Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Картлык шатлык булмаса да

Яшьлек чорыбызда олыгайган кешеләрнең кылган гамәлләре, сүзләре, салкын көннәрне авыз-борыннары юешләнгәнен дә тоймыйча, синең белән гәпләшүләре кызык кебек тоела иде. Хәтерсезлекләре кайчакта безнең өчен файдага да булгалады. Гадәттә, Мәдәният йортында кино алдыннан авылыбызның интеллигент-лекторлары нинди дә булса бер темага лекция укыйлар иде. Кино башлануын ашкынып көтеп торганда, авылыбызның мөхтәрәм укытучысы...

Яшьлек чорыбызда олыгайган кешеләрнең кылган гамәлләре, сүзләре, салкын көннәрне авыз-борыннары юешләнгәнен дә тоймыйча, синең белән гәпләшүләре кызык кебек тоела иде. Хәтерсезлекләре кайчакта безнең өчен файдага да булгалады. Гадәттә, Мәдәният йортында кино алдыннан авылыбызның интеллигент-лекторлары нинди дә булса бер темага лекция укыйлар иде. Кино башлануын ашкынып көтеп торганда, авылыбызның мөхтәрәм укытучысы Габдерахман абый Гарипов сәхнәдәге трибуна артына чыгып басты. Залда утыручы тамашачыларга мөрәҗәгать итеп: "Иптәшләр! Бүген сезнең алда халыкара хәлләргә карата лекцияне дәвам итәм, - дип язмасын кулына алып, кесәләрен капшарга кереште, һәм: гафу итегез, иптәшләр, күзлекне алмаганмын. Бүгенге чыгышымны укый алмыйм", - дип безнең өчен "сөенечле" хәбәрен ирештерде.

Менә хәзер һәр кешегә килә торган шул картлык чире үзебезнең дә якабыздан эләктереп алды. Үземне дә хәтерсезлек, көзән җыеру, авыз-борыннарымны кулъяулыгым белән даими сөрткәләп тору һәм башка өстәмә "эшләр" яулап алды. Моңа кадәр хатыным Вәзирәнең әйткән сүзләрен ишетсәм дә: "Нәрсә дип әйттең?" - дип, янә шул сүзен кабатлата торган идем. Шул гадәтем хәзер чынбарлыкка әйләнде. Миңа әйтелгән сүзне ишетсәм дә, баш мием аны авырлык белән эшкәртә, ул сүзнең мәгънәсенә соң төшенәм. Моны УЗИда күренгәндә ныграк аңладым. Табиб тикшерүен дәвам итеп, миңа борылып ятарга кушты. Ятуым аңа ошамагач, ул: "Ишетмисеңмени, мин кушканча ят!" - дип тавышын нык кына күтәреп, орышып алды. Мин: "Гафу итегез, мине ачуланмагыз инде. Әйткәнегезне ишеттем, тик башыма гына соң барып иреште", - дидем.

Хатынымның да колагы катылана бара. Менә бүген бакчамдагы печәнлекне тузганаклардан арындырып йөрим. Ул тулган чиләкләрне алып китеп, бушатып тора. Бакча башларын карап, әйләнеп килгәч: "Күршеләребез бакча читләрен әйбәтләп сетка белән тотып, эшләрен бетергәннәр икән", - диде. Аңа каршы: "Эшләре бик күп иде. Тиз эшләделәр", - дим. Хатыным: "Кешеләре күп иде дисеңме?" - ди. Берничә мәртәбә кабатласам да, аңламый. Бер-беребезгә якын килгәч кенә аңлаштык. Ничек кенә булмасын, шулай бергәләп, бер-беребезнең ялгышын күз күргәнчә төзәтеп, йөреп торуыбызга сөенәм.

Икебез дә сугыш елы балалары без. Быел икебез дә 75 яшьне тутырдык. Аллага шөкер, шулай яшәргә язсын. Хәрәкәттә бәрәкәт, булганга канәгать.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев