“Коляскага рәхәтлектән утырмадым”, - ди Әсән-Елга авылында яшәүче Миннегөл Семенова
Аның тормыш юлы катлаулы. Әмма, кыенлыкларга баш имичә, гомумән, ул турыда уйламаска тырышып яши Миннегөл апа Семёнова. Йомшак кәнәфидә утырган килеш, бик нәфис итеп зәңгәрсу башлык бәйләгән җиреннән каршы алды ул безне. "Янсыбы авылында инвалид бер кыз яши, диделәр. Аны күптәннән күрәсем килә иде, беркөнне район Мәдәният йортында булган концертта...
Аның тормыш юлы катлаулы. Әмма, кыенлыкларга баш имичә, гомумән, ул турыда уйламаска тырышып яши Миннегөл апа Семёнова.
Йомшак кәнәфидә утырган килеш, бик нәфис итеп зәңгәрсу башлык бәйләгән җиреннән каршы алды ул безне. "Янсыбы авылында инвалид бер кыз яши, диделәр. Аны күптәннән күрәсем килә иде, беркөнне район Мәдәният йортында булган концертта таныштык. Башлыкны да аңа атап бәйлим", - диде ул.
Язмышы катлаулы дигән идем. Ә ул үзе турында исә, елмаеп, шаяртып кына сөйләп узды. Миннегөл апаны тыңлаганда көчле рухлылыгына, тырышлыгына соклансам да, аны кызганудан тамагыма төер утырган мизгелләр дә булды.
-Чигайка авылыннан Әсән-Елгага тау башыннан гына йөгереп төштем дисәм дә була, - дип сүзен башлады ул, бирегә килеп урнашуын аңлатып. -Әмма аңарчы шактый урау юллар үтәргә туры килде.
Кенәбаш авылында туып-үскән Миннегөл, 8 сыйныфны тәмамлагач, Кукмара мех фабрикасында эшләү өчен ФЗӨгә укырга керә. 1974 еллар була бу. Ә инде берничә елдан, кияүгә чыгып, ике бала табарга да өлгерә. Ире белән тормышы барып чыкмый, авылына кайткан егерме ике яшьлек Миннегөлне Воркутадагы абыйсы кызлары белән бергә үз янына чакыра. "Ул чорда совхозлар күп иде, фермага сыер савучы булып урнаштым, - дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.- Малларны җәйләрен тундрага алып чыгып китеп, ай буе шунда торып кайткан чаклар да булды. Фермадагы чисталыкка ис китәрлек: мөдир торбалардагы тузанны ап-ак кулъяулык белән генә сөртеп тикшерә иде".
Миннегөл апа Воркутада икенче тормыш иптәше белән таныша.
- Семен Семенович милләте буенча - украин иде, ун ел гына бергә яшәп калдык, үтерделәр аны,- ди Миннегөл апа стенадагы, икесе бергә төшкән фоторәсемгә күрсәтеп. - Балаларны бик яратты, хәтерлим әле, берсендә өйгә керсәм, кызларым Римма һәм Наилә белән бергә өй эчендә футбол уйныйлар. Мине күрүгә тавыш-тынсыз гына бар җирне тәртипләп куйдылар. Семеннан ике бала - Наташа белән Русланны алып кайттым. Ул бервакытта да болары - минеке, ике кыз - ияреп килгән дип аермады. Барысын да тигез яратты. Семен белән яшәгән ун елым -әйбәт дип, сагынып сөйләрлек елларым. Аны югалткач, бик авыр булды. Шулай итеп, дүрт бала белән тол калдым.
Кире туган ягына әйләнеп кайткан Миннегөл апаның юлында Чикайгада яшәүче Василий очрый. "Холкын үзгәртермен дип уйладым мин аның, әмма берни дә барып чыкмады. Бишенче балам Дамирны да шуны уйлап алып кайткан идем. Моннан 16 ел элек, Дамирны тудыргач, аякларым тотмый башласа да, табибларга белгертмәдем. Бер атнадан соң гына аякка бастым. Җәяү озак йөрергә туры килсә, электән үк аякларым үзеннән - үзе шап-шоп итеп басып китә иде. Бу - минем авыртуымның беренче билгеләре булган инде", - диде ул.
Василий белән тормышы барып чыкмаганлыгын аңлагач, Миннегөл апа "Әсәнбаш" хуҗалыгына фермага эшкә урнаша. Хуҗалык кечкенә генә йорт та бирә. Тырышып-тырмашып якыннары белән йортны зурайталар, уңайлыклар да булдыралар. Шул еллар эчендә авыртуы чын-чынлап сиздерә башлый да инде.
Бүгенге көндә 56 яшьлек Миннегөл апа беренче төркем инвалид. Табиблар аңа таркау склероз (рассеянный склероз) диагнозын да тиз генә куймыйлар әле. Бары тик 2011 елда, лаеклы ялга чыгып, ике ел үткәч кенә шушы диагноз белән инвалидлык бирелә.
- Әсән-Елгада фермада эшләвемнең соңгы ике елы бик авыр булды,- ди ул. - Соңгы вакытта 39 тананы саудырырга өйрәттем. Авыртуым шуның кадәр көчле иде, җирдә ята торган кечкенә генә чыбыкны да атлап чыгарга курка идем. Таяк тотып эшкә йөрдем. Таякны күреп миннән көлүчеләр күп булды. Ышанмадылар. Рәхмәт яусын, күп вакытта улым белән киленем фермага килеп булышалар иде. Берсендә хезмәттәшем белән эштән кайтам, коеп яңгыр ява. Ул мине ашыктыра, ә мин атлый алмас хәлгә җиттем, аягым бармый башлады. Шул вакытта гына минем алдалап йөрмәвемә ышандылар. Бервакыт авыл Сабан туена чыкканнан соң, хәлсезләнеп кайтып киттем. Икенче көнне авылда: "Миннегөл ләх исерек иде", - дип сөйләшкәннәр. Рәнҗемәдем, үз башына төшмәгән кеше аны аңламый. Инвалид коляскасына да рәхәтлектән утырмадым.
Миннегөл апаны көчле рухлы дигән идек. Сыкрау-сызлануларны читкә куеп, "Аргамак" командасы составында инвалидлар арасында үткәрелә торган ярышларда да катнашырга көч таба ул. Теннис уйный, кул көрәшендә катнаша. Бар нәрсәне әзерләп куйсалар, ашарга әзерли, компот, кыяр яба, җәйләрен, коляскасына утырып, кибеткә дә бара икән.
Миннегөл апа саубуллашканда: "Мин еламыйм, мине елатырга бик авыр. Аякларым сау булса, өйдә утырмыйча, эшкә урнашыр идем әле. Кызганыч, авыртуым гына җиңеләйми, елдан-ел көчәя генә бара", -диде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев