Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Оча авылында юл проблемасы кайчан хәл ителер икән?

Безнең Иске Оча авылындагы Восточная урамында йөри торган түгел. Бик пычрак, машиналар да үтә алмый. Берәр бәла-каза була калса, Ходай сакласын, һич ярдәм күрә алмаячакбыз. Җирлек башлыгы сентябрь аенда юл мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип ышандырган иде. Бу проблема кайчан хәл ителер икән? Валентина АФАНАСЬЕВА Әлеге сорауга Түбән Үрәс авыл җирлеге...

Безнең Иске Оча авылындагы Восточная урамында йөри торган түгел. Бик пычрак, машиналар да үтә алмый. Берәр бәла-каза була калса, Ходай сакласын, һич ярдәм күрә алмаячакбыз. Җирлек башлыгы сентябрь аенда юл мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип ышандырган иде. Бу проблема кайчан хәл ителер икән?

Валентина АФАНАСЬЕВА

Әлеге сорауга Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәмиев җавап бирә:

-Иске Оча авылындагы Восточная урамының озынлыгы 700 метр. Юлның 400 метрын ремонтлау "Юл фонды" республика программасының 2016 елгы эш планына кертелгән иде, әмма финанс чаралары җитмәү сәбәпле, ремонт башкарылмады. Әлеге эш 2017 елга республика программасына кертеләчәк.

2014, 2015, 2016 елларда халыктан җыелган үзара салым акчалары Түбән Үрәс авыл җирлеге Советы карары буенча Октябрь, Мәктәп урамнарына таш җәю өчен файдаланылды. Иске Оча авылында барлык юллар да грунтлы булганлыктан, үзара салым акчалары барлык урамнарга да таш җәю өчен җитми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев