Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше ташлаган чүп өчен нигә миңа штраф яздылар икән?

Сорау-җавап Мин Югары Шөн авылында яшим. Ян бакчам артында, елга буенда чүплек барлыкка килде. Районнан килгән комиссия административ хокук бозу турында карар чыгарып, мине 2000 мең сум күләмендә штрафка тартты. Әмма минем бер гаебем дә юк, чөнки чүпне мин ташламыйм. Әлеге урынга күп еллар дәвамында көнкүреш калдыкларын авыл халкы китерә....

Сорау-җавап

Мин Югары Шөн авылында яшим. Ян бакчам артында, елга буенда чүплек барлыкка килде. Районнан килгән комиссия административ хокук бозу турында карар чыгарып, мине 2000 мең сум күләмендә штрафка тартты. Әмма минем бер гаебем дә юк, чөнки чүпне мин ташламыйм. Әлеге урынга күп еллар дәвамында көнкүреш калдыкларын авыл халкы китерә. Җирлек башлыгы бу хакта белә. Штрафны түләргә дә мөмкинлегем юк, чөнки авыру әниемне карау сәбәпле эшләмим. Судка мөрәҗәгать итеп, әлеге карарны кире кагарга була дип әйткәннәр иде, анда дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Әмма минем акчам юк. Ә еллар буе җыелган чүпне җыештыру хәлемнән килми, чөнки анда тракторсыз булмый, ә ул минем юк. Шуны да әйтим: безнең авылда чүп җыю оештырылмаган.

Вячеслав ПАВЛОВ

Әле хатка Важашур авыл җирлеге башлыгы Петр ИВАНОВтан түбәндәге җавап алынды.

-Җирлектә каты көнкүреш калдыклары туплана торган полигон суд карары нигезендә ябык, чөнки ул авыл хуҗалыгы җирләрендә урнашкан. Быелдан чүп үзәкләштерелгән район полигонына китереләчәк.

Вячеслав Павловка карата беркетмә Важашур авыл җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә туры китереп төзелгән. Һәр шәхси хуҗалык йорт яны территориясенең торышы өчен үзе җавап бирә. Чүпне башкалар ташлавы да җаваплылыктан коткармый. Җирлектә чисталыкны һәркем сакларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев