Җирле кеше бай кешеме?!
Элек авылларда җир кишәрлекләрен алып, анда эшчәнлек алып баручылар юк дәрәҗәсендә иде. Ә соңгы елларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да басу-кырлардан җир бүлеп алып, нидер үстерергә тырыша. Әмма әлеге тармак зур тырышлык, күп хезмәт һәм чыгымнар сорый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак...
Элек авылларда җир кишәрлекләрен алып, анда эшчәнлек алып баручылар юк дәрәҗәсендә иде. Ә соңгы елларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да басу-кырлардан җир бүлеп алып, нидер үстерергә тырыша. Әмма әлеге тармак зур тырышлык, күп хезмәт һәм чыгымнар сорый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин белән сөйләшүебез шул хакта.
1 Авыл хуҗалыгында төп ресурслар - җир һәм кеше. Һәркем дә рәсем ясый алмаган кебек, барлык кеше дә җир алып эшли, аны тиешенчә эшкәртә, җирдән рентабельле файдалана алмый.
-Бу - шулхәтле авыр процесс, чәчү мәйданнары күп булган эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре нинди эшләрне башкарса, берничә гектар җире булган фермер хуҗалыгы да шуларны ук эшләргә: эшкәртергә, чәчәргә, өстәмә тукландырырга тиеш. Авыл хуҗалыгы техникасы, ягулык-майлау материаллары - барысы да чыгым дигән сүз. Яшерен-батырын түгел, элек фермерлар хуҗалыклардан "бушка" гына ягулык алалар иде. Әле хәзер дә кайбер фермерлар авыл хуҗалыгына ташлама белән бирелә торган ягулык сатып алмый. Тора-бара моңа чик куелыр. Мәсәлән, "Тойма" ширкәтендә техника "Глонасс" системасына көйләнгән. Аларның ничә гектарда эш башкарганнары, ягулык тотканнары күренеп тора. "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыклары да әлеге яңалыкны кертергә телиләр.
Барлык өлкәдә дә эш нәтиҗәсен саннар күрсәтә, әйтик, район буенча бер гектардан уртача 24-25 мең сум акча кереме алына, алдынгы хуҗалыкларда ул 50-60 мең сумны (Вахитов исемендәге хуҗалыкта хәтта 65 мең сум) тәшкил итә. Ә фермер хуҗалыкларның күрсәткечләренә карасаң, акча кереме -12 мең сум. Элек җиргә карата колхоз мөлкәте бит ул, дигән караш яши иде, ә хәзер исә киресенчә, шәхси милеккә карата битарафлык сизелә. Фермерлар җир үземнеке бит, нәрсә телим - шуны эшли алам, дигән карашта тора. Ә мөмкинлекләр күп, бары тик уйлап, файдалы юлларны куллана белергә кирәк. Җирне алып, аны төрле сәбәпләр аркасында эшкәртмиләр, карамыйлар икән - аның өчен җавап тотасы. Җирләр барысы да исәптә, тикшерүче органнар бар. Аларга һәркем җирнең ничек файдалануы турында хәбәр итә ала. Хәлне яхшы якка үзгәртү, җирдән файда алу турында уйларга кирәк, чөнки мондый төр хокук бозуларга саллы гына штрафлар каралган. "Россельхознадзор" идарәсе бер-ике ел дәвамында әлеге участокны тикшерә, әгәр ул җирләр рациональ файдаланылмый икән, хуҗасыннан суд карары нигезендә бөтенләйгә алына. Бу шулай ук пай җирләренә дә карый. Фермерлар экологик хисаплар да тапшырырга тиеш. Әйтик, һәр калдыкның куелган урыны билгеле булу зарур.
Җир ашлаганда гына мул уңыш бирә. Кырларда йөргәндә үк ашлама керткән басулар аерылып тора. Корылыкка карамыйча, яздан яхшы тишелеп, көчле үсеш алып калган үсемлекләр табигать шартларына бирешми. Алдынгы хуҗалыклар гектарына бер центнер, бер центнер ярым ашлама кертәләр, шул ук вакытта 30-40 килограмм белән канәгатьләнүчеләр дә бар. Әлбәттә, дәүләттән ашлама белән һәм акчалата ярдәм дә каралган. Ул гектарына 8-10 килограмм исәбеннән туры килергә, субсидиясе исә бер мең сум тирәсе була. Бу гектарыннан 8-10 центнер уңыш алырга гына мөмкинлек бирә. Дәүләт ярдәме исә өч төркемгә бүлеп, туфракның тикшерү үткән булуына, орлыкның сыйфатына, үткән елгы уңышка, бер гектарга алган акча күләменә карап бирелә. Беренче төркем белән икенчесенең аермасы зур. Ә фермер хуҗалыклар югары баскычка туры килә алмый, аның я чәчүлек материалы сыйфатсыз була яки башка сәбәпләр. Элиталы, суперэлиталы орлыкларның килограммы 15-18 сум тора һәм фермерлар ул бәядән орлык сатып алырга теләми.
2 Пай җирләре алып та, хисап тотмаучылар турында фикерегез ничек?
- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртә: шәхси эшмәкәр яки крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлмәгән, җирләрдә эшчәнлек алып барылу турында хисап тотмаган (чәчүлек җирләре, уңышы турында) җир хуҗасы административ җаваплылыкка - штрафка тартылачак.
Мәсәлән, гаиләдә ун кеше бар икән, ун пай җире була, ә җир Кодексы буенча җир участогы ике гектардан арткан очракта җир хуҗасы аны бер ел эчендә сатарга яки арендага бирергә, яисә бу вакыт эчендә шәхси эшмәкәр яки крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлергә тиеш була.
Язма белән тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев