Газетада басылып чыккан язма геройлары белән аралашып торабыз. Кайчагында күпме генә ярдәм итәргә тырышсаң да, язмыштан узып булмый. Авырулары белән көрәшкән кешеләрдән кайберләре, шөкер, аны җиңә ала, кемнәрдер актык сулышына кадәр яшәү өмете белән яна да, газиз сабыйларын, ирләрен калдырып, фани дөньядан китеп баручылар да, кызганыч, аз түгел.
Балалар әни...
Газетада басылып чыккан язма геройлары белән аралашып торабыз. Кайчагында күпме генә ярдәм итәргә тырышсаң да, язмыштан узып булмый. Авырулары белән көрәшкән кешеләрдән кайберләре, шөкер, аны җиңә ала, кемнәрдер актык сулышына кадәр яшәү өмете белән яна да, газиз сабыйларын, ирләрен калдырып, фани дөньядан китеп баручылар да, кызганыч, аз түгел.
Балалар әни көтәләр
Данияр Рәхимов Мөслим районында туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яши. Аның хатыны авырып киткәч, "Гүзәлемә ярдәм кирәк" дигән язма чыккан иде. Күптән түгел Гүзәлнең ел ашы булды.
"Гүзәлне бик яратып яшәдем. Бер-беребезне аңлый идек. Хатынымның яшәргә теләге көчле булды. Бер уйламаган җирдән авырып китте. 2014 елның апрель аенда аның кинәт кенә эче үсә башлады. Аптырагач, түләүле клиникаларның әле берсенә, әле икенчесенә бардык. Тик табиблар тиз генә диагноз куя алмады. Диагноз куйганда соң иде инде. Әмма Гүзәл бирешмәде. Ике сабыебыз хакына яшәргә тырышты, - дип искә ала Данияр. - Гүзәлне туганнар, дуслар, бер дә белмәгән чит кешеләр ярдәме белән Израильгә дә алып бардык. Тик андагы табиблар да булыша алмады", - ди ул.
Гүзәлне җирләгәч, Әмилә белән Әнвәр әби-бабасында калалар. Даниярның әнисе Фәйрүзә апа оныкларын тәрбияләргә бар көчен куя. Данияр Казанда яшәсә дә, Мөслимгә атна саен кайтып йөри.
- Киленем Гүзәлне бик яраттык. Үзе дә "әни" дип өзелеп торды. Тик аяусыз чир аны арабыздан алып китте. Тормышлары матур иде балаларымның. Әллә күз тиде инде. Төшләремә дә керә. Чит илгә китәр алдыннан да: "Әни килсен", - дигән. Бардым, күрештек, сөйләшеп утырдык. Бер дә күңелен төшермәде. "Мин яшәргә тиеш", - ди торган иде, - дип искә ала каенанасы Фәйрүзә апа. - Кода-кодагыйларыбыз белән гел аралашып торабыз. Алар да оныклары өчен өзелеп тора. Бергә-бергә үстерәбез.
Быел җәй балалар әтиләре янына Казанга күченеп килгән. Әмилә беренче сыйныфка укырга кергән, дүрт яшьлек Әнвәр балалар бакчасына йөри. Данияр кызын гимнастика, улын футбол түгәрәгенә биргән. "Аларның шат авазларына сөенеп яшим. Бар теләгем - балалар бәхетле булсын. Вакытымны да кызганмыйм, алар өчен барысын да эшләргә тырышам. Иң мөһиме - күңелләре боекмасын, - ди ул. - Ялгыз яшәү рәхәт түгел. Хатыным белән бергә узган вакытларны искә алам. Түп-түгәрәк бәхетле чаклар уемнан китми. Алга таба ялгыз яшәп булмас. Хатынсыз калуны дошманыма да теләмим". Әмилә дә әниле булу турында хыяллана икән. Кызчыкның теләге чынга ашармы, анысын вакыт күрсәтер. Әмма тормыш дәвам итә.
Сабыйларга үз әнисен алыштыра алырлык кеше табылмаса да, якын итәрлек, ятим сабыйларга җан җылысын бирерлек изге күңелле кеше очравын телибез.
Бик бәхетле пар иде
Шушы көннәрдә Гөлинә Галәветдинованың бакыйлыкка күчкәненә ике ел тула. Бәби тапканнан соң, авырып китеп, табиблар коткара алмаган ханым турында "Кояшым син, аем син" дигән язма басылган иде. Гөлинәнең ире Реназ белән хәбәрләшеп торабыз.
Гөлинә белән Реназ гаилә коруга, Түбән Кама шәһәренә барып урнашалар. Реназ хатынын бик ярата, кулларында гына күтәреп йөри. Алар гаилә корганнан соң, бер дә аерылмыйлар, гел бергә булалар. Әмма язмыштан узмыш юк - Гөлинә авырып, үлеп китә. "Әллә киленем сизендеме икән? Еш
кына: "Мондый бәхетле гомерем озакка барыр микән?" - дип әйтә торган булган. Миңа үз кызым кебек якын иде ул. Ачык йөзле, "әнием" дип өзелеп торды. Реназны да яратты. Түбән Каманың бала табу йортыннан чыгуга безнең янга кайттылар. Бер җирем дә авырта димәде, зарланмады. Тик менә бишенче көнендә, мин эштән кайтканда кәефе юк иде. Реназ ике тапкыр "Ашыгыч ярдәм" чакырып карады. Тик алар Гөлинәне алып китәргә ашыкмады. Аптырагач, үзе Чистай хастаханәсенә алып барды. Ул бит бала тапкан, бәлки гинеколог тикшерер, УЗИдан карагыз, дип ялынган. Тик язмыштыр, хәле авырайганчы, авыруның сәбәбен белмәделәр. Баламның аяк-куллары йөрмәскә әйләнде", - дип сөйли каенанасы Резеда ханым. Казан хастаханәсенә җибәргәч, соң була инде. Гөлинә яңа гына туган кызын калдырып, мәңгелеккә күзен йома. Аны Чистай районындагы туган авылы Талкышта җирлиләр.
- Кодагыема бик тә авыр. Газиз балаңны салкын җир куенына салып куй әле. Араларыбыз өзелмәде, бергә тату гына гомер итәбез. Ә оныгымны мин үстерәм. Кайчак әтисе дә алып китеп тора. Сагынганда кодагыйлар да кунакка килеп алалар. Гөлинәнең җидесе узгач та, балага опекун булдым. Кечкенә вакытларында җиңел булмады. Ничек тә түзәргә тырыштым. Улым Реназ да нык булды, сагышланса да, безгә күрсәтмәде, түзде. Шөкер, эчми-тартмый, эшен яратып башкара. Әле күптән түгел генә фатирлы да булып куйды. Гөлинәне бик яратканга, әлегә гаилә корам, дими. Сагынадыр, күрәсең. Ә кызы өчен нишләргә дә белми инде. Әле менә шушы көннәрдә оныгымның ике яшен уздырдык, - ди Резеда ханым.
Яшьли әнисез калган, ә аннан соң әтисен дә югалткан Резеда ханым ятимлекнең ни икәнен яхшы белә. Шуңа күрә оныгы Раянаны яратып тәрбияли ул. "Оныгым "әни" дип тә, "нәнәм" дип тә әйткәли. Үз әнисенең юклыгын белми әле ул. Тормыштагы авырлыкларны җиңәргә көч бирүче, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы әле ярый үз каенанам да бар. Аны бик яратып, хөрмәт итеп яшим. Мин эштә вакытта Раянаны ул карый. Бергә-бергә яшибез. Суфия әниемә исәнлек телим. Шундый изге йөрәкле каенанамнан мин дә сабыр булырга, кешеләргә игелекләр эшләргә өйрәнәм, - ди Резеда ханым. - Бәхетебез генә озакка бармады. Гөлинәбез риза булып ятсын. Еш кына янына зиратка барабыз. Рухы тыныч булсын өчен, оныгыбызга яхшы тәрбия бирергә тырышабыз. Әле менә балалар бакчасына да йөри башлады. Үзен сөеп туеп булмый".
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев