Имтиханда берни ишетелмәячәк
Киләсе елларда БДИда шпаргалка куллану очраклары бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Радиоешлыклар эшчәнлеге буенча дәүләт комиссиясе имтихан вакытында мобиль җайланмаларның сигналларын томалау буенча махсус документ расларга җыена. Имтиханнар ул вакытта барлык төбәкләрдә дә гадел узачак, ди белгечләр. - Без элемтә сигналын томалау тәртибен эшләдек. Ул бинадан читтәге элемтә чараларының эшенә комачауламаячак,...
Киләсе елларда БДИда шпаргалка куллану очраклары бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Радиоешлыклар эшчәнлеге буенча дәүләт комиссиясе имтихан вакытында мобиль җайланмаларның сигналларын томалау буенча махсус документ расларга җыена. Имтиханнар ул вакытта барлык төбәкләрдә дә гадел узачак, ди белгечләр.
- Без элемтә сигналын томалау тәртибен эшләдек. Ул бинадан читтәге элемтә чараларының эшенә комачауламаячак, - дип белдерә Роскомнадзор рәисе Вадим Ампелонский. Имтихан кагыйдәләрен катгыйландыру эшенә моннан берничә ел элек керештеләр. 2013 елда имтихан вакытында кесә телефоннарыннан күчерү буенча гауга чыкты. Шуннан соң чыгарылыш укучыларын "металл капка" аша кертә башладылар. Дөрес, әлегә Рособрнадзор томалау җайланмаларын урнаштыруны таләп итми. Әмма кайбер төбәкләрдә мондый тәҗрибә бар инде. Нәтиҗәсе дә юк түгел. Ул төбәкләрдә укучылар имтиханнарга кесә телефоны, төрле гаджетлар алып килми икән. Шулай итеп, кагыйдә бозу очраклары да күзәтелми. Ә менә телефон алып кергән укучыларның эше юкка чыгарыла. Алар имтиханны киләсе елда гына бирә алачак. Узган ел республикада 7 укучының кагыйдә бозуы ачыкланды.
Быел сынауга керәсе укучылар исә 1 февральгә кадәр үзләренең нинди фәннәрдән имтихан бирәсен хәл итеп бетерергә тиеш иде. Соңгы елларда чыгарылыш укучылары физика, химия, биология фәннәренә өстенлек бирә башлады. Әйтик, ил буенча физика сынавын сайлаучылар узган елга караганда 21 мең кешегә күбрәк. Гомумән, быел БДИда барлыгы 650 мең укучы катнашачак. Республикада әлеге имтиханнарны 17 меңнән артык укучы тапшырачак. Бездәге укучыларның да күбесе физикага мәхәббәтен белдергән. Андыйлар 5 меңнән артык. Биология сынавын - 3 мең, химияне - 2, информатика һәм мәгълүмати технологияләре һәм тарихны 2шәр меңнән артык укучы тапшырырга җыена. Инглиз теленнән 2 меңнән артык, әдәбияттан 1 меңгә якын кеше сыналачак. Былтыр җәмгыять белеменнән 9 мең укучы имтихан тотса, быел әлеге имтиханның нибары 1 меңенә генә кирәге чыккан. Географияне 100 дән артык кеше сайлаган. Узган ел аларның саны 200гә күбрәк булган. Шунысы да бар: узган ел мәктәп тәмамлаучылар саны бер меңгә артыграк иде. Вузга укырга керү өчен математика сынавын профиль дәрәҗәдә бирү кирәк. Быел математиканың әлеге өлешен сайлаучылар 4 меңгә кимегән. Аны 11 меңнән артык укучы сайлаган. Аның каравы, база дәрәҗәсендәге математиканы сайлаучылар ике меңгә арткан. Андыйларның саны 10 меңгә җитә. 2016 елда БДИны вакытыннан алда 1 меңнән артык укучы тапшырырга планлаштыра.
БДИга бары инша нәтиҗәсе белән генә кертәләр. Декабрь аенда узган сынауларда укучыларның 99,8 проценты "зачет" алган. Ә менә 34 укучы аны үти алмаган. Начар билге алучылар февраль аенда кабат белемнәрен сыный.
Быел нинди үзгәрешләр булачак?
1.Тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгълүмат технологияләре буенча җавапларны сайлап алу өлеше юкка чыгарылачак.
2. Контроль-үлчәм материалларын (КИМ) имтихан пунктларында бастыру мөмкин булачак. Быел тәҗрибәдә Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Чүпрәле районнары катнаша.
3. Тугызынчы сыйныф укучылары математика, рус телләреннән тыш, тагын ике фәннән ирекле сынау сайларга тиеш. Ирекле имтиханнардан укучы "2ле" алса да, быел ул аттестатка йогынты ясамаячак. Киләсе елда исә начар билге алучыларга әлеге документ бирелмәячәк.
4. Татарстанда тугызынчы сыйныф укучыларына чыгарылыш имтиханнарын татар телендә тапшыру өчен бернинди каршылыклар да юк. Быел сигез фәннән имтиханнарга әзерләнү өчен материаллар, ягъни демоверсияләр татарчага тәрҗемә ителгән.
Алдан тапшыру этабы 21 март - 6 май көннәренә билгеләнгән. Ә төп этап 26 майдан 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев