Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртәгә кем көрәшер?

Олыгайгач үткәннәрне искә алып сөйләргә яратабыз. Ләкин ул вакытларга әйләнеп кайту юк инде хәзер. Эшләр дә, кешеләре дә башка заманда. Узганнарны сөйләү, аларны искә алу гына. Сүзем спорт турында. Элек "югары"дан күрсәтмә көтеп ятмадык, спорт белән өлкәннәр үрнәгендә шөгыльләндек. Илебезнең, төбәгебезнең һәм һәр авылның үз батырлары, осталары булды. Башка илләрдән,...

Олыгайгач үткәннәрне искә алып сөйләргә яратабыз. Ләкин ул вакытларга әйләнеп кайту юк инде хәзер. Эшләр дә, кешеләре дә башка заманда. Узганнарны сөйләү, аларны искә алу гына. Сүзем спорт турында. Элек "югары"дан күрсәтмә көтеп ятмадык, спорт белән өлкәннәр үрнәгендә шөгыльләндек. Илебезнең, төбәгебезнең һәм һәр авылның үз батырлары, осталары булды. Башка илләрдән, республикалардан спорт осталарын сатып алып, алар хисабына үзебезне күрсәтмәдек. Беренче сыйныфка укырга кергәнче үк өлкәннәрдән күреп чаңгыга бастык. Авылыбызда Нәгыйм абый Хәлимовтан да оста чаңгы шуучы юк иде. Ул биек тау башларыннан шуып төшә, тау битләрен чаңгы эзләре белән чуарлап бетерә иде. Башлангыч мәктәптә укыганда без дә кулдан ясалган чаңгылар белән мәктәп каршында, Сөрән тау башларыннан шуа идек инде. Чаңгыларны, өлкәннәрдән күреп, үзебез дә ясадык, кешеләрдән дә алып тордык. Тимераякларны да агачтан ясап, асларына тимерчыбык кагып, боз каплаган инеш өстендә шудык. Түбән Шөн урта мәктәбенә дә кышларын алты чакрым араны чаңгы белән йөреп укыдым. Шунлыктан мәктәпнең чаңгы ярышларында беренчелекне ала идем.

Көрәшче батырлар: Татар Толлысыннан Хәлил абый, Түбән Шөннән Мансур, Азат абыйлар, Урта Шөннән Зиннур, Гарәфи абыйлар яшьләргә үрнәк булдылар. Сабантуйларны да тирәбездәге Ташлы-Елга, Кәркәүч, Түбән һәм Югары Өскебаш авыллары, үзара сөйләшеп, зурлап уздырдылар.

Хәзер авылда яшьләр юк. Калган кешеләребез картаеп, авыл бетү ягына йөз тота. Элеккеге еллардагы кебек сабантуйда көрәшерлек батырларыбыз да юк. Ярый әле, дистә еллар буе хуҗалыгыбызның данын саклап торучы Эдуард Козлов бар. Ул олыгайгач, кем көрәшер? Читтән сатып алырбызмы?

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk