Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кол кирәкми, ир кирәк

Ялгыз гомер итте ул. Авыл исерекләреннән куркып кияүгә чыкмады. Ә менә картаймыш көнендә, шәһәрдән авылга күчеп кайткан бер адәм аның бөтен күңелен биләп алды. "Башында ни чәче, ни акылы булмаган ир нәрсәсе белән Фираяны үзенә җәлеп итте икән?" Авыл халкы кибеттә дә, көтү куганда да шушы сорауга җавап таба алмыйча...

Ялгыз гомер итте ул. Авыл исерекләреннән куркып кияүгә чыкмады. Ә менә картаймыш көнендә, шәһәрдән авылга күчеп кайткан бер адәм аның бөтен күңелен биләп алды. "Башында ни чәче, ни акылы булмаган ир нәрсәсе белән Фираяны үзенә җәлеп итте икән?" Авыл халкы кибеттә дә, көтү куганда да шушы сорауга җавап таба алмыйча бик озак изаланды. Әмма акылы ягыннан бераз ялгышкан булып чыктылар. Ялгыз, картайган, хатын-кыз артыннан йөрмәгән ирләрне без акылсызга тиңләргә өйрәнгән шул инде. Башта Фирая да нәкъ шулай уйлаган иде...

Әллә шәһәр тормышыннан туеп, әллә язмышыннан качып авылга кайткан Рәкыйп кешеләр белән әллә ни аралашып яшәмәде. Җәен бакчада казынса, кышын авыл халкына итек олтаны салып көн күрде. Айлар, еллар уза торды. Рәкыйп авылдан беркая чыкмады. Үзенә дә кайтучы-китүче булмады. Яши-яши иске өен тәртипкә китерде. Каралты-курасын төзекләндерде.

Беркөнне көчле җил Фираяның коймасын аударды. Авыл исерекләренә ялынганчы, үзем төзәтеп куям дип, кадак-чүкеч күтәреп чыкса да, үзеннән генә булмасын аңлап, күзләре яшьләнде. Күңеленнән авыл буенча ярдәм итәрдәй ирләрне барлады. Монысына әйтер иде - хатыны көнләшә, теге ирнең теле җаныңны актарып чыгара торган. Берәү бар-барын: аек та, матур да сөйләшә, әмма акча зәхмәте кагылган, бик кыйммәт сорый. Каян акча җиткерсен Фирая. Болай да хезмәт хакын көчкә-көчкә айныкын айга сузып яши. Уйлады-уйлады да, Рәкыйпкә әйтеп карарга булды. Акчага кызыга торган кешегә охшамаган, бәлки ярдәм итәр, дигән уй белән ирнең өенә китте. Ишегалдындагы тәртипкә, чисталыкка исе киткән хатын, әкрен генә өй ишеген шакыды. Рәкыйп чыгып, өйгә дәште.

-Рәхмәт, Рәкыйп. Өйгә кереп торырга вакытым юк. Коймам ауган иде, шуны төзәтеп бирә алмассызмы, дип килгән идем, - диде.

Шул ук көнне ир Фираяның коймасын яңартып китте. Икенче көнне кыегайган өй алды ишеген турайтты, баскыч төбендәге черегән идән такталарын алмаштырды. Хатын күпме ялынса да, бер тиен акча алмады.

-Сез мине ачуланмагыз инде, Фирая. Сезгә булышып йөрүем ниндидер бер максат белән түгел. Бу авылга кайтып урнашканыма берничә ел булса да, беркем белән дә якыннан аралашканым булмады. Адәм баласына аралашырга-сөйләшергә кеше дә кирәк бит. Ә сезнең белән барлык темаларга фикерләшергә була. Сез дә ялгыз, мин дә ялгыз дигәндәй, төрлесен уйлаучылар бардыр. Әгәр авырлык китергән булсам, гафу итегез.

-Рәкыйп, сез бит югары белемле дидегез үзегезне. Акыллы кеше дә. Ничек мондый хәлгә төштегез, ничек ялгыз калдыгыз?

-Үз гомеремдә бер тапкыр, бары бер тапкыр ялгыштым, шушы ялгышым өчен гомерем буе үкенеп яшим. Киемеңнең беренче төймәсен дөрес төймәләмәсәң, башкасы да дөрес булмый бит. Мәхәббәттән акыл тоныкланган ул көннәрдә якты хыялларымның кара көлгә әвереләчәге уема да килмәде. Булачак хатыным белән Казандагы югары уку йортларының берсендә белем алганда танышкан идем. Авылдан килгән самими, юаш чак. Әти-әни ярдәм итеп тора, кайгы-хәсрәт юк, укыйсы да укыйсы иде. Өченче курска күчкәч, бик тә чибәр, тыйнак (һәрхәлдә ул вакытта миңа шулай тоелды) Альбинага гашыйк булдым. Кулга диплом алуга без өйләнештек. Әти-әни булышлыгы белән бер бүлмәле фатир сатып алдык. Имеш, үзебезчә яшәргә өйрәнәбез. Кая ул?! Дөресен генә әйткәндә, үзебезгә генә яшәргә мөмкинлек тә булмады. Хатынның әнисе, кызыма булышырмын дигән сылтау белән бөтенләйгә безгә килеп урнашты. Ризалаштым. Күңелем белән каршы булсам да, дәшмәдем. Артык юаш булдым күрәсең. Көн-төн эшләдем, хатынга да, әнисенә дә менә дигән шартлар тудырдым. Алты ел бергә яшәсәк тә, хатыным бала табарга ашыкмады. "Мин әле яшь, үзебез өчен яшик", - дип, гел каршы төште. Күпме генә тырышсам да, бу йортта миңа карата бернинди хөрмәт булмады. Беркөнне хатынның әнисе: "Кияү, ачуланма, минем кызыма кол кирәкми, ир кирәк", - диде. Миңа шул сүз җитә калды, киемнәремне алдым да чыгып киттем. Ике хатын-кызның берсеннән дә: "Кал",- дигән сүз ишетмәдем. Ә бит мин, аларга яхшы булсын дип, бер көн ял күрмичә эшләдем дә эшләдем. Яраттым мин аны, мохтаҗлык күрмәсен дип тырыштым, әмма сукырларча яратканмын. Бер ел буе үземне кая куярга белми яшәдем. Ә бервакыт мин хатынымны башка ир белән очраттым. Ире исерек, өс-башы пычрак, телендә сүгенү сүзләре. Хатынымны чак таныдым. Зәвык белән генә киенеп йөргән хатынны алыштырып куйганнар диярсең, җитмәсә, күз төпләре кара көйгән. Аны мондый хәлдә күреп йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. "Ник калдырып киттем?" - дип, үземне гаепләдем.

Рәкыйп бер мәлгә тынып торды да:

-Әйт әле, Фирая, ни өчен хатын-кызлар күбрәк исерек ирләрне үз итә икән?

 

Тулысынча "Хезмәт даны" газетасында.

Фәридә ХИСАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев