Ирләр күңеле - серле күл…
Яисә ирләрнең ачуын китерүче сәбәпләр
1. Мәдәни чаралар. Театрлар, күргәзмә, концертлар ир-атта моңсу уй-хисләр уята. Беренчедән, хатыны бал-маскарадка барган шикелле киенә-ясана, ир-атка бу бик тә шикле тоела. Аннары хатыннар актерлар һәм җырчыларга мөкиббән китәләр, моны да законлы ирләре авыр кабул итә. Берничә сәгать буе музейда булу, яисә төчкерергә дә кыенсынып, тамаша залында утыру теләсә кайсы ир-атның да хәленнән килми һәм моны алар бер дә ял итү дип кабул итми.
2. Өй җыештыру. Ир-ат бары тик бер сантиметр калынлыгындагы тузанны гына күрергә сәләтле. Ир-атны идәннең пычраклыгына, тәрәзәне юарга кирәклегенә ышандыру, гомумән, мөмкин нәрсә түгел. Әгәр ул хатынына өй җыештырырга булыша калса да, үзен юк эш белән шөгыльләнәм, дип уйлаячак. Моңардан качуның иң яхшы чарасы - иреңә келәмнәр кагарга кушу.
3. Төзәтү. Күп кенә фатирларда еллар буе ватык пыялалар алыштырылмый, краннар, ватык урындыклар төзәтелми ята. Ир-атлар һәрчак "хәлеңнән килмәсә, алынма" мәкаленә таянып эш итә. Аннары шуны да искәртергә кирәк: ир-ат өй тирәсендә нәрсә дә булса эшләргә алынса, хатыны аңа шунда ук күрсәтмәләр бирә башлый. Ә ир өчен бу җитди сынау. Чөнки хатынының киңәшләре аның иҗади уйларын чикли.
4. Балаларыннан мыскыллау сүзләре ишетү. Яшүсмерләр еш кына әти-әниләре белән бәхәскә керә. Ә аталар балаларының тәнкыйтен күңелләренә бик якын ала. Чөнки балалар әтиләрен акча эшли алмауда, нык холыклы һ. б. булмауда гаепләп, аларның иң авырткан җирләренә кагыла. Әгәр үсмер әтисен тәнкыйтьләү белән артык мавыгып китсә, әтисе аңа шулай ук, хәтта, кырысрак та җавап бирергә мөмкин.
5. Сәламәт туклану. Хатын-кызлар бер стакан кофе яисә бутерброд белән дә туклана ала. Әмма ир-атлар моның белән генә чикләнә алмый. Әгәр хатын иренә башка берни дә әзерләмичә, солы боткасы белән генә туклануны өстен күрә икән, тавыш-гауга чыгуын көт тә тор. Дөрес, бу проблеманы бик тиз хәл итеп була. Әйтик, майонезлы пилмәннәр күп ир-атның иң яраткан ризыгы булып санала.
6. Кибетләргә йөрү. Моны ир-атлар турыдан-туры үзләрен мыскыллау, дип кабул итә. Хатынының кибет киштәләре арасында, яисә базарда йөрүен ир-ат, күп дигәндә, ярты сәгать тыныч кына күзәтә ала. Ә аннары аның эчендә үпкә-ачу кайный башлый. Мондый вакытта ул тормыш юлдашына аның турындагы барлык уен да әйтеп салырга сәләтле.
7. Хатынының озак җыенуы иң сабыр ирне дә чыгырыннан чыгара. Нигә соң әле ул бу кадәр бизәнә? Ир-атка хатынының башка хатын-кызлар алдында да гүзәл булып күренәсе килүен аңлау сәләте бирелмәгән шул.
8. Бакча, дача. Хатын-кызлар үз бакчаларында чын-чынлап ял итә. Электричкада уңайлыклары булмау да, кибетнең еракка урнашуы да хатын-кызның кәефен кырмый. Киресенчә, алар мондый вакытта иренең бар дөньяга ачулы булуына карап гаҗәпләнәләр генә. Исегездә тотыгыз: бернинди экологик чиста помидорлар да ирегезне шәһәр тормышыннан баш тартырга мәҗбүр итә алмый.
9. Хатынын каршы алу. Соңарып кына кунактан кайткан хатынын автобус тукталышында каршы алу - ирнең изге бурычы. Әмма үзен шәһәрнең теләсә кайсы җиренә барырга әзер булучы күләгәгә әверелдерергә тырышуы өчен ир хатынын беркайчан да гафу итмәячәк. Бу - ир-атның мин-минлегенә тия. Әгәр ул үзеннән кол ясауларын сизеп ала икән, моңа протест белдереп, эчүчелеккә дә бирелүе мөмкин.
10. Ир-ат белән хатын-кызның телефонга карашлары кискен аерыла. Ирләрнең телефонга исләре китми, ә хатын-кызлар өчен телефон - икенче икмәк, алар бер сөйләшә башласа, туктый алмый. Ә мондый вакытта ире аңа карап, эчтән ачуланып утыра. Нишләтәсең, табигать шулай яраткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев