Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җилкәнең Аллаһка тәвәккәлләү булсын... Ришат Курамшин белән әңгәмә

Кукмара мәдрәсәсе турында районыбызда белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Күп кенә якташларыбызның тормыш юлы заманында шушы уку йорты аша узган: Кыйбласын табып, күңелен тынычландырган, гамәл-гыйбадәт юлына баскан милләттәшләребез: "Ярый әле мәдрәсәбез бар!" - дип сөенеп, ихлас рәхмәтләрен белдерә. Бу кирәкле, файдалы һәм саваплы эшне, районыбызда гына түгел, республикабыз күләмендә дә танылган дин...

Кукмара мәдрәсәсе турында районыбызда белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Күп кенә якташларыбызның тормыш юлы заманында шушы уку йорты аша узган: Кыйбласын табып, күңелен тынычландырган, гамәл-гыйбадәт юлына баскан милләттәшләребез: "Ярый әле мәдрәсәбез бар!" - дип сөенеп, ихлас рәхмәтләрен белдерә. Бу кирәкле, файдалы һәм саваплы эшне, районыбызда гына түгел, республикабыз күләмендә дә танылган дин әһеле Ришат Курамшин җитәкли. Шушы көннәрдә Ришат хәзрәт үзенең гомер бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хезмәттәшләренең, күпсанлы шәкертләренең котлауларына кушылып, редакция коллективы да актив хәбәрчебезгә иң изге теләкләрен җиткерә.

-Ришат хәзрәт, сер түгел: заманында Сез сәнгать өлкәсендә эшләдегез. Кыйблагызны кискен үзгәртеп, дин юлына басуыгызга нәрсә сәбәпче булды?

-Әйе, мин кечкенәдән үк моңлы бала идем. Музыка мәктәбен, аннары Казан музыка училищесын тәмамладым. Әмма кыйбланы кинәт үзгәрттем дип әйтмәс идем. Уйлап карасаң, сәнгать тә, дин дә - кешенең җанын кайгырта торган өлкәләр. Күпләр ни өчендер дин юлына басар өчен тормышта зур авырлыкка очрарга, ниндидер бәла-каза кичерергә кирәк дип уйлый. Минем алай булмады. Киресенчә, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтле-шәфкатьле булуын, гел ярдәм итүен тоеп яшәдем. Дин юлына басуымның сәбәбе - күңел ихтыяҗы, уйлап-фикерләп акыл белән ясалган нәтиҗәләр йогынтысы.

-Сез мөселман мәдрәсәсен ачуның, аның бинасын төзетүнең башында тордыгыз. Болгавыр заман иде бит ул: юлыгызда каршылыклар, киртәләр булмый калмагандыр.

-Бу изге эшнең башында халык торды. Якташларыбыз дини белем алуны кирәксенмәсә, мәдрәсә дә ачылмас, бина да салынмас иде. Мин үзем 1994 елдан Үзәк мәчеттә укыта башладым. Якшәмбе көннәрендә мәчет умарта корты оясын хәтерләтә иде: кешеләр шулкадәр кызыксынып, өйрәнәсе килә дип йөрде дәресләргә. Укытуларны бер тәртипкә салу ниятеннән рәсми рәвештә мәдрәсә ачарга булдык. Бу карар бабайлар, барлык мөгаллимнәр белән берлектә кабул ителде. Алга таба да укырга теләүчеләр саны арта гына барды. Шунлыктан 2007 елда мәдрәсәнең аерым бинасын төзү фикерен тормышка ашырырга булдык. Ул вакытта илдә икътисадый кризис (дефолт һәм башкасы) башлануына карамастан, күмәк көч белән нибары бер ел эчендә мәдрәсәнең өч катлы, гаҗәеп матур, заманча бинасы сафка басты. Бу хәлне без чын мәгънәсендә могҗиза буларак кабул иттек. Асылда исә бу безнең төбәккә Аллаһның бик зур бүләге, олы бер рәхмәте булгандыр.

-Шушы чор эчендә ничә шәкерт дин гыйлеме алып чыкты?

-Мәдрәсә эшчәнлеге тарихында барлыгы 17 чыгарылыш булды. 2009 елга кадәр без башлангыч дини белем бирүче уку йорты буларак эшләдек. Яңа бина төзелеп, шартлар яхшыргач, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан лицензия алып, имам-хатыйблар һәм ислам нигезләре мөгаллимнәре әзерли торган һөнәри бүлекне дә ачып җибәрдек. Шушы вакыт эчендә мәдрәсәнең башлангыч бүлеген - 1242 , һөнәри бүлекне 120 кеше тәмамлады.

-Белүемчә, Сез рус телендә белем алгансыз, әмма саф татарча, әдәби телдә матур итеп сөйләшәсез һәм язасыз, хәтта тирән эчтәлекле, гыйбрәтле хикәяләр дә иҗат итәсез. Моңа ничек ирешә алдыгыз?

-Дөрестән дә, урта һәм һөнәри белемне мин рус телендә үзләштердем, әмма дин өлкәсендә эшли башлагач, укыту, аралашу бары тик татар телендә булганлыктан, татарчаны яхшылап өйрәнергә, белгәннәремне камилләштерергә туры килде. Коръәндә "Бүлмәләр" сүрәсенең 13 аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Мин сезне төрле халыклар итеп яраттым - сез бер-берегезне өйрәнер өчен". Димәк, үз телеңне белү, милли традицияләрне саклау - фарыз, ягъни Аллаһ кушкан эш. Туган тел милли йөзне генә түгел, динебезне дә сакларга ярдәм итә. Мәшһүр татар дин галиме, мәгрифәтче Шиһабетдин Мәрҗани бу хакта болай дигән: өч нәрсә диндә юк, ләкин шул өч нәрсә динне саклап калырга ярдәм итә: милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт.

-Үткән елда "Бәхетле булырга вакыт" дип исемләнгән китабыгыз дөнья күрде. Әлеге җыентыкта төрле матбугат чараларында басылып килгән дини эчтәлекле хикәяләр тупланган. Кызыксынучыларга китапны кайдан юнәтергә мөмкин?

-Китапның беренче басмасы 2015 елның декабрь аенда дөньяга чыкты. Быел җәен "Хозур" нәшрияты аны кабат бастырды. Яктыртылган сюжетларның барысы да тормыштан алынган. Дини кыйммәтләрне матур әдәбият теле белән аңлату - дәгъватның, иманга, хакыйкатькә өндәүнең бер үтемле ысулы ул, дип уйлыйм. Әлеге китапны укып, вәгазьләнеп, гыйбрәтләнеп, диннең, гыйбадәтнең асылын, тормышның чын мәгънәсен аңлаучылар булса, үземнең максатыма ирешә алдым дип исәпләр идем. Китап Кукмарадагы дини әйберләр сатыла торган кибетләрдә бар, әйтик, аны "Ратмир" сәүдә үзәгенең икенче катындагы кибеттән сатып алырга мөмкин.

-Иҗат белән шөгыльләнергә, дини белемегезне күтәрү өстендә эшләргә дә, җитәкчелек эшләрен башкарырга да, гаилә тормышын да алып барырга ничек өлгерәсез?

-Болай яшәүчеләр бүген байтак, мин генә түгел. Аллаһы Тәгалә 5 вакыт намаз укучыларның вакытына бәрәкәт бирермен дигән бит. Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең бер мөбарәк хәдисендә шулай ди: "Адәм балалары өчен бик тә кадерле ике нәрсә бар: сәламәтлек һәм вакыт. Әмма шул нигъмәтләрнең чын кадерен кеше аларны югалткач кына белә...". Кызганыч, ләкин хәзер күпләр, бигрәк тә яшьләр кадерле вакытларын телевизор карауга, сәгатьләр буе интернетта утыруга сарыф итә.

Тормышта анык максат һәм шул максатка ирешү өчен төгәл план билгели белергә кирәк. Иң мөһиме - һәр эшебез Аллаһ риза булырлык итеп башкарылсын иде.

-Ярты гасырлык юбилеегызны нинди күңел кичерешләре белән каршы алдыгыз? Сезгә бик зур "бүләк" җибәрелгән, дип тә ишеттек...

-Күңелем Аллаһы Тәгаләгә шөкер хисләре белән тулы. Икенче соравыгызга килгәндә, чыннан да, юбилеема Аллаһы Тәгалә миңа бик зур бүләк бирде: күптән түгел дүртенче кызыбыз дөньяга аваз салды. Хатыным Гөлзия белән бик шатбыз.

-Укучыларга нинди нәсыйхәтегез бар?

-Локман Хәким исемле хикмәт иясенең үз улына биргән нәсыйхәтен искә төшерәсем килә: "Бу дөнья тормышы - тирән диңгездер һәм анда инде күп кеше батып һәлак булды. Шул диңгездә батмас өчен Аллаһтан курку синең көймәң булсын, көймәнең йөге - ихлас иман, ә җилкәне - Аллаһка тәвәккәлләү булсын. Моңа ирешсәң, иншә Аллаһ, котылырсың...".

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев