Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күкшел почта бүлекчәсеннән беркайчан кеше өзелми (фото)

Элек - электән почтальон хезмәте - авыл кешесе өчен мөһим, кирәкле хезмәтләрнең берсе. Авылыбызда да почта хезмәтеннән файдаланмаган кеше юктыр. Газета-журналлар, пенсия, субсидия акчалары тарату, айлык түләүләр кабул итү, элемтә бүлекчәсенә китерелгән товарларны сату - аларның хезмәт вазыйфасы. Һәр йортка кереп, вакытлы матбугатка яздыртып йөрүчеләр дә алар бит. Почтальоннар авылда...

Элек - электән почтальон хезмәте - авыл кешесе өчен мөһим, кирәкле хезмәтләрнең берсе. Авылыбызда да почта хезмәтеннән файдаланмаган кеше юктыр. Газета-журналлар, пенсия, субсидия акчалары тарату, айлык түләүләр кабул итү, элемтә бүлекчәсенә китерелгән товарларны сату - аларның хезмәт вазыйфасы. Һәр йортка кереп, вакытлы матбугатка яздыртып йөрүчеләр дә алар бит. Почтальоннар авылда кадерле кунак кебек. Аларны һәр йортта көтеп алалар.

Күкшел почта бүлекчәсеннән беркайчан да кеше өзелми. Кайчан гына килеп керсәң дә, почта бүлеге начальнигы Рәшидә апа Хөснетдинова ачык йөз белән каршы ала, ягымлы сөйләшә, матур итеп озатып кала. Рәшидә ападан почтага эшкә ничек урнашуы белән кызыксындым.

- Рәшидә апа, эшкә очраклы рәвештәме, әллә үз теләгегез белән урнаштыгызмы?

- Үз теләгем белән: мин бит Казан электр-элемтә техникумын тәмамладым. Диплом алгач, үз белгечлегем буенча Кукмарада эшләдем.

Арча районының Сеҗе авылы кызы Рәшидә, район элемтә бүлегендә өч ел эшләгәннән соң, Күкшел егете Рәфкать абыйга кияүгә чыга. Яшь килен бәхетенәдер, шул ук елны почта начальнигы вазыйфасы урыны булдырыла. Менә инде утыз беренче елын Рәшидә апа почта бүлеген җитәкли. Шушы еллар дәвамында аның хезмәтен бәяләп, хөкүмәт тарафыннан рәхмәт хатлары, мактау грамоталары, күкрәк билгесе бирелгән. Коллектив бик тату эшли. Мәчкәрә һәм Күкшел авылларына хезмәт күрсәтүче почтальоннар Сәвия Әхмәтгалиева, Гөлфия Хәмәтдиновалар турында да Рәшидә апа матур фикерләр әйтте.

- Почтальонның хезмәте җиңел түгел. Үзләренә тапшырылган вазыйфаны җиренә җиткереп башкаралар, үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлибез, - ди ул.

Вакытлы матбугатка язылучылар турында да сораштым.

- Газета - журналларга язылу элекке кебек күп түгел. Интернет, кәрәзле телефон, заманга яраклаштырылган элемтә чаралары, бәяләрнең артуы тәэсире бу. Шулай да, әле укучыларыбыз күп. Аеруча "Хезмәт даны", "Акчарлак", газеталарын яраталар. Балалар журналларын бик күп алалар.

Авылдашларның һәр сүзен, һәр йомышын үтәп, аларны аңлап, уртак тел табып эшлиләр безнең почта бүлекчәсендә.

Лилия ӘХМӘТГАЛИЕВА, Күкшел авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев