Кеше китә - игелеге кала
Вакыт дигәнең безнең белән исәпләшми шул, акрын гына бара да бара. Кемнәрдер бу дөньяга яңа аваз сала, ә кемнәрдер мәңгелеккә хушлаша. Ләкин һәркем үз гомерен үзенчә корып яши. Берәүләр теше-тырнагы белән фани дөньяга ябыша, кайберәүләр, бар дөньясын онытып, ахыйрәт гамәлен кылырга ашыга. Шундыйларның берсе - дин өчен җан атып яшәгән,...
Вакыт дигәнең безнең белән исәпләшми шул, акрын гына бара да бара. Кемнәрдер бу дөньяга яңа аваз сала, ә кемнәрдер мәңгелеккә хушлаша. Ләкин һәркем үз гомерен үзенчә корып яши. Берәүләр теше-тырнагы белән фани дөньяга ябыша, кайберәүләр, бар дөньясын онытып, ахыйрәт гамәлен кылырга ашыга. Шундыйларның берсе - дин өчен җан атып яшәгән, безнең районның беренче имам-мөхтәсибе Данил хәзрәт Насыйбуллин.
Тормыш юлы
1941нче елның 5нче июнендә Украина җирлегендә дөньяга килә ул. Бик тиздән башланып киткән Бөек Ватан сугышы яшь ананы күкрәк баласы белән Янсыбы авылына күчеп кайтырга мәҗбүр итә. Балачак һәм мәктәп еллары шушы авылда үтә аның. Югары белем алырга дип, Казан Дәүләт университетының биология факультетына укырга керә, аны читтән торып тәмамлый. Хезмәт юлы Кукмара беренче урта мәктәбендә химия-биология укытучысы буларак башланып китә. Югары дәрәҗәләргә һәм күп кенә казанышларга ирешә Данил абый.
Үткән гасырның сиксәненче еллары азагында хөкүмәт тарафыннан дингә зур игътибар бирелә башлагач, яшь чагында әнисе Хәбибулла кызы Минямал ападан алган дини белемен Данил абый башкаларга өйрәтә башлый. Зур Кукмара урта мәктәбендә дин дәресләре алып бара, соңрак Аш-Буҗи, Чишмәбаш, Адай авылларына да йөреп, дин сабагы бирә. Янсыбы белән шушы авыллар арасын (якынча 17 чакрым), ике сумка белән китаплар күтәреп, гел җәяү үтә торган булган.
Шул заманда ук диннең күтәреләчәгенә һәм АллаҺ Тәгаләнең сүзе өстен чыгачагына җаны-тәне белән ышанган Данил абый. Чөнки Раббыбыз Аллаһ аңа бик нык иман һәм фикерләү сәләте биргән. Ислам динен башкаларга җиткерүдә зур тырышлыклар куюын күреп, Данил хәзрәтне 1995 елда Кукмара районының имам-мөхтәсибе итеп билгеләп куялар. Бу вазыйфаны өч ел башкара, халыкка дин сабаклары укыта, имам булып эшләрлек шәкертләр тәрбияли ул. 2001 елда лаеклы ялга чыгып, 2005 елның 16нчы октябрендә - Рамазан аеның җиденче көнендә вафат була.
Искә алу кичәсе.
12 апрельдә Зур Кукмара мәдәният йортына, Данил хәзрәтне искә алырга дип, туганнары, авылдашлары, шәкертләре, хезмәттәшләре һәм дуслары җыелды. Коръән укып, дога кылып башланып киткән кичә, хәзрәтнең хезмәтен дәвам итүче, 1998нче елдан хәзерге вакытка кадәр районыбызның имам-мөхтәсибе булып торучы Зиннур хәзрәт вәгазе белән дәвам итте. Данил хәзрәтнең берничә шәкерте, аның хезмәтләрен искә алып, рухына дога яңгыратты. Элеккеге хезмәттәшләре аның үрнәк педагог булуы турында сөйләделәр. Авылдашлары һәм туганнары, шигъри юлларга салып, истәлекләрен тагын бер кат яңарттылар.
Данил хәзрәтнең улы Дамир Казаннан хөрмәтле кунакларны чакырган, алар кичәне тагын да ямьләде. Аеруча Татарстанның халык, Россияның атказанган артисты Мирсәет ага Сөнгатуллинның мөнәҗәтләр белән чыгыш ясавы җылы тәэсирләр калдырды. Шулай ук Казанның "Өметлеләр" мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин үзенең вәгазь- нәсыйхәтләре белән рухландырды. Мәдәният йорты залына җыелган халык, кичә барышында әйтелгән һәр сүзгә, догага, теләкләргә кушылып "Әмин" дип утырды. Данил абый бик күп гыйлем биреп, халык күңелендә якты хатирәләр калдырган. Аллаһ Раббыбыз урынын Фирдәвес җәннәтләрендә кылсын, Әмин!
Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, Камышлы авылы имамы
фото: https://yandex.ru/clck/redir
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев