оешмасының парторгы эшен тапшыралар. Бу хезмәте өчен ул "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен" медале белән буләкләнә.

Сугыштан соң Мәскүрә апа бик күп тормыш сынаулары узган хәрби егет Зәки Кәримов белән тормыш корып җибәрә. Бу бәхетле гаиләдә 3 кыз бала дөньяга килә: Зөһрә, Роза, Суфия.

Тормыш дигәнең Мәскүрә апаны сынавын дәвам итә. Бик яшьли олы кызлары гүр иясе була. Озак та үтми, 1963 нче елда ике кызын, яраткан тормыш иптәшен ялгыз калдырып, Зәки абый да мәңгелеккә китеп бара. Бөтен авырлык 47 яшьлек Мәскүрә апа җилкәсенә төшә. Кызлары өчен ул әни дә, әти дә була. Ул аларга яхшы тәрбия бирү белән беррәттән югары белем алырга да ярдәм итә. Кызы Роза апа Нырты урта мәктәбендә 40 елга якын балаларга рус теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирә.Аның тормыш иптәше Наил Аллахияр улы минем укытучым, бик белемле математика укытучысы иде. Кызганычка каршы, ул инде мәрхүм.

Мәскүрә апаның икенче кызы Суфия апа 35 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт итте, бүгенге көндә лаеклы ялда. Алар тормыш иптәше Вәкил абый белән Нократ Аланы шәһәрендә яшиләр. Атнаның өч көнен әниләре янында үткәрәләр.

Мәскүрә апа кызы Роза һәм анын гаиләсе белән бер нигездә яши. "Әниемнең изге киңәшләре, җылы сүзләре мине гомерем буе саклап, яклап килде. Без бик тату яшәдек, әнием - өемнең җылысы, минем өчен гел үрнәк булды", - ди Роза апа.

Чыннан да, Мәскүрә апаның урыны өйнең түрендә. Ап-ак яулыкларын ябып, гел елмаеп торган әбине Акъәбигә тиңләр идем. Әле бүгенге көндә дә Коръән укып, намазын калдырмаган Мәскүрә әбигә сәламәтлек телим. Балаларын, онык һәм оныкчыкларын сөендереп әле тагы да яшәсен иде. Барыбызга да гомер көзләребездә менә шушы гасыр яшьтәше булган Мәскүрә әби кебек тулы акыл белән һәм кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булса иде.

Гөлнара Мирзагаянова, Нырты урта мәктәбенең татар теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев